Башкортстанда элек уздырылып килгән "Аек авыл" бәйгесен уздыру акча җитмәү сәбәпле туктатылган. Ә кайчандыр бу бәйгедә җиңеп чыккан авылларда эчкечелек нык арта бара.
Башкортстанның Көзән авылы янында куәтле техника Гомәр яткылыгына юл салуга керешкәч, авылдагы күпсанлы эшсезләр механизатор булып эшкә урнаша башлаган.
2016 елның тәүге көнендә берничә калада җәяүлеләр машина астында калып һәлак булды.
Башкортстан башкаласы бәйрәм утларына чумды. Кала урамнары боз калачыклары белән бизәлде. Раштуа ярминкәсе эшли, ул 10 гыйнварга тиклем дәвам итәчәк.
Уфада мәчет төзегән Мөнирә Байгилдинадан 600 мең сумнан артык салым таләп итәләр. Үзенең хаклыгын аңа мәхкәмәдә якларга туры киләчәк.
Яңа ел алдынан Уфа кибет киштәләрендә бәяләр артуы күзәтелә. Яңа ел якынайган саен чыршы урлаучылар саны да күбәя.
Башкорт хорегорафиясе үсешенә күп көч салган балетмейстерны Фәйзи Гаскәровның алмашчысы, аның эшен дәвам итүче дип йөртләр иде.
Башкортстан парламенты канунны раслаганда кайбер депутатлар, ул педофилияне канунилаштыра дип, аңа каршы чыкты.
Республика башлыгы Хәмитов "Полиэф"ның хөкүмәт карамагындагы 17,5% хиссәсе республика өчен әһәмиятле түгел иде ди.
Башкортстанның Урман Бишказак авылы янында Кыш бабай утырмасын ясыйлар. Аны башкорт риваятьләре күренешләре белән бизиләр.
Уфада "Хәзерге җәмгыятьтә, гаиләдә мөселман хатын-кызларның роле" дигән гыйльми-гамәли конференция узды. Анда Русия төбәкләреннән һәм элекке совет республикаларыннан вәкилләр, психологлар да катнашты.
Буран сәбәпле Башкортстан юлларында машина хәрәкәте кыенлашты. Таулы районнарда чакрымнарга сузылган тыгыннар барлыкка килде. Уфада да күпләр зур тыгыннарда утырырга мәҗбүр булды.
Уфада ачылган башкорт милли бизәкләре күргәзмә-ярминкәсенә Башкортстанның төрле районнарыннан хатын-кызлар җыелды.
Уфада татар-башкорт халыкларының легендар җырчысы Фәридә Кудашеваның туына – 95, күренекле композитор Бәхти Гайсинның тууына 85 ел тулу уңаеннан юбилей чаралары уза.
Статистика республикада яман шеш авыруларының былтыр 11 процентка артуын күрсәтә. Яман шеш авыруларыннан үлүчеләр саны биш ел эчендә 8 процентка артан.
Башкортстанда бала табу яки йөкле булу белән бәйле рәвештә 14 яшьтән никахлашу мөмкин булачак. Республика Дәүләт җыены бу турыда канун өлгесен карауга башкортстандагы барлык фиркаләр вәкилләрен чакырган.
Зәки Вәлидине фашистлар белән бәйләнештә торган дип гаепләүләр РЕН-ТВ каналы тапшыруына кадәр дә булган иде.
Галим Марат Колшәрипов РЕН-ТВ каналында Зәки Вәлиди, "Күк бүре" оешмасы, ТӨРКСОЙга яла ягуны Русиядә милләтләрне һәм милли республикаларны юк итүне максат иткән сәясәтнең дәвамы дип бәяли.
Анда катнашучы һәр илне – Кытай, Кыргызстан, Казакъстан, Таҗикстан, Һиндстан һәм Русияне милли биюләр аша тәкъдим иттеләр.
Җомгага каршы төндә Уфада чыккан янгында дүрт кеше, шул исәптән ике бала һәлак булды. Янгын беренче катта башлана. Уттан йорт хуҗасының атасы гына чыгып өлгерә.
дәвам