15 ноябрь Яшел Үзән, Менделеевски, Кукмара башлыклары җирле үзидарәләрдә коррупцияне кисәтүгә багышланган матбугат очрашуында журналистлар сорауларына җавап бирде. Коррупция белән бәйләнештә гауга чыккан районнарның башлыкларын, бу өлкәдә белгеч буларак, журналистлар каршына китереп утырту –
аларны акларга тырышумы, әллә киресенчә "ботарларга" бирүме, дигән сорау куя журналист Искәндәр Сираҗи.