Ижау шәһәренең Ленин районында урнашкан көнбатыш зиратында крематорий булдыру мәсьәләсе үткән гасырның инде 90нчы елларында ук күтәрелгән. Әмма ул елларда финанс проблемы сәбәпле төзелеш тукталып калган. Ижау шәһәре администрациясенең шәһәр төзү шурасы агымдагы елның май азагында крематорий төзү турында проект кабул итте. Аны гамәлгә кертү 2018 елга билгеләнгән.
Зираттан бер чакрымда торак йортлар урнашкан. Биредә балалар бакчасы да күптән түгел ачылды. Дин әһелләре шәһәр читендә мәетләрне яндыру бинасын төзүгә каршы. Шәһәр башлыклары, крематорий кирәк, шәһәр бар яктан да зиратлар белән уратып алынган, мәрхүмнәрне җирләү өчен урын җитми дип аңлата.
Бу атнада шәһәр администрациясе каршында ике йөзләп кеше әлеге карар белән килешмичә, каршылык акциясенә чыкты. Җыелган халыкның кулларында төрле плакатлар – безнең саф һава сулыйсыбыз килә, төзелешне туктагыз яисә шәһәрдән күпкә чит урында төзегез һәм башка күпсанлы язмалар. Каршылык акциясенә килүчеләр башта йөзләрен битлек белән каплаган иде. “Битлекләрдән булуыбызның сәбәбе – крематорий төзелсә, кешеләрнең сулышына зыян килүен күрсәтергә теләгебез, диделәр алар. Әмма федераль канун нигезендә шундый чараларда йөзләр ачык булырга тиеш дигән карарга нигезләнеп, полиция хезмәткәрләре аларның битлекләрен салырга тәкъдим итте.
Крематорийны төзүне инде үткән гасырның 90нчы елларында ук күтәреп чыкканнар иде, әмма ул вакытта аны төзү өчен финанс мөмкинлекләр чикле булуы сәбәпле аны туктатырга мәҗбүр булдылар. “Шәһәр тирәсендә зиратлар, анда да мәетләрне җирләү өчен урын тагын биш-алты елга гына җитәчәк, шуңа да Удмуртия башкаласының шәһәр төзү шурасы крематорий иң уңай чишелеш дип тапты”, диде шәһәр башлыгы Юрий Тюрин. Ул акциядә катнашучылар белән аралашырга махсус чыкмаган, аны журналистлар администрация бинасына кереп киткәндә сораулар биреп туктатып калды.
Ижау шәһәре администрациясе башлыгының шәһәр тирәсендә җирләр юк дигән фикере белән килешми милләттәшебез Мифтах ага Фәрдиев. Мифтах ага әле шушы көннәрдә Җәмигъ мәчетендә ифтардан соң аралашу вакытында барлык мөселманнарның да крематорий төзелешенә каршы булуын җиткерде. Ул икенче бер проблемга тукталды. "Әлеге проектны булдыручылар бина яңа технологияләр кулланып салыначак, анда төтен, көл булмаячак дип дәлилли. Әмма беренче вакытта яхшы чистарткычлар булуы мөмкин, ә соңрак, гадәттәгечә, ул тикшерүчеләр игътибарыннан төшеп калачак, төтен һәм ис була калса, җил еш кына шәһәргә исә,шуңа да халык каршы”, диде Мифтах ага.
Көнбатыш зираттан ерак түгел яңа микрорайон күтәрелеп чыкты. Анда шәхси йортлар төзелде. Урамнарның берсе Габдулла Тукай исемен йөртә. Безнең милләттәшләребез дә байтак яши биредә. Микрорайонда балалар бакчасы бар, мәктәп төзү мәсьәләсен дә күтәрә халык. “Әмма бакча һәм мәктәп белән мәетләрне яндыру бинасы арасы бары тик бер чакрым гына”, дип әйтә каршылык акциясенә килүчеләр.
Икенче бер проблем - шушы урыннан ерак түгел Чекирил спорткомплексы урнашкан. “Халык анда җәен-кышын ял итә, кышын таудан чаңгыда шуа. Биредә бик матур буа да бар – җәен анда су керәләр. Бу турыда да уйларга кирәк”, диде бер ир-ат.
Мәҗит Гатауллин ун ел элек Радужный бистәсендә йорт салган. Крематорий төзелеше турында хәбәрләр ишетелмәде, белгән булсак, башка җирдән урын алган булыр идек ди. Крематорий төзелгән очракта, ул биредә түгел, шәһәрдән ерак булырга тиеш дигән фикердә.
Өлкән буын төзелешне хупламый, шуңа да каршылык акциясенә балалары, оныклары белән килгән - аларның киләчәге өчен борчыла. “Балаларга, оныкларга саф һава булсын дип тырыштык, шуңа да шәһәр читеннән урын алып, йортлар салдык”, диде каршылык акциясенә оныгы белән килгән Нурсилә Сабирова.
Удмуртия мөселманнары мөфтие Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин да шушы ук фикердә. Бу гамәлдә матди кызыксыну булуы да мөмкин, диде.
Шәһәр башлыгы Юрий Тюрин журналистлар белән әңгәмәдә крематорий төзү буенча бәйге игълан ителәчәк дип белдерде. Әмма каршылык акциясендә катнашучылар төзелешне республиканың бер акционерлык оешмасы инде башлады, анда төзелеш материаллары китерәләр, диде. Шул ук вакытта бу тирәдәге Радужный һәм Яңа Пальники бистәләрендә йортлар салучылар үз хисабына газ торбаларын үткәргән. Әгәр төзелеш була калса, алар бик ансат безнең хисапка газ торбаларын тоташтырачак, дип канәгатьсезлек белдерде.
Җитәкчеләр кешеләр фикеренә колак салырмы? Әллә инде крематорийны төзү буенча инвесторлар эзләүгә күчәрме? Әллә шушы бистәләрдә яшәүче халыкның моң-зарларын тыңлап, бу гамәлдән баш тартырмы? Вакыт күрсәтер.