9 март күренекле композитор, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Рим Хәсәновка 70 яшь тулды. Шушы уңайдан республикада бернинди рәсми чара да каралмаган.
Башкортстанның Туймазы шәһәрендә яшәүче сигез гаилә тораксыз калырга мөмкин. Алар яшәгән бүлмәләр янгын сүндерү хезмәте карамагыннан бер ширкәткә тапшырылган. Соңгысы төрле ысуллар белән кешеләрне күп еллар яшәп килгән урыннарыннан куып чыгарырга маташа.
Башкортстанда бу кышта кар астында калып икенче кеше һәлак булды. Элгерәк Уфа янындагы бер авылда 13 яшьлек үсмернең гомере өзелгән иде. Атна ахырында 52 яшьлек хатынның җәсәден түбәдән ишелгән кар астыннан табып алдылар.
Башкорт теле UNESCO тарафыннан юкка чыгу куркынычы янаган телләр исемлегенә кертелгән. 21 февраль – Халыкара ана теле көне уңаеннан Азатлык хәбәрчесе Уфа урамнарында башкортларга – башкорт теленә чынлап та куркыныч яныймы, татарларга – сез татарча сөйләшәсезме дип мөрәҗәгать итте.
Азатлыктагы Ана теле атналыгы уңаеннан башкорт теленә ихтирам булган гимназияләрнең берсендә булып кайттык. Уфадагы 102нче башкорт гимназиясендә элек кайбер ата-аналар башкорт телен өйрәнүгә каршы булса, хәзер андый каршылык бөтенләй күренми, ди мөдир урынбасары Сәгыйрә Миндиярова.
Азатлыктагы Ана теле атнасы уңаеннан Башкортстанда башкорт телен укытуның ни хәлдә булуын белештек. Белгечләр арасында башкорт теле тиешле дәрәҗәдә укытылмый, ул башка фәннәр белән чагыштырганда икенчел дәрәҗәдә дигән фикер белдерүчеләр дә бар.
14 февральгә каршы төндә Уфада 27 йорт җылысыз һәм сусыз торып калды. Моңа чираттагы торба тишелү сәбәп булган. Уфаның башка бер урынында тишелгән торбадан бәреп чыккан су, урамнар кардан чистартылмау сәбәпле, машина хәрәкәтен туктатты.
Башкортстанның Борай районында тиздән үзенчәлекле савыктыру комплексы төзү башлана. Анда килүчеләрне хайваннарның мөгезе ярдәмендә дәваларга җыеналар. Алтайда мондый ысул киң танылган. Аны Борайда да булдыру өчен инвесторлар 700 миллион сум кертмәкче. Бу комплекс республикага туристлар килүне дә арттырыр дип өметләнәләр.
Уфадагы Республика йорты янында Урал батырга һәйкәл куелырга мөмкин. Бер төркем башкорт зыялылары шундый тәкъдим белән чыкты. Урал батыр эпосына багышланган һәйкәл архитектура комплексының бер өлеше итеп күзаллана. Анда Урал батыр арысланга атланган итеп сурәтләнергә тиеш. Әлегә бу хакта бәхәсләр бара. Һәйкәл галимнәр фикеренә нигезләнеп ясалачак.
Башкортстанда солокчылар, ягъни кыргый бал җыю белән шөгыльләнүчеләр бу кәсепнең киләчәге өчен борчылу белдерә. Алар Бөрьян бал корты дип йөртелгән кыргый кортларны саклап калу турында республика кануны булдырырга һәм алардын җыелган балны дөньяга Башкортстан бренды буларак тәкъдим итә.
Башкортстанда да христианнар 19 гыйнварда хач манып бәкегә чуму йоласында катнашырга җыена. Моның өчен төрле районнарда һәм шәһәрләрдә күпсанлы бәкеләр әзерләнә.
Башкорт шагыйре, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Рәмил Янбәк 65нче яшендә вафат булды. Ул туган ягында – Күгәрчен районы Давыт-Каюп авылында җирләнә.
Уфада яшәүче бер төркем кеше шәһәр мэры Ирек Ялаловны вазифасыннан алуны сорап Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитовка хат юллаган. Алар Уфа урамнарының юллардан чистартылмавына ризасызлык белдерә.
Гармун ясау һәм төзәтү остаханәсе тоткан Филүс Гәрәев сәнгатьтә табигый тавышка игътибар арта, әнә шул сәбәпле гармун ясатучылар да күбәйде ди. Азатлык әлеге остаханәдә булып кайтты.
Уфа читендә гармун ясау һәм төзәтү остаханәсе тоткан Филүс Гәрәев сәнгатьтә табигый тавышка игътибар арта, шул сәбәпле гармун ясатучылар да күбәйде ди. Азатлык әлеге остаханәдә булып кайтты.
Уфада соңгы көннәрдә ерып чыккысыз кар яуды. Махсус техника карны зур авырлык белән тазарта. Башкалада яшәүчеләр мэр Ирек Ялалов исеменә петициягә имза җыя башлады. Анда урамнарны тиз арада тазарту таләп ителә.
Дөнья башкорт корылтае җитәкчесе Әмир Ишемгулов, җырлап-биюне читкә куеп, мәктәпләрдә дә оешмалар булдыру эшенә керештек дип белдерә. 2016 елда районара, төбәкара җиде оешма төзелгән.
Сүриягә барганда Кара диңгезгә төшеп җимерелгән Русия очкычында һәлак булучылар арасында Башкортстаннан да ике кеше бар. Берсе Александров ансамбле артисты Максим Иванов булса, икенчесе – Федоровка районының Балыклы авылында туып үскән Әмир Хәсәнов.
дәвам