Галим, Башкорт дәүләт университеты профессоры Марат Колшәрипов РЕН-ТВ каналында "Хәрби сер" ("Военная тайна") фильмында Зәки Вәлиди, башкортларның хокук яклаучы "Күк бүре" оешмасын, ТӨРКСОЙны бергә бутап, иң әшәке ысуллар белән пычрату Кремль тарафыннан соңгы елларда милләтләрне, милли республикаларны бетереп, бердәм русияле ясау сәясәтенең яңа адымы дип бәяли. Әле моңа кадәр ТӨРКСОЙга да, башкорт халкының күренекле шәхесе Зәки Вәлидигә дә, башкорт яшьләренең "Күк бүре" оешмасына карата да дөньяда булмаган дәлилләр белән яла ягылмаганлыгын белдерә.
5 декабрь көнне эфирда күрсәтелгән "Хәрби сер"гә карата Дөнья башкорт корылтае башкарма комитеты 10 биттән торган мөрәҗәгать әзерләде. "Кулга кәгазь һәм каләм алып тапшыруда әйтелгән һәр сүз, гыйбарә анализланды. Без фактларга таянып аларның бөтен уйдырмаларын бәян иттек", ди Марат әфәнде. Бу мөрәҗәгать РЕН-ТВ каналына җибәрү өчен әзерләнгән.
"Фильмда өч сюжет бара. Берсе – Зәки Вәлидине гаепләү. Икенчесе –ТӨРКСОЙ – Төркиянең махсус хезмәте тарафыннан оештырылып Русиядәге төрки халыкларны урысларга каршы котыртучы, Русияне бүлгәләргә теләүче итеп күрсәтелә. Өченчесе – "Күк бүре"не дә фашист оешмасы дип атаганнар. Әмма әлегеләргә алар бернинди дә дәлилләр китерми. Бу – яла ягу. Тапшыруда тарихны шулкадәр бозып күрсәтәләр, хәтта колаклар үрә торырлык. Геббельсның "күбрәк алда, бәлки ышанырлар" дигән принцибы белән халыкның башын бутау өчен әзерләнгән тапшыру бу.
Зәки Вәлидине алар Төркиядә дә фашистик хәрәкәтне башлап җибәрүче итеп күрсәтәләр. Алар хәтта Һитлерны түгел, ә Зәки Вәлидине XX гасырның иң зур әшәкелек кылган (одиозный) кешесе дип атыйлар. Вәлиди Польша күзләү идарәсенә, аннан Германиянең махсус хезмәтләренә эшләгән итеп күрсәтелә. Вәлиди – фашист та, Госманлы империясен янә төзү идеяләрен тормышка ашыручы да. Болар адәм ышанмаслык әйберләр бит. Безнең халыкны (башкортларны) фашист итеп күрсәтүгә барып җиткәннәр дип тә әйтергә була", ди Колшәрипов.
Дөнья башкорт корылтае башкарма комитеты әзерләгән мөрәҗәгатьнең РЕН-ТВ каналына китү-китмәвен Колшәрипов әлегә белми. Әлеге документны алар әзерләп бетергәч Башкортстан хөкүмәтенә тапшырган булган. "Безнең түрәләр хәзер куркып утыра бит. Кызганыч, әлегә кадәр халык күрсен өчен сайтка эленмәгән", ди Марат әфәнде. Мөрәҗәгатьне әзерләүчеләр фикеренчә, РЕН-ТВ каналының бу гамәле җинаять кылу булып тора.
"РЕН-ТВ каналында күрсәтелгән "Хәрби сер" тапшыруы авторларының пычрак фикерләренә гаепләү белдерелергә тиеш. Тапшыру башкорт халкының күренекле шәхесе Зәки Вәлиди исемен аның 125 еллык юбилее алдыннан мыскыл итүне максат иткән. Тапшыруда милли билгеләр нигезендә дошманлык тудыру күзаллана, чөнки башкортларның фашизм, нацизм һәм терроризм идеологиясенә катнашы бар дип күрсәтелә.
ТӨРКСОЙ халыкара оешмасы җитәкчесе Дүсән Касәиновка да нигезсез рәвештә яла ягылган. Дөньядагы бөтен төрки халыкларга дошманлык тудырыла, алар ышанычсыз итеп тасвирланган. Тапшыру авторлары җинаять кылган дип исәплибез", диелә бу мөрәҗәгатьтә һәм РЕН-ТВ каналын мәхкәмәгә шикаять итәчәкләре дә әйтелә.
Фильм Төркия чик бозган өчен Русиянең СУ-24 хәрби очкычын бәреп төшергәч, Кремль Төркияне дошман итү сәясәтен башлагач, мәдәният министры Владимир Мединский төрки республикаларга ТӨРКСОЙ белән аралашуны тыйгач пәйда булды. Колшәрипов фикеренчә, Мәскәү милли республикаларга каршы сәясәтен эзлекле дәвам итә. Төркия белән Русия арасында аралар бозылу республикаларга каршы бу сәясәтне көчәйтеп кенә җибәргән. Бу фильмда Башкортстан хакимиятенең дә "республикада нацизм таралуга исе китми" дип әйтелә.
"Бу һөҗүмнәрне безнең Башкортстаннан башларга булганнар. Зәки Вәлиди Башкортстан автономиясенә нигез салган кеше. Тапшыруда милли республикаларга каршы ялган фактлар тупланган. Бу әшәке сәясәт гомер буе барды бит", ди Колшәрипов. РЕН-ТВ каналына шундый пычрак язма әзерләү фәрманы Мединскийдан төшкән булырга мөмкинлеген дә кире какмый ул.
Марат әфәнде корылтай белән беррәттән Башкортстан җитәкчелеге дә бу тапшыруга карата кискен сүзен әйтергә тиеш дип белдерә. Мединскийның ТӨРКСОЙ белән араларны өзәргә дигән фәрманыннан соң ук Башкортстан мәдәният министры "баш өсте" дип башка республикалар дәшмәгәндә беренчеләрдән булып йөгереп чыкты. "Түрәләр үз урыннары өчен куркып утыралар. Республиканың мәдәният министры үзенең урынын сакларга тели. Ул бу белдерүне үз генә эшләмәгән, аңа өстән рәсми белдерү яса, без ТӨРКСОЙдан чыгабыз дигән фәрман булган", ди Колшәрипов.
Башкорт корылтае башкарма комитеты мөрәҗәгатендә РЕН-ТВ тапшыруында ТӨРКСОЙ пантюркизм, нацизм идеологиясе башында тора дип яла ягылу әйтелә. ТӨРКСОЙның төрки илләрнең мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге хезмәттәшлеген ныгыту өчен булдырылган ЮНЕСКО шикелле үк халыкара оешма икәнлеге әйтелә.
"Алар (Кремль) хәзер төрки халыкларның берләшүеннән курка. Без нигә туганлык һәм дуслык җепләрен урнаштырырга тиеш түгел соң әле?! Алар безнең бөтен мәдәни бәйләнешләрне, хәзер Төркия белән булган элемтәләрне өзәргә омтылалар. Безне аерып алып, юкка чыгарырга телиләр. Шул исәптән РЕН-ТВдагы фальсификациягә корылган бу тапшыру да", ди Колшәрипов.
10 декабрь көнне Баймак, Сибай, Оренбурда Зәки Вәлидигә багышланган күчмә конференцияләр үтәргә тиеш иде. Колшәрипов Баймак белән Сибайга барып Вәлиди турында чыгыш ясарга җыенган. Әмма оештыручылар аңа шалтыратып чараның күчереләчәген белдергән. Марат әфәнде аларга да өстән күрсәтмә булган дигән фикердә.
Шулай да башкорт активистлары күренекле шәхеснең туган көнен игътибарсыз калдырмаган. "Күрсәтмә булуга карамастан егетләр җыелып бу чараны үткәргән. Башка урыннарда да зур гына чаралар булган. Уфадагы китапханә Зәки Вәлиди исемен йөртә. Корылтай башкарма комитеты анда барып чәчәкләр салган һәм чыгышлар булган. Бездә телевидениедә "Тарихи мохит" дигән тапшыру бар, анда да Вәлидигә багышланган язма күрсәттеләр. Барыбер Зәки Вәлидине яклап ниндидер күтәрелеш булды", ди Колшәрипов.
Галим республика хакимияте Мәскәү күзенә карап торса да, халыкның йоклап ятмавын, Зәки Вәлидине фашист дип атауны беркайчан да кабул итмәячәген белдерә. "Бу барып чыкмаячак, башкорт халкы яла ягу белән килешмәячәк, Зәки Вәлидине, "Күк бүре"не дә, "ТӨРКСОЙны да яклау өчен көрәшәчәк", ди Колшәрипов.
Зәки Вәлидине фашистлар белән бәйләнештә торган дип гаепләүләр РЕН-ТВ каналындагы тапшыруга кадәр дә булган иде. 2009 елда Русия Думасында Башкортстаннан депутат "Бердәм Русия" фракциясеннән Андрей Назаров Думаның иминлек комитетына мөрәҗәгать белән чыкты. Ул анда әлеге комитет ФСБдан Зәки Вәлидинең фашистлар Германиясе белән хезмәттәшлеге турында мәгълүмат сорарга тиеш дип белдерде. Назаров фикеренчә, Русиядә "үткәне караңгы булган тарихи шәхесләрне зурлау" эше бара. "Ваффен-СС" мөселман берләшмәләрен туплауда катнашуына карамастан, Башкортстанда Зәки Вәлиди эшчәнлеген күпертү дәвам итә", дип белдергән иде Назаров.
Башкорт корылтае башкарма комитетының ул вакыттагы рәисе Азамат Галин мәгълүмат чараларында, аерым алганда Русиядәге милләтләргә, миллилеккә каршы эшчәнлек алып барган "Регнум"да бу хакта язма басылгач, "Бердәм Русия" башкорт халкыннан гафу үтенергә тиеш дип белдерү белән чыкты һәм мөрәҗәгать Мәскәүгә дә юлланды. Әмма "Бердәм Русия" башкорт халкыннан гафу үтенмәде.