Русия президенты Владимр Путинның Русия мәктәпләрендә рус булмаган халыкларның ана телләрен укытуны ихтыярига калдыруны тикшерергә дигән белдерүеннән соң Удмуртиянең Завьялово районы Шабердино мәктәбенә прокуратура тикшерүе килмәсә дә, мәктәп мөдире Елена Королева прокуратурдан берәр язу килмәгәе дип борчылып көтә.
"Килеп тикшермәсәләр дә, безгә мәктәп сайтларын һәм укыту програмнарын тикшерәчәкләр дип әйттеләр. Әлегә бернинди дә кисәтү төшмәде. Кем белә, бәлки нинди дә булса җитешсезлекләр тапканнардыр", ди Королева.
Шабердино республика башкаласы Ижау шәһәреннән ун чакрым чамасы гына ераклыкта урнашкан. Мәктәптә барлыгы 252 укучы белем ала. Аннан да кала Шабердино мәктәбенең филиалы бар бар. Анда, Люкшудья мәктәбендә 1-6нчы сыйныфка кадәр 42 бала укый. Аларның 15е әти-әниләр ризалыгы белән удмурт телен факультатив рәвештә өйрәнә.
"Ата-аналар балаларын алга таба Шабердино мәктәбендә укытырга теләгәнгә удмурт телен дә өйрәнсеннәр дип гариза язды", ди Королева.
Шабердиноның үзендә 1-9нчыга кадәр һәр сыйныфта да удмурт теле өчәр сәгать укытыла, җәдвәлгә кертелгән. Мәктәпнең укыту планын төзегәндә Русия мәгариф министрлыгы тәкъдим иткән варинатларның өченчесен сайлап алганнар. Удмурт телен милли тел, ана теле буларак өйрәнәләр.
Удмурт телле мәктәп статусыбыз югала төште
"Мәктәбебездә укучыларның 60 проценты удмуртлар. Бездә татарлар да, руслар да, азәрбайҗаннар да, әрмәннәр дә бар. Чегәннәрне аерым сыйныф итеп укытабыз. Алар барсы да удмурт телен теләп өйрәнә.
Милли булып саналаса да, соңгы вакытта удмурт телле мәктәп статусыбыз югала төште. Безнең 1-9нчы сыйныфларда удмурт теле өйрәнелә һәм без аны "удмурт телен белмәүчеләр" методикасы нигезендә укытабыз. Хәзер удмурт телендә яхшы сөйләшкән балалар һәр сыйныфта бер йә булмаса ике генә. "Сәлам, удмурт теле" дигән китаплар нәкъ удмурт телен белмәүчеләр өчен әзерләнгән дәреслек. Барсы да удмурт телен өйрәнә, ата-аналар ягыннан да каршылыклар юк", ди Королева.
Путин күрсәтмәсеннән соң прокуратура тикшерүләре башлангач Удмуртия мәктәпләрендә яңадан ата-аналар җыелышлары үтә. Ата-аналардан "баламның удмурт телен өйрәнүенә риза" дигән гариза яздыралар. "Белүемчә, күршедәге мәктәпләрдә дә удмурт телен өйрәнүгә каршылар булмый. Кайберәүләр без риза бит инде, тагын нигә кәгазь дә кирәк соң дип әйткән", ди мөдир.
Елена ханым өч ел инде мәктәп мөдире булып эшли, аңа кадәр мөдирнең укыту эшләрендә урынбасары булган.
2015 елда Удмуртиянең милли мәктәпләрендә республиканың үзенең прокуратурасы тикшерүе уза. Анда удмурт теле ничек укытылганын тикшерәләр.
Бәлки сез удмуртчадан русчага дөрес тәрҗемә итмәссез
"Дәресләрнең темасы, дәрес планнарын бары тик русча гына язарга дигән күрсәтмә килде. 2015 елга кадәр безнең бөтен дәрес планнары да, темалар да удмурт телендә языла иде. Тикшерүдән соң, прокуратура, кануннар нигезендә бездә дәрес планнары да, укыту эшләрендәге язулар да рус телендә булырга тиеш дип белдерде. Хәзер укытучылар журналга темаларны да, дәрес планнарын да русча гына яза.
Минобрнадзор тикшергән вакытта темаларны ничек сез рус теленә тәрҗемә итәсез соң дип сорады. Мин үзебезнең мәктәп хакында, үзем удмурт һәм сезгә бөтен темаларны да тәрҗемә итеп бирә алам дип әйттем. Алар: "Бәлки сез дөрес тәрҗемә итмәссез", диде. Мин мәктәп мөдире булып эшләп, алдый алмыйм бит инде дип әйттем. Ул кисәтү булмады үзе, планнарны һәм темаларны русча язарга дигән тәкъдим булды", ди Королева.
Мөдир сүзләренчә, хәзер республикадагы бөтен удмурт теле укытылган мәктәпләрдә дә удмурт телен укыту кәгазьләрен русча яза башлаганнар. Королева бу хәлне милли телләрне түбәнсетү дип бәяли.
Яшь удмурт әниләре "мин рус" дип үзләрен өстен куя башлады
Икенче яктан, миллилекнең юкка чыга баруында Королева хәзер Удмуртиядә яшь ата-аналар арасында үзләрен һәм балаларын рус итеп күрсәтергә тырышу барлыгын да ассызыклый.
"Яшь әниләр һәм яшь гаиләләр "мин удмурт түгел", "милләтем мине түбәнсетә", "мин рус" дип үзләрен өстен куя башлады. Бу яшь аналарның кайберләре мәктәп белән җитәкчелек итә. Үзләре матур итеп русча да, удмуртча да сөйли белми. Әнә шулай итеп, (милләтебезнең) яртысы читкә тайпылып миллилек тә, мәдәният та, милли тәрбия дә китте. Без үзебезнең авылда булдыра алган кадәр тырышабыз әле. Мәдәният йорты эшли. Октябь-ноябрь айларында удмурт мәдәнияте айлыгы узды. Язучыларны чакырдык. Авылыбызда әбиләрнең фольклор төркеме бар, без аларны дәресләргә дәшеп торабыз", ди Королева.
Ул удмурт яшьләренең "Шунды" ("Солнце") иҗтимагый оешмасының да үз милләтен таныган һәм аңа хезмәт итәрдәй яшьләрне тәрбияләве турында әйтә.
Удмуртлар - тартынучан, тыйнак халык
"Удмуртлар алар холыклары белән гомумән тартынучан, тыйнак дип әйтер идем. Минем улым да шундый иде. Удмурт дәүләт университетында удмурт, фин, рус һәм инглиз теләрен өйрәнде. Һәм, менә шушы "Шунды" оешмасында булып, үзен шәхес буларак күрсәтә алды. Шундый оешмалар һәм төрле чаралар аша төрле халыкта да миллилекне саклап калып була дип уйлыйм Әмма андый активистлар аз шул. Әгәр милли чараларга акча да бүленсә, ул тагын да яхшырак булыр иде", ди мәктәп мөдире.
Республикадагы милли мәктәпләрнең барсында да удмурт теле бер төрле генә укытылмый. Королева сүзләренчә, мисал өчен Завьялово районы Средний Постол мәктәбендә удмурт теле атнасына биш сәгать керә.
Удмурт теленнән факультатив түгәрәк кебек оештырыла
"Шундый мәктәпләр дә бар. Яхшы сөйләшкән балалар өчен бер төркемдә аерым дәрес, начар сөйләшкәннәр өчен икенче төркемдә аерым дәрес уза. Бер төркем удмурт телен һәм әдәбиятын атнасына биш сәгать укый, ә икенче төркемдә удмурт телен өч сәгать өйрәнәләр һәм калган ике сәгатьтә алар төбәкне өйрәнү (краеведение) дәресенә керәләр. Безнең Завьялово районындагы барлык мәктәпләрдә дә удмурт теле укытыла. Әгәр рус мәктәбе булса, андагы балалар факультатив рәвештә өйрәнә. Ата-аналар ризалыгы белән бу факультативка төрле сыйныфлардан балалар җыела. Ул түгәрәк кебек итеп оештырыла", ди мөдир.
Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.