"Акбүзат" халыкара фильмнар бәйгесенә 36 эш сайлап алынган, аның эченнән Татарстаннан бер, Башкортстаннан биш әсәр бар.
Уфада Кытай халыкара үзәгенең беренче нигез ташын салу тантанасы узды. Бинаның биеклеге 100 метрга, мәйданы 60 мең дүрткел метрга җитәр дип көтелә. Кытай бу төзелешкә 3 миллиард сумнан артык акча бирә.
"Уфа-Янцзы" үзәген төзү турында Башкортстанда Кытайның Цзянси төбәге икътисад һәм мәдәният көннәрен ачу тантанасында әйтелде. Анда Кытайның 160 эре ширкәте вәкиле катнашты.
Башкортстанда үтәчәк фестивальдә егермедән артык илдән 256 фильм катнаша.
Башкортстанда җәен узган ШОС һәм БРИКС саммитларына корылмалар төзегәндә мигрантлар рөхсәтсез генә, канун бозып эшкә алынган. Хәзер алар түләнмәгән хезмәт хакларын таләп итә.
Башкортстанның Уфа районында крематорий төзүчеләр белән аңа каршы чыгучы җирле халык арасындагы низаг республиканың Дәүләт җыелышы дәрәҗәсенә күтәрелде.
Башкортстанның Иглин районы Урман авылы халкы тагын хәвефкә төште. Авыл янында иске сугыш-кирәк яракларын шартлата башладылар.
Уфада ислам кыйммәтләренә багышланган конференциядә Сүриядәге "Ислам дәүләте" оешмасы ягында Башкортстаннан меңгә якын кеше сугышуы турында белдерелде.
Уфада ШОС һәм БРИКС илләре төбәкләренең кече эшкуарлары форумы ачыла. Әлеге форумны уздыру Башкортстанга чит илләр белән икътисади бәйләнешләрне ныгыту мөмкинлене дә бирә.
Башкортстанда яңа берләшмә оештырылды. Ул 35 яшькә тиклем яшь депутатларны берләштерә. Бүген Уфада аларның тәүге форумы узды. Яшь депутатлар республика җитәкчеләренә үз гозерләрен җиткерде.
Ике көнлек утырышка Кырым вәкилләре дә чакырылган. Очрашуда милли һәм дәүләт телләрен укытыу мәсьәләсе дә карала. Кырым вәкилләре дин әһелләре белән дә очрашырга ниятли.
Белгечләр әйтүенчә, бавыр чирләреннән җәфаланучыларның гомерен коткару өчен бу бердән-бер нәтиҗәле ысул булып тора.
Инде салкыннар башлануга карамастан, Уфадагы кайбер йортларга һаман җылылык бирелми. Кешеләр өйләрендә кышкы кием киеп яшәргә мәҗбүр.
Уфада күренекле археолог, тарих фәннәре докторы Нияз Мәҗитов вафат булды. 1956-1979 елларда Тарих, тел һәм әдәбият институтында, 1979 елдан Башкорт дәүләт университетында эшләгән Нияз Мәҗитов Бөтендөнья башкорт корылтаеның беренче җитәкчесе булды.
Республика көне алдынан иң cәләтле иҗат кешеләренә дәүләт бүләкләре тапшырылды. Шәехзадә Бабич исемендәге республика яшьләр премиясе һәм Шәһит Ходайбирдин исемендәге премия лауреаты исеменә быйыл җиде иҗатчы лаек булды.
9 октябрь республика йортында Башкортстанның Шәехзадә Бабич исемендәге яшьләр премияләре тапшырылды.
Халыкара конференция Әхмәт Зәки Вәлиди тууына 125 ел тулуга арналган. Форумда Зәки Вәлидинең улы һәм кызы да катнаша.
6-10 октябрь көннәрендә Уфада VII бөтенрусия фәлсәфә конгрессы уза. Җыенда Көнбатыш белән Көнчыгыш мөнәсәбәтләре, толерантлык мәсьәләләре тикшерелә. Русия җыены булуга карамастан, анда чит ил галимнәре дә катнаша.
Башкортстанның төньяк-көнчыгышында яшәүче берничә мең кешенең төбәкара юлны ябуы ихтимал. Балакатай, Дыван, Кыйгы, Мәчетле, Салават районнары халкына өч ай дәвамында тапшырган сөт өчен ачка түләнмәгән.
Уфада гаражлар арасында 11 яшьлек кыз үтерелгәннән соң хакимиятләр рөхсәтсез куелган бу тимер гаражларны шәһәрдән читкә чыгара башлады. Милек турында таныклыклары булганнар белән аерым эш алып барыла.
дәвам