Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада “Ватан” этнопаркы халык өчен дә ачылды


“Ватан” этнопаркы
“Ватан” этнопаркы

Уфада 15 июль көнне "Ватан" исемле этнопаркны ачу тантанасы оештырылды. Зур түрәләр киткәннән соң хәзер аны киң җәмәгатьчелек тә күрә алачак.

ШОС һәм БРИКС саммитлары алдыннан махсус корылган этнопарк үз эченә җиде тирмәне ала. Алар белән саммитлар делегацияләре дә якыннан танышты. Тирмәләрдә Башкортстан җирендә борын-борыннан яшәүче халыкларның тарихы, мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән танышырга мөмкин.

“Ватан” этнопаркы ШОС һәм БРИКС саммитлары узган Конгресс-һолл бинасы янындагы амфитеатр мәйданында урнашты. Ямьле Агыйдел буена матур манзара ачыла биредә. Шуңа да этнопаркның нәкъ менә шушында корылуы бик тә отышлы.

“Ватан” этнопаркын халыкка ачу тантанасы
“Ватан” этнопаркын халыкка ачу тантанасы

Җиде тирмәдән торган яңа ял урынын ачу зур тантанага әверелә. Уфа халкын һәм кунакларны җыр-моңнар белән каршы алалар. Тантанага Башкортстан вице-премьеры Салават Сәгыйтов, Уфа шәһәр башлыгы урынбасары Сынтимер Баязитов һәм башка югары җитәкчеләр дә килгән.

Салават Сәгыйтов әлеге этнопаркның ШОС һәм БРИКС саммитлары вәкилләренә бик тә ошавын әйтә. “Хәзер инде аның бар Уфа халкына һәм аның кунакларына да ачылуы зур вакыйга. Биредә бай рухи мирасыбыз белән танышу мөмкинлеге бар”, ди ул.

“Ватан” этнопаркындагы тирмәләр
“Ватан” этнопаркындагы тирмәләр

Тантанага килүчеләр һәр тирмәгә кереп андагы кызыклы экспонатлар белән таныша. Чибәр туташлар исә аларга тәфсилле мәгълүматлар бирә. Экскурсия оештыручыларның берсе татар кызы Алсу Исхакова. Ул быел гына Башкортстан дәүләт университетының тәрҗемәчеләр бүлеген тәмамлаган. ШОС һәм БРИКС җыеннары көннәрендә чит илләр кунакларына инглиз телендә тәрҗемә кылган.

Амфитеатр тирәсе соңгы айларда танымаслык булып үзгәрде, матурланды. “Ватан” этнопаркы исә бу матурлыкка рухи эчтәлек тә өсти. Мондый ял урыннары артуга кала халкы да бик шат. Этнография тирмәләре белән кала халкы һәм Уфа кунаклары көн саен таныша ала. Ә кыш көннәрендә аларны төрле мәдәният сарайларында урнаштыру күзаллана.

XS
SM
MD
LG