Левада үзәге үткәргән сораштырудан аңлашылганча, русиялеләр фетнә турында аз белә. Шуңа күрә ул вакыйгаларны бәяләгәндә кешеләр югалып кала. Ләкин ГКЧП вакыйгалары кабатлана калса, илне яклау өчен халыкның яртысы урамнарга чыгарга җыенмый.
Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган элек Гүлән тарафдарлары белән якын мөнәсәбәттә булганына үкенә. Әлеге хезмәттәшлек бер яктан Эрдоганны көчле лидер итсә, икенче яктан президент казанышларын юкка чыгару куркынычын тудыра.
Чит илләрдә эшләүче Русия һәм Кытай ширкәтләре башкаларга караганда ешрак ришвәт бирә.
Алмазбәк Атамбаев кыргыз сәясәтендә яңа кеше түгел. Ләкин шулай да ул шундый югары дәрәҗәгә бик тиз иреште.
АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон "Америка авазы"на әңгәмәсендә Иранда "виртуаль илчелек" ачылачагын әйтте.
Төркиянең көнчыгышында коткару эшләре дәвам итә. Соңгы мәгълүматларга күрә, кичәге 7 дәрәҗәле җир тетрәү нәтиҗәсендә корбаннар саны 300-гә җиткән.
Бу юлы да җинаять "көнкүреш низагтан" чыккан диелә. Урыс милләтчеләре шушы хәлләрне яңа чуалышлар китереп чыгару өчен файдаланырга ниятли.
Либиянең премьер-министр вазыйфасын башкарган Мәхмүд Җибрил илнең элекке башлыгы Мөәммәр Каддафинең үлемен раслады.
Абхазиядә дөньякүләм домино беренчелеге уза. Башкала Сухумга 22 илдән 300 уенчы җыелды.
Израил капралы Гилад Шалит биш еллык әсирлектән соң ниһаять гаиләсе белән очрашты.
Мисырда христиан кыптылар һәм хәрбиләр арасындагы канлы бәрелешләрдә 30-га якын кеше һәлак булды, 200 кеше яраланды.
Кырымның Акмәчет шәһәрендә төзеләчәк Җәмигъ мәчетенә тәкъдим ителгән проектлар арасыннан өч иң яхшысы билгеләнде.
Иран рус телендә яңа иярчен телеканал булдырачак. Әзерлек эшләре инде башланып та киткән.
Мәскәү тарихында беренче тапкыр бәйрәм намазы халык күпләп сыярлык павильонда укылды.
Мөэмин-мөселманнар Рамазан аенда изге гамәлләр башкарырга ашыга, шул исәптән, ифтар мәҗлесләре уздыра. Шундый мәҗлесләрнең берсе Мәскәүдә дә узды.
Русия миграция сәясәтен үзгәртергә җыена. Бу тормышка ашса, чит илдән килгән эшчеләр даими яшәү хокукына ия булачак.
Русия премьеры Владимир Путин җитәкләгән "Халык фронты" алдагы Дума сайлавына програмын бәян итәргә җыена.