7 апрель Башкортстанның эре телеканаллары республика башлыгы Рөстәм Хәмитов белән туры элемтә оештырды. 2 сәгатьтән артык вакыт эчендә ул алып баручыларның, районнардагы күчмә студияләрдән һәм шылтыратучылардан кабул ителгән 40тан артык сорауга җавап бирде. Аларның күпчелеге юллар торышына кагылды.
Уфада пенсионер Римма Якупова бик күпләрнең зарын бергә туплап Башкортстан Конституция мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итте. Ул Уфа урамнарында сәүдәне тыю турындагы карарның Конституциягә туры килү-килмәвен тикшерүне сорый.
Башкортстанның Бүздәк районындагы Изәшбаш авылы яшәүчеләр ярдәм сорый. Яз җитү яки яңгырлар яву белә мондагы халыкның, юллар йөрерлек булмау сәбәпле, олы җир белән бәйләнеше өзелә.
Уфада "Башкорт теле һәм әдәбияты ел укытучысы - 2016" бәйгесенең җиңүчесе ачыкланды. Ул Ишембай районыннан Фаягөл Әмирханова. Хәзер инде Фаягөл Әмирхановага республика укытучыларының казанышларын Русия күләмендә күрсәтергә кирәк булачак.
Башкортстанда Сәйфулла Дилмөхәммәтов исеменә курайчылар бәйгесе узды. Башкорт милли музыка коралында уйнау осталыгында бу юлы балалар көч сынашты.
"Башнефть" ширкәтенең Башкортстан хөкүмәте карамагындагы 25 процент хиссәсе "Татнефтегаз" ширкәтенә вакытлы идарәгә күчәргә мөмкин. Башкортстан хөкүмәте "Татнефтегаз"ның бу турыдагы тәкъдиме җентекләп өрәнелүен белдерде.
Уфада былтыргы ШОС һәм БРИКС саммитларына миллиардларча сум түгеп төзелгән юллар бу язга яраксыз хәлгә килү сәбәпле, Башкортстан җитәкчелеге Оренбурдан Көнбатыш технологияләре белән эшләүче башка ширкәтне яллап яңа юллар салырга карар итте.
Башкортстан автономиясенең 100 еллыгына зурлап билгеләп үтүгә әзерлек эшләре башланды. Уфада бу темага багышланган беренче түгәрәк өстәл сөйләшүе узды. Анда катнашучылар автоном башкортстанның хөкүмәте 1917 елда ук оешкан дип белдерә.
Стәрлетамакта узган "Яз гүзәле" бәйгесендә иң чибәр башкорт һәм татар кызын сайладылар. Анда шәһәрдә укучы студентлар катнашты. Татар кызлары арасында җиңүче таҗын Гөлия Назарова, башкортларда Гөлназ Сәлтәшева киде.
Җитәкчелек корылтайны хакимияткә таяныч итәргә теләвен белдерсә, каршылар башкорт халкы мәнфәгатьләре кайгыртылмау турында әйтә. Дистәләрчә миллион сумның югалуы хәлне тагын да кыздыра.
Бөтендөнья башкорт корылтае башкарма комитетының яңа рәисе Әмир Ишемгулов Азатлыкка комитет утырышындагы бүленеш һәм финанс җәнҗалы турында сөйләде.
Башкортстанның көнбатыш районнарында эчәр су ресурслары мәсьәләсе күтәрелә. Бу турыда Азатлыкка Агыйдел һәм Урал елгалары бассейны идарәсе вәкиле Әхтәм Габбасов белдерде.
Башкортстанның көньягындагы Хәйбулла районында буранда өч кеше һәлак булуы хәбәр ителә. Әмма хакимият әлегә өченчесенең үлемен рәсми рәвештә расламый. Юлларны чистартуга райондагы барлык яраклы техника җәлеп ителгән, Уфа янындагы Алкин хәрби бүлегеннән дә техника китерелгән.
18 мартта Уфаның Мәҗит Гафури театрында күренекле башкорт шагыйре Тимер Йосыповны соңгы юлга озату җыенына Башкортстанның бик күп билгеле зыялылары килде. 16 мартта 78нче яшендә вафат булган шагыйрь Уфаның Көньяк зиратында җирләнде.
Башкорт балы йорты Уфаның Акбүзат ипподромында бирелгән махсус бүлмәдә ачылды. Бал йортын бер үк вакытта музей дияргә дә, кибет дияргә дә була. Биредә куелган экспонатларның барысы да умартачылык тауарлары һәм аларны шунда ук сатып алу да мөмкин.
Башкортстанның буран эчендә калган Хәйбулла районында хәлләр әле дә авыр. Анда 150ләп машина кар камавында калган. Олы яшьтәге бер хатын һәлак булган. Полиция юлларны япкан, ючлылар урыннардагы биналарга урнаштырылган.
Урал Рәхимовның Уфадагы элекке утырмасында Уфа епархиясе урнашачак. Епархия үз адресын инде бирегә күчергән һәм җәен патриарх Кириллны шушы затлы бинада каршыларга җыена.
Башкортстанның Урал аръягы районнарында көчлө буран. Хәйбулла районында гадәттән тыш хәл игълан ителде. Авыллар кар камавында калды.
200 миллион сумлык бинада эш бүлмәләреннән тыш, кунак бүлмәләре, бассейн, сауна, бильярд, боулинг уйнау бүлмәсе, кинотеатр да бар.
Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендәге наркоманиядән һәм эчкечелектән дәвалау үзәгендә сишәмбегә каршы төндә янгын нәтиҗәсендә 12 кеше һәлак булды. Йортта тимер ишек куелган булган, шулай ук тәрәзәләрендә дә тимер рәшәткәләр урнаштырылган.
дәвам