"Бәллүр каләм" бәйгесен йомгаклау тантанасында "Туган тел" бүләге "Бельгиянең урыс телле оешмалар федерациясе" сайтына мәкаләләр язучы Лилия Вәлиевага бирелде.
Татарстан президенты чит илләрдә республиканың абруен күтәрергә тырышканда ТНВ алып баручысы әдәпсез ишарә күрсәтеп моны юкка чыгара.
18 май Кырымда, Украинада, Татарстанда, Русиядә һәм дөньяның төрле почмакларында кырымтатарларны илләреннән сөрүне искә алу чаралары үтте, сәясәтчеләр белдерүләр белән чыкты.
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Венада татарлар белән очрашканда андагы бер балалар бакчасы җитәкчесе татар төркеме өчен акча һәм ярдәм сорады.
Җамаланың Евроведениедә җиңүе Кремль пропагандасының көчен дә күрсәтте һәм татар милләтендәге юшкынны да өскә чыгарды.
Җамаланың Евровидение бәйгесендә башкарган җырын журналист Флюра Низамова татар дөньясына 1989 елда ук алып чыга. Кырымтатарларны эзәрлекләүләр бүген дә дәвам иткәнгә бу җыр бигрәк тә актуаль ди ул.
Бер төркем Татарстан эшмәкәре ике ел элек Кырымда бизнесларын эшләтеп җибәрә алмыйча буш кул белән кайткан иде. Төмәндәге татар эшмәкәрләре Кырымда бүген дә бизнес башлау өчен шартлар юк ди.
"Үлеп яратты" спектакле Камал театрында 12 майда соңгы тапкыр уйналачак. Татар җәмәгатьчелегендә бу хәлгә аптырап калучылар да бар. Чын тарихны ачкан әсәр иде бит бу, дип белдерә алар.
25 майда Казанда Татарстан язучылар берлеге корылтае уза. Анда низамнамәгә үзгәрешләр кертергә җыеналар. Берлек җитәкчелеге эшчәнлегенә карашлар төрле.
Төмән өлкәсенең Тугыз авылында су басудан зыян күргәннәргә татар халкыннан финанс ярдәм килә башлады. Хакимият акчасының зыян күргәннәрнең барсына да бирелмәве халыкны икегә бүлде.
КФУда татар тарихын, этнографиясен, этнологиясен өйрәнүче галимнәр бер кафедрага берләшәчәк.
Тарихчы Искәндәр Гыйләҗев фикеренчә, Русиядә Идел-Урал легионы һәм Көнчыгыш легион хурланырга тиеш дигән тенденция көчәя башлаган.
2017 елның июлендә Татарстан белән Русия арасында вәкаләтләрне бүлешү килешүенең вакыты чыга. Килешүне озайту эшләре башланганмы?
26 апрельгә Тукайның тууына 130 ел тулуга шагыйрьнең татарча энциклопедиясе дөнья күреп өлгермәячәк. Казандагы Тукай музеен төзекләндерү дә башланмаган.
Галим Искәндәр Ясәвиев Путинның туры эфирда халык сорауларына җавап бирүен аның абруен тотып тору өчен оештырылган тамаша дип бәяли.
Татарстан көннәре уңаеннан Чехиянең Брно шәһәрендә күрсәтелгән сәнгать осталарының зур концерты җирле чехлардан бигрәк Мәскәүнең күңелен күрүгә корылган иде.
Татарстан Дәүләт шурасының мәдәният, мәгариф, фән һәм милли мәсьәләләре комитеты рәисе Разил Вәлиев шәһәр хакимиятенә ризасызлык хаты юлларга җыенуын белдерде.
Чехиянең Көньяк Моравия төбәгендә узган Татарстан мәдәнияте көннәрендә Прагада яшәүче рәссам Розалия Әбделгалиева-Атнагулова рәсемнәре күрсәтелде.
Чехиянең Брно шәһәрендә Европа татарлары альянсы дип аталган төркем активистлары очрашты.
5-6 апрельдә Чехиянең Брно шәһәрендә үтәчәк Татарстан мәдәнияте көннәренә татарстаннар да, Брнодагы чехлар да зурдан әзерләнә.
дәвам