40 ел күпләгән дәреслекләр тәрҗемә иткән, сүзлекләр әзерләүдә катнашкан Флера Иштирәкова Татарстан китап нәшриятында килешүләрнең ничек имзалануын аңлатты.
Татар журналистларының берләшүенә карата фикерләр төрле. Берләшүгә шикләнүчеләр, оешма кирәк, оешмасыз аралашып тору да җитә, диючеләр бар.
Русия Кырымны басып алганга ике ел. Тарих институты мөдире Рафаил Хәкимов: "Кырымга яхшы җитәкче килмәсә, анда кырымтатарларга рәт булмаячак", ди.
Казанның яңартылачак Бишбалта бистәсе (Адмиралтейство) Русия патшаларын данлаган урынга әйләнмәсме? Галим Илдус Заһидуллин Бишбалтада лашманчыга һәм кораб төзүче остага һәйкәл булырга тиеш ди.
Татарстан Яңа Гасыр җитәкчесе урынбасары Мәдинә Тимерҗанова "Хәбәрләр" һәм "Новости" бүлекләрендә эшләүчеләрне ни өчен өч айлык килешү төзергә мәҗбүр итүләрен аңлатты.
Татарстан Яңа Гасыр телерадиоширкәтендә татарча "Хәбәрләр" һәм урысча "Новости" бүлекләрендә эшләүчеләрне өч айлык килешү төзергә мәҗбүр итәләр.
Узган гасыр башыннан яздырылган музыкаль язмаларны, документаль кинохрониканы, бүгенге көн режиссерларының фильмнарын интернет аша акча түләп тыңлап һәм карап булачак.
Җырчы Гөлзадә Сафиуллина кырымтатарларның киләчәген халыкның үзенә генә аударып калдыру дөрес түгел ди.
Активистлар Украина очучысы Надежда Савченконы иреккә чыгару таләбе белән Казанда ялгыз пикетлар үткәрде.
5 март – Сталин вафатына 63 ел. Татарстанда Лашман авылында Сруртдиновлар йорты каршында 15 елдан артык Сталин һәйкәле тора.
"Балтач халкы хәбәрләре"ндә хакимиятләрнең, полициянең башбаштаклыгы турында фикер язучыларны эзәрлекли башладылар, дип белдерә бу төркемдәгеләр.
Глобальләшү чорында үзенең университеты, үзенең милли мәгариф ситстемы булмаган халыкның киләчәге юк ди заманында милли университет булдыруны тәкъдим иткән Фәндәс Сафиуллин.
Балтач районында яшәүче Гөлшат Биктимерова улым табиблар белемсезлеге һәм ваемсызлыгы аркасында гына үлде ди. Татарстанда халык медицина ярдәме күрсәтүнең начараюына зарлана.
"Җәмәгать чараларын уздыру тәртибен берничә тапкыр бозу"да гаепләнеп өч елга иректән мәхрүм ителгән Илдар Дадин Анастасия Зотова белән тикшерү изоляторында өйләнеште.
ТИҮ Ана теле көненә багышлап "Милли мәгариф – балалар бакчасыннан Университетка кадәр" дип аталган конференция үткәрде.
Татарстан язучылар берлегенең XVIII корылтае май аенда үтәчәк. Бу чарага кадәр Зифа Кадыйрованы берлеккә алырга мөмкиннәр, Гүзәл Яхина берлек әгъзасы буларак катнаша.
21 февраль – Халыкара Ана теле көне. Татарстанда ана телләрен үзләштерүдән мәхрүм балалар да бар.
"Агора" халыкара хокук яклау оешмасы "2015 елда интернетта сүз иреге: цензураның тантана итүе" дигән хисабын игълан итте.
ЛДПРның Татарстан бүлеге башлыгы Марсель Габдрахманов илдәге кризис көчәюгә карата: "Балык башыннан бозыла", дип белдерде.
"Татарстан Яңа Гасыр" ширкәтендә үзгәрешләр: кадрлар алышына, балалар өчен татарча яңа канал ачарга җыеналар, максатлары – мультиплекска да эләгү.
дәвам