Ижауның Җәмигъ һәм Иман Нуры мәчетләренә гает намазына килүчеләр биналарга сыймады. Бәйрәм пылавы һәм балалар өчен уен-бәйгеләр дә оештырылды.
25 июнь Ижау шәһәр Сабантуе Чекерил спорт комплексында үтте. Бәйрәмгә төрле милләт вәкилләре бик күпләп килде һәм ярышларда, уеннарда катнашты.
18 июнь Воткинскида республикакүләм бәйрәм беренче тапкыр узды. Шәһәрнең татар милли оешмалары, татар коллективлары аңа бик ныклап әзерләнгән иде.
14 июнь Ижауда ике йөзләп кеше шәһәр читендәге көнбатыш зиратта крематорий төзүне туктатуны таләп итеп каршылык чарасына чыкты.
30-31 май көннәрендә Удмуртия башкаласы Ижау шәһәренең татарлар күмәк яшәгән Ленин районы урамнарында Сабантуена бүләк җыю чарасы оештырылды. Милли бәйрәм 4 июнь Сарапул шәһәрендә, Камбарка, Балезино районнарында үтәчәк.
Удмуртиядә эшлекле сәфәрдә Татарстан парламенты вәкилләре булып китте. Депутатлар һәм милли хәрәкәт әгъзалары телләр турындагы кануннар һәм аларның гамәлгә ашырылуы хакында түгәрәк өстәл артында сөйләште.
Удмуртиянең милли музеенда үзенчәлекле күргәзмә ачылды. Күргәзмәдәге кыйммәтле һәм уникаль хәзинәләр республиканың төрле төбәкләрендә һәм Ижауда табылган.
Удмуртия татарларын берләштергән, аларның тормышын атна саен яктыртып торган "Яңарыш" газетасы үзенең 25 еллыгын билгеләде.
Ижауда узган Удмуртия татар иҗтимагый үзәгенең унынчы корылтаенда республиканың татарлар күмәк яшәгән районнарыннан килгән 156 вәкил ТИҮнең яңа рәисе итеп Илсур Миңнемуллинны сайлады.
Удмуртия ТИҮе 26 мартта үтәчәк унынчы корылтаена әзерләнә. Үткән атнада Ижау шәһәре районнарында яшәүче татарлар җыеннарында корылтайга делегатлар сайланды.
Ижауның "Иман" татар яшьләре берлеге быел бишенче тапкыр татар кызлары арасында иң чибәр, иң уңган, булган кызны сайлады. Ул – Удмурт дәүләт университетының юридик факультетында укучы Лиана Гайнетдинова.
28 февраль Ижауда яшәүче милләттәшләребез Чаллы язучылары – Зифа Кадырова һәм Айгөл Әхмәтгалиева белән очрашты. "Спартак" халыклар иҗаты йортында алар укучыларның күпсанлы сорауларына җавап бирделәр.
11 мартта Удмуртия татар иҗтимагый үзәгенең корылтае уза. Анда ТИҮнең яңа җитәкчесе сайланыр дип көтелә.
XIII Бөтенудмурт корылтаена Русиянең төрле төбәкләреннән һәм Удмуртия районнарыннан дүрт йөзгә якын делегат килгән иде.
19 гыйнварда Удмуртия татарлары унбиш ел татар иҗтимагый үзәген җитәкләгән Фнүн Мирзаянов белән хушлашты.
Русиянең төрле төбәкләрендә үткән гасырның 90нчы елларында татар телендә тапшырулар чыга башлаган иде. Әмма аларның күбесе эфир програмнарыннан төшеп калды. Удмуртиядә теле-радиотапшыруларны һәм милли газетаны саклап кала алдылар.
Узган елда Удмуртиянең татар иҗтимагый үзәге дә, милли-мәдәни автономия дә төп игътибарны, гадәттәгечә, балаларга юнәлттеләр.
Ижау шәһәрендә үткән гасырның 80нче елларына кадәр 20нче санлы татар мәктәбе эшләп килде. Ул инде Удмуртия мәгариф министрлыгы исемлегендә юк. Күптән түгел мәктәпне тәмамлаучылар, анда белем биргән укытучылар аның 80 еллыгын билгеләде.
Быел Әдәбият елында Удмуртиядә яшәп иҗат итүче берничә милләттәшебезнең китаплары дөнья күрде. Алар арасында гармунчы Фоат Кәримовның "Яшәүләрем – моң минем" дип аталган китабы да шушы көннәрдә нәшрият табасыннан төште.
Ижау "Ак калфак" татар хатын-кызлар оешмасы хуҗабикәләрне җыйды. Оста пешекче Илсөя Мөхәммәтшина гөбәдия пешерү серләре белән уртаклашты.
дәвам