Уфада сәяси золым корбаннары истәлегенә куелган һәйкәл каршындагы мәйданда Борис Немцовны искә алырга кырыклап кеше җыелды. Аларның күпчелеге республикадагы төрле иҗтимагый оешмалар һәм фиркаләр әгъзалары.
Бер ел элек Мәскәүдә атып үтерелгән күренекле сәясәтче Борис Немцовны Уфада да искә алдылар.
Этносәясәт белгече Илдар Габдрафыйков Мински конференциясендә Башкортстандагы милләтара мәсьәләләр турында чыгыш ясаган.
14 февраль көнне Уфада Чәкчәк бәйрәме оештырылды. Шушы уңайдан дөнья рекорды кую һәм Гиннесс рекордлар китабына керү максатында 1143 килолы чәкчәк пешерелде.
7 февраль Уфада күптән түгел якты дөньяны ташлап киткән җырчы Вәсилә Фәттахова истәлегенә флешмоб узды.
Уфада 89 яшендә иң өлкән татар язучыларының берсе Азат Магазов вафат булды.
Башкортстан республикасы ТӨРКСОЙ оешмасы белән хезмәттәшлеген туктата. Бу хакта республика хөкүмәте карары игълан ителде.
Уфада сәяси золым корбаннарын искә алу чарасына 30лап кына кеше килде. Алар арасында үзләре сөрген михнәтләре кичергәннәр дә, репрессиягә эләгүчеләрнең балалары да бар
Башкортстанның Уфа районы Булгаков авылында Корбан гаете алдыннан яңа мәчет ачылды. 22 сентябрь бу уңайдан авылда тантана үтте.
Башкортстанда һәр елны көз айларында була торган бал ярминкәләре башланып китте. Чираттагы ярминкә 26 август көнне “Акбүзат” ипподромы каршындагы мәйданда үтте.
Илдәге һәм республикадагы кризис сәбәпле, Башкортстан Язучылар берлегендәге һәммә хезмәткәрләрне өч айга түләүсез ялга җибәргәннәр. Бу вазгыятьтә танылган шагыйрә Фәния Габидуллина туган ягына кайтып китүне хуп күргән.
Уфада яшәүче күренекле татар галиме, икътисад фәннәре докторы, профессор Касыйм Йосыпов тормышында истәлекле вакыйга. Аның “Моңаймас та иде, һай, бу бала” исемле чираттагы китабы дөнья күрде. Бу аның алтынчы әдәби-публицистик җыентыгы.
Башкортстандагы “Рамазан” төрки милли-агарту оешмасы тарафыннан корабта изге Болгарга ел саен оештырылучы сәяхәтнең чираттагысы 29 июль көнне юлга кузгалды.
Башкортстанның Федоровка районы Балыклыбаш авылында яшәүче 14 бала әнисе Зөлхия Фатыйхова 85 яшьлек юбилеен билгели. Туган көненә барлык балаларын да үзенә кунакка җыйды ул.
Башкортстанның Туймазы районындагы бай тарихлы татар авылы Райманда истәлекле вакыйга. Авылның 300 еллык юбилее бәйрәм ителә.
Уфада яшәүче талантлы татар иҗатчысы, Башкортстанның атказанган рәссамы Наил Байбурин вафат булды. Киләсе елда аңа 60 яшь туласы иде.
Гаетнең атна ахырындагы ике ял көненә кушылуы мөселманнарга бу бәйрәмне тагын да зуррак итеп уздыру, үзара күрешү өчен өстәмә мөмкинлек бирде.
Уфада 15 июль көнне "Ватан" исемле этнопаркны ачу тантанасы оештырылды. Зур түрәләр киткәннән соң хәзер аны киң җәмәгатьчелек тә күрә алачак.
6 июль көнне Уфадан Татарстандагы "Биләр" Сәләт" фестиваленә 72 татар малай һәм кызлары юлга кузгалды. Алар июнь ахырында Башкортстандагы "Сәләт-Кандракүл" аланында ял итүчеләр.
дәвам