"Гадел Русия" фиркасе "Бердәм Русия" җитәкчесе, хөкүмәт башлыгы Дмитрий Медведевны эшләтү йә булмаса вазифасыннан җибәрү таләбе белән имза җыя. Чиратта Путинмы?
Татарстан Югары мәхкәмәсе карары белән "Агора" хокук яклау ассоциациясе эшчәнлеге тыелды. Оешма әлеге карарны Русия Югары мәхкәмәсенә шикаять итәчәген белдерә.
Татарстанның бәйсез, ирекле булуын җаны-тәне белән теләгән милләтпәрвәр җырчы Вафирә Гыйззәтуллина тууына 70 ел тула.
Дүшәмбе кичен Сөләйман хәзрәт Зарипов белән Буа якларында югалган шәех Нәҗметдин (62) – Гарәп Әмирлекләрендәге "Изгелек йорты" хәйрия оешмасы вәкиле.
Мордовиядән Казанга кайткан юлда Петровский бистәсе мәчете имамы Сөләйман Зарипов һәм аның белән сәфәр кылган бер гарәп кешесе юкка чыккан.
Казаннан килгән аш-су остасы Резедә Хөсәенова Форт-Лодердейлда Флорида татарларын милли ризык – тутырган тавык пешерергә өйрәтте.
Татарстан, Саха (Якутия), Хакасия, Удмуртия, Чуашстан, Коми һәм Бурятиянең яшьләр оешмалары урыс теле концепциясе өлгесе милли телләрне юкка чыгарачак дип саный.
Арча районы гөсләчеләренә багышланган мультимедия җыентык дөнья күрде. Татарстанның традицион мәдәниятне үстерү үзәге хезмәткәре Эльмира Каюмова гөсләдә уйнауны торгызу өчен төрле яклап эшләү кирәк, дип белдерә.
Вконтактеның Балтач битендә муллаларның балаларны мәчеткә мәҗбүри йөртергә тырышуы турында зур бәхәс купты. Чапшар мулласы Мулланур Әсәдуллин авыл халкының үзләреннән канәгать булуын әйтә.
Мәскәүнең Кырымны аннексияләү, Украинага агрессиясенең нәтиҗәсе халык җилкәсенә көннән-көн күбрәк төшә. Бәяләр арта, ташламалар алына, халыкның тормыш хәле начарлана.
Комитет карарында дөньядагы парламентларга кырымтатарлар депортациясен геноцид дип тану мөрәҗәгате юллау, Украинада яңа мөфтият төзү турында да язылган.
Урыс телен укыту концепциясен әзерләүче эшче төркем милли мәктәпләрнең ил иминлегенә куркыныч янавы турындагы юлларны әлеге документ өлгесеннән алган.
Татарстан президенты ярдәмчесе Наталья Фишман тәкъдиме белән булдырылган "Инде" интернет-журналы эшли башлады. Фишман сүзләренчә, журналның татарча бите турында сүз булмаган әле.
Илшат Гафуров КФУ ректоры булып килгәннән бирле хөр фикерле гыйлем учагы басым астындагы ябык оешмага әйләнә.
Русиядә концертлар куюны контрольгә алачак канун өлгесен татар җырчылары арасында "буып алырдай", "иҗатны чикләячәк", "акча җыюга гына корылган" дип бәяләүчеләр бар.
Петербурның Яшь тамашачылар театрында Нурбәк Батуллага "Минем Нуриев" спектаклен куйдырмыйлар.
Сәяси күзәтүче Рәшит Әхмәтов Рәис Сөләймановны җиде көнгә сак астына алып, икенче көнне үк чыгару Татарстан президенты идарәсенең "уйлап эш итмәве" ди.
Yummy Group студиясе җитәкчесе Ильяс Гаффаров татарлар турында бәйсез студияләр төшергән фильмнар юк дәрәҗәсендә, шуңа күрә бу эшне башларга булдык ди.
Татарстан министрлыкларының матбугат хезмәтләре арасында уңайлы сорауга гына җавап бирүчеләр, үтенечне күрмәүчеләр һәм эшлекле хезмәттәшләр дә бар.
Ямалда "Газпром"ның ике хезмәткәрен үтерүдә шикләнелүче ненец егете "мин ут ачканга җавап итеп, саклану өчен генә аттым", дип белдерә.
дәвам