Башкортстан җинаятьчелек ягыннан Русиядә бишенче урынга чыккан. Белгечләр үсмерләр арасында җинаятьчелек артуга аеруча борчылу белдерә.
Уфада көчле буран чыгып кала урамнарын кар каплады. Шәһәрнең торак-коммуналь хезмәтләре бу юлы да табигать афәтенә әзерлексез калды. Азатлык хәбәрчесе Уфа урамнары буйлап үтеп моңа үзе инанды.
Уфада өченче буын университеты грант акчасына микроавтобус сатып алды. Анда 50ләп клуб эшли һәм алар буш тормый.
Уфада тиз арада зур булмаган кредитлар бирүче оешмаларга каршы пикет узды. Андый кредитлар алганнар арасында аны кайтара алмаучылар да күп.
30 гыйнварда Уфада балага узган үсмерләргә 14 яшьтән язылышып гаилә кору мөмкинлеге бирүче Башкортстан кануны өлгесенә каршы пикет узды. Чарада катнашучылар аны кире кагуны сорап Рөстәм Хәмитовка мөрәҗәгать имзаларга чакырды.
Башкортстанның Салават шәһәрендә үпкә ялкынсынуыннан бер бала һәлак булган. Республикада дуңгыз кизүе 34 кешедә табылган.
Башкортстан җәмәгатьчелеге күренекле җырчы Вәсилә Фәттәхованы соңгы юлга озатты. Уфада узган бу чарага меңләгән кеше җыелды.
Русия бәйсез һөнәр берлекләре федерациясе рәисе Михаил Шмаков үзәк банкны һәм финанс министрлыгын илдә эшсезләр саны артуга китерәчәк сәясәт алып баруда гаепләде.
Уфада БРИКС илләренең хезмәт һәм мәшгульлек министрлары форумы уза. Анда Русия, Кытай, Бразилия, Һиндстан һәм Көньяк Африка илләре вәкилләре катнаша.
Башкортстан мөселманнары православларның бәкедә коену йоласында мөселман яшьләрнең күп булуына борчылу белдерә.
Доллар бәясе 81 долларга якынлашып килә, евро 88 сумны узды. Икътисадчы Илдар Габитов хәзерге хәл сүздән эшкә күчү кирәклеген, үзгәрешләр зарурлыгын күрсәтә ди.
Америкага шифалы ризыкның тәүге 19 тоннасы озатылды. Бал матур итеп бизәлгән савытларга тутырылган, этикеткасы инглиз телендә язылган.
Эшсезләр саны республикада 26 меңнән арткан. Кыскартуларга эләгеп эшен югалтканнарга һөнәре буенча эш табуы авыр, тәкъдимнәр арасында күпчелеге хезмәтче эше.
Башкортстан халкы Иглин авылында 29 яшьлек егетнең төзелеш чокырында туңып үлүен зур борчылу белән кабул итте. Аның туганнары тиешле оешмалардан бернинди ярдәм булмаганлыгын әйтә.
Уфада башкорт теле һәм әдәбиятыннан төбәкара олимпиада уза. Анда Оренбур, Чиләбе, Курган өлкәләреннән дә укучылар катнаша.
Уфада республикакүләм татар теле һәм әдәбияты олимпиадасы башланды. 11-12 гыйнварда 9-11 сыйныф укучылары белем "бәйгесендә" катнаша.
Башкортстан мөселманнары диния нәзараты карамагында хатын-кызлар өчен махсус мәктәп ачылды. Бу мәктәптә тегү, бәйләү, бизәнү, аш-су серләренә, гарәп, инглиз телләренә өйрәтәләр.
Башкортстан православлары да 7 гыйнварда Раштуаны бәйрәм итте. Бәйрәм көннәрендә Күгәрчен районындагы Казан чиркәвен яңадан төзүгә акча җыю оештырылды. Чиркәүнең ни сәбәпле януы әлегә билгеле түгел.
дәвам