Рим әфәнденең иҗаты һәм шәхси тормышы хакында элекке елларда бик күп язылды һәм сөйләнде. Бу табигый дә иде. Чөнки аның кебек зур талантлар һәрчак игътибар үзәгендә була. Рим әфәнде дә журналистлар һәм җәмәгатьчелек игътибарыннан мәхрүм булмады. Әмма соңгы елларда аның хакында сирәгрәк ишетәбез. Гәрчә ул һаман да җимешле иҗаты белән сокландырып торса да, аның шәхси тормышы ничектер күләгәдәрәк кала.
Соңгы елларда Рим әфәнде байтак гомерен Мәскәүдә үткәрде, анда яшәп иҗат итте. Казанга да юллары еш кына төшкәли иде. Андагы Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия драма театры белән иҗади хезмәттәшлеге, Зөлфәт Хәким әсәренә матур көйләр язганы өчен Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә дә лаек булды Рим әфәнде.
Талантлы композитор хәзер журналистлар белән дә бик аралашып бармый. Әмма безнең берничә сорауга җавап бирергә ризалашты ул.
– Рим әфәнде, юбилеегызны ничегрәк билгеләргә җыенасыз? Зур иҗади кичә көтеләме?
– Юк, ниндидер зур мәдәният сараена тамашачылар җыеп юбилеемны бәйрәм итмәскә булдым. Кирәкми миңа хәзер андый тантана. Шулай да тар гына даирәдә фикердәш дусларым белән Уфадагы бер джаз клубта кечкенә генә мәҗлес оештырачакбыз. Ул клубның хуҗасы минем дустым – Булат Азнабаев, күренекле күз табибы, медицина фәннәре докторы. Музыка – аның хоббие. Бик оста итеп пианинода уйный. Башка дусларымның да кайберләре музыкадан читтәге һөнәр ияләре. Әмма алар да буш вакытларында төрле уен коралларында уйныйлар. Бергәләп музыка уйнап-җырлап, тыйнак кына билгеләнәчәк түгәрәк туган көнем. Ул кичәне июнь аена тәгаенләдек.
– Сезнең кебек биек үрләр яулаган шәхесләр юбилей уңаеннан дәүләт ягыннан матди ярдәмгә дә, мактаулы исемнәргә бүләкләргә дә өмет тота ала. Бу яктан берәр яңалык бармы?
Салават Юлаев исемендәге дәүләт бүләгенә быелгы дәгъвачылар исемлегенә кертәбез дип тәкъдим иткәннәр иде – ризалашмадым
– Матди ярдәм булыр дип уйламыйм, ул хакта сүз алып баручы, нәрсәдер вәгъдә итүче юк. Мәдәният министрлыгы ягыннан да, Композиторлар берлеге тарафыннан да юбилеемны ничектер билгеләп үтү хакында ләм-мим. Ә мактаулы исем дигәннән бер тәкъдим булган иде: әйдәгез, Сезне Башкортстанның Салават Юлаев исемендәге дәүләт бүләгенә быелгы дәгъвачылар исемлегенә кертәбез дип. Әмма мин ризалашмадым. Беренчедән минем бик дәрәҗәле бүләгем бар инде – Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе. Икенчедән, мин беләм: Салават Юлаев премиясен элекке еллардагы казанышлар өчен бирмиләр. Шуңа күрә бу премия миңа барыбер эләкмәс иде. Дәгъвачылар арасына кертелеп үтмичә, исем күтәреп, дәрәҗәмне генә төшерү булыр иде бу.
– Бер әңгәмәгездә Сез “мин соңгы елларда плансыз яшим” дигән идегез. Бу чынлап та шулаймы?
– Дөрестән дә шулай. Бәлки кемнәргәдер сәер тоелыр, әмма мин хәзер тормыш җаена гына ияреп яшим. Чөнки план корып кына яшәп булмый ул. Тормышта бит әллә күпме көтелмәгән хәлләр дә килеп чыга һәм алар барлык планнарыңны пыран-заран китерә ала. Шуңа күрә мин чынлап та соңгы елларда алдан озак вакытка план корып яшәмим. Әлбәттә, бу минем тормышым бөтенләй эзгә салынмаган килеш, тәртипсез бара дигәнне аңлатмый. Иртәгә ни эшләсемне, киләсе атнада нәрсә эшләргә җыенуымны беләм инде анысы. Ә кайберәүләр кебек “минем һәр көнемдәге хәстәрлекләрем алдан бер елга билгеле” дип әйтә алмыйм.
– Хәзерге көндәлек эшләрегез нидән гыйбарәт?
– Минем көнкүрмешем хәзер өлкән яшьтәге кешенең тыныч, бер җайга салынган тормышы ул. Һәркөнне иртән уянып киткәч, тагын бер яңа көн туганына шатланам, үземне “мин бәхетле кеше” дип матур көнгә “көйлим”. Яңа җырлар язам, элеккеләренә аранжировка эшлим.
Мәскәүдә яшәүче кызым Айгөлне һәм оныгым Арнисны сагынсам, анда барып әйләнеп кайтам. Оныгымны бик яратам. Өч яшькә кадәр мин аны үзем генә тәрбияләдем дияргә дә була. Аны инглизчәгә иң беренче өйрәтүче дә мин булдым. Бик ушлы, зиһенле егет ул. Аның белән аралашып кайтсам, тагын беразга күңелем була. Аңарда да көй-моңнарга маһирлык бар. Хәтта ике инструменталь әсәр дә иҗат иткән иде. Болай ярыйсы гына дип бәяләдем. Ләкин ул музыка буенча китмәде. Информацион технологияләр, программист белгечлегенә белем ала һәм бер үк вакытта эшли дә. Менә шулай Ходайның биргәненә шөкерана кылып, яраткан иҗатымнан яшәүгә көч һәм дәрт алып яшәп ятам.
– Рим әфәнде, Сез үзегезнең иң популяр берничә җырыгыз белән генә дә үзегезгә һәйкәл куйдыгыз. Сезнең исем, башка бер җыр да язмасагыз да, тарихка кереп калды дип әйтергә була. Шулай да сәнгать сөючеләр барыбер бүгенге көндә дә Сездән матур җырлар өмет итә. Әлеге иҗади эшчәнлегегезне ничек бәяләр идегез?
Бүген күпләр зур тиражлар белән альбомнар чыгара. Мин андый максат куймыйм. Аз булсын – яхшы булсын
– Рим Хәсәнов иҗат итүдән туктаган ахры, яңа җырлары әлләни ишетелми дигән сүзләрне миңа үземә еш кына җиткереп торалар. Ләкин мин беркайчан да иҗаттан туктамадым. Әлбәттә, төрле сәбәпләр аркасында, иҗатның төрле мәлләре булды. Азрак ял итү дә кирәк иҗат кешесенә. Мин дә үземне башка эшләргә багышлап җырлар, көйләр иҗат итүдән бераз читләшеп тордым. Һәм бу миңа файдага гына булды дип исәплим. Мин үз шигырьләремә язам күп җырларны. Дөрес, минем яңа альбомнар кайберәүләрнеке кебек кибет киштәләрендә ишелеп ятмый. Чөнки мин үз альбомнарымны үзем язам һәм үзем аз күләмдә компакт тәлинкәләргә яздырам. Сүз дә юк, бүгенге көндә яңа гына сәнгатькә килүчеләр дә, иганәчеләр ярдәмендә, күп тиражлар белән үз альбомнарын яздыра һәм сәүдәгә чыгара. Ә мин андый максатлар куймыйм. Аз булсын – яхшы булсын.
– Шагыйрьләрдән кемнәр белән хезмәттәшлек итәсез?
– Берничә шагыйрь белән тыгыз элемтәдә тордым соңгы елларда. Расих Ханнанов, Әсхәр Кәшфуллин, Фәния Габидуллина белән байтак эшләдек. Шул ук вакытта Мәскәүдә урыс шагыйрьләре белән дә хезмәттәшлек итәм. Шулай итеп берничә альбом чыгардым. Шуларның берсендә җырларны тулысынча үзем башкарам. Декабрь аенда Мәскәүдә Расих Ханнановның иҗат кичәсе булган иде. Анда барып җырларымны башкардым. Күренекле шагыйрь Наҗар Нәҗми белән уртак иҗат җимешләребез бар иде. Аның 100 еллыгына бер игелекле проект өчен җаваплылыкны үз өстемә алдым. Аның әсәрләре, минем белән бергә язылган җырлары кергән җыентык әзерләнә. Аны киләсе елда җәмәгатьчелеккә тәкъдим итәчәкмен.