Русиядә милләтара мөнәсәбәтләрне күзәтеп бару өчен махсус мониторинг системы булдырыла. Төбәкләрдән җыелган мәгълүмат ясалма акыл ярдәмендә эшкәртеләчәк.
"Сәләт" яшьләренең "Үзеңә ышан" мотивацион ролигы Истанбулда узган халыкара фестивальдә 2нче урын алды.
Рәсми сәфәр белән Тәһранга килгән Путин Иранның рухи җитәкчесе аятулла Али Хаменеи белән очрашып аңа борыңгы Коръән китабын бүләк иткән.
Русиядә допинг җәнҗалы көчәя. Илнең спортчылары халыкара ярышлардан читләтелә. Казан 2016 ел дөнья беренчелегеннән колак кагарга мөмкин.
Париҗдагы соңгы террор гамәлләреннән соң дөньяда көчәеп киткән исламофобия шаукымына каршы тору максатыннан мөселманнар социаль челтәрләрдә флешмоблар оештыра башлады.
Америка төрек-татар оешмасының элекке рәисе Җүнәйт Чапаноглы узган шимбә 73 яшендә Сан-Францискода вафат булды. 9 сентябрьдә Колма бистәсе зиратында аның җеназасы үтә.
Математиканы укытуда совет мәктәбе элек дөньяда иң яхшылардан санала иде. Яңа тикшерү нәтиҗәләре элекке совет илләренең шактый калышуын күрсәтә.
Киләчәк буыннарны алда чиксез муллык, үлемсезлек һәм технологик сингулярлык көтә ди танылган фаразлаучы Рэй Курцвейл.
Русия думасының мәгълүмати сәясәт комитеты рәисе Леонид Левин интернетта аноним калырга ярдәм итүче програмнарны тыярга чакырды. Интернет иреген чикләүчеләр арасында Татарстан да бар.
Интернетта Рөстәм Миңнеханов, Барак Обама һәм Владимир Путин катнашында мәзәк мультфильмнарның өченчесе дөнья күрде.
Украина президенты Петро Порошенко Яңа ел белән өч телдә, шул исәптән кырымтатарча да котлады.
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов журналистлар белән ел ахырында үтә торган очрашуында узып баручы елга нәтиҗә ясады һәм киләчәккә дә күз салды.
Quacquarelli Symonds агентлыгы Көнчыгыш Европа һәм Үзәк Азия илләренең иң яхшы уку йортларын билгеләде. Казан федераль университеты бу исемлектә алтынчы унлыкка кергән.
Дөнья банкының белгечләр төркеме "Бизнес кылу 2015" дип аталган еллык хисабын бәян итте.
QS ширкәте дөньяның иң яхшы университетлары рейтингын чыгарды. Казан федераль университеты бу исемлектә 551-600нче урында.
21 июль Казанда исламият белгече, язучы, тәрҗемәче Әнвәр Хәйри белән хушлашу мөрәсиме узды. Танылган галим 20 июльдә 66 яшендә вафат булды.
3 июнь Варшауда Мостафа Җәмилевкә Solidarność буләге тапшырылды. Җәмилев АКШ президенты Барак Обама белән очрашты.
Украин хәрбиләре илнең көнчыгышын кайтарырга тырышканда, Русия тарафлы сепаратистлар андагы халыкны украинлыктан биздерү өчен җәзалау ысуллары куллана.
10 май кырымтатарлар Чатыр-даг тавына күтәрелү йоласын башкарды. Сөрген корбаннарын искә алу чарасында ике меңләп кеше катнашты.
Көнбатыш күзәтүчеләре билгеләвенчә, 69 ел узуга карамастан Мәскәү Җиңү көнен әле дә үзенең шөһрәтен үстерү өчен куллана.
дәвам