Башкортстанның Белорет районында Ирәмәл табигать паркы биләмәсендә югалган Татарстан ватандаштары табылды. Кызганыч, хатынның 14 яшьлек кызы каты суыктан һәлак булган. 6 яшьлек малай һәм әнисе бик авыр хәлдә.
Уфада Рудольф Нуриев исемендәге фестиваль тамамланды. Балет атнасы азагында тамашачыларга зур гала-концерт күрсәтелде.
Башкортстан белән Чиләбе өлкәсе чигендә гадәттән тыш хәл. Бозлавык аркасында авыр йөк машиналары хәрәкәт иткән юлда 50 чакырымлык тыгын барлыкка килде.
Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында "Анюта" балеты премьерасы белән Рудольф Нуриев исемендәге XХ халыкара балет сәнгәте фестивале ачылды.
Кырымны аннексияләүгә бер ел тулуны билгеләү чарасында Уфада җиде меңнән артык кеше катнашты. Студентлар, казна тармагында эшләүчеләр мәҗбүри катнашты.
18 март Уфада Русиянең Кырымны аннексияләвенә бер ел тулуга арналган күләмле чарада берничә мең кеше катнашты. Алар нигездә дәүләт оешмаларында эшләүчеләр, талиплар, укучылар иде. Күпләрен махсус автобусларда китерделәр.
Мәскәү һәм Башкортстанда яшәүче бер төркөм яшьләр Скайпның 60 процентын диярлек башкортчага әйләндергән.
Башкортстанда Кытай мәдәнияте һәм теле үзәге ачылачак. Ул Уфаның 39-нчы гимназиясендә урнаша. Бу уку йортында инде икенче ел кытай теле укытыла.
Башкортстанга Украинадан тагы да качаклар килде. Алар өчен республиканың өч районында махсус урыннар булдырылган. Кырмыскалыда алар элекке мәктәп бинасына урнаштырылды.
Башкортстан ШОС һәм БРИКС саммитларына әзерләнә. Республиканың капкасы – Уфа һава аланында халыкара терминалда эшләр тәмамланды диярлек.
Башкортстанның Иглин районында гадәттән тыш хәл. Урман авылы янындагы саклану министрлыгының хәрби арсеналы сакланган урында ике кешенең үле гәүдәсе табылды.
Нефтекама каласында коточкыч җинаять эшенә бәйле яңа мәгълүматлар ачыкланды. Бу эш тиздән Башкортстанның югары мәхкәмәсендә каралачак.
Башкортстанның Нефтекама каласында коточкыч җинаять эшенә бәйле яңа мәгълүматлар барлыкка килде. Хокук саклау органнары 11 яшьлек малайны үтерүче ирләр катнашлыгында тикшерү барышында төшөрөлгән язмаларны күрсәтте.
Яз килүен Мәскәү башкортлары үзенчәлекле бәйрәм белән каршылады. Русия башкаласында “Ак тирмә" милли үзәге ачылды.
Сибай каласында яшәүче Радик Гыйлванов "Ислам дәүләте" исемле террорчыл оешмага ярдәм итүдә гаепләнеп дүрт ел ярымга ирегеннән мәхрүм ителде.
Башкортстанның Сибай каласында яшәүче Радик Гыйлванов “Ислам дәүләте” исемле террорчы оешманы иганәләүдә гаепләнә. Аны “Террорчыл эшмәкәрлеккә ярдәм итү” маддәсе нигезендә 4 ел ярымга хөкем иткәннәр.
Башкортстанда язгы ташкынга әзерлек башланды, махсус комиссия төзелеп аның рәисе дә билгеләнде. Республиканың экология министрлыгы белдерүенчә, быел ташу башлангач хәлләр яман булырга мөмкин.
Уфада җырчы Бану Вәлиеваның 100 еллыгына арналган хәтер кичәсе үтте.
Уфада барак төрендәге йортта янгын сәбәпләре тикшерелә. Утта бер ирнең һәлак булуы турында хәбәр ителә.
Приморье өлкәсенең Сергеевка касабасында Башкортстаннан хәрби хезмәт үтүче Темәс авылы егете Азамат Йылкыбаев һәлак булган. Ел башындагы бу хәл турында әле генә билгеле булды.
дәвам