Җир йөзенең гаҗәеп күренешләре белән хәзер тәүлегенә 24 сәгать туры эфирда сокланып була.
Февраль аенда Киевта протестчыларга утны махсус көчләр Янукович фатихасы белән ачкан. Аларга Русия махсус көчләре ярдәм иткән, ди Украина рәсмиләре.
11 гыйнвар көнне Станфорд университетында "Төрки дөнья төсләре" дигән чара узды. Сан-Франциско татарларының "Ай, былбылым" төркеме анда дистәләп җыр башкарды.
Бу көннәрдә белгечләр 2014 елга фаразлар кылып мәш килгәндә, Азатлык 50 ел алга күз салып карарга булды.
2013 елда фән һәм технология өлкәсендәге казанышларга Азатлык күзәтүе.
Якшәмбедә Киевта урам җыены президент идарәсе бинасы янында чуалышлар белән тәмамланды. Оппозиция илкүләм эш ташлау чаралары башларга чакыра.
Беренчел нәтиҗәләргә күрә, якшәмбе Мәскәүдә узган мэр сайлауда оппозиция намзәте Алексей Навальный көтелгәннән күпкә яхшырак нәтиҗәгә иреште.
Мисырда беренче демократик сайлау нәтиҗәсендә сайланган исламчы президент Мөхәммәт Мурси хакимияттә ни бары бер ел утыра алды.
Евровидение бәйгесендә Русия өчен чыгыш ясаган Татарстан кызы Динә Гарипова инглиз телендә “What if” җырын башкарды. Cезнең игътибарга сүзләрнең татарчасын тәкъдим итәбез.
15 майда Татарстан фәннәр академиясенең гомум җыелышында яңа әгъзалар сайланды. Киләсе елдан академик булырга теләүчеләр өчен кырысрак шартлар кертелә.
16-17 мартта Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге рәсми төркем Согуд Гарәбстанына сәфәр кылды.
14 февральдә Испания башкаласында Казанның Рубин такымы Европа лигасы уенында Мадридның Атлетико такымын 2-0 исәбенә җиңде.
13 гыйнварда Мәскәүдә "хәсисләр канунын" көчтән чыгарырга, аны кабул иткән Думаны таратырга таләп иткән йөрештә дистәләрчә мең кеше катнашты.
Әрмән фотографы Сурен Манвелян (36) күзләр төшерү белән шөгыльләнә. Ләкин ул төшергән сурәтләрдә күзләр түгел, ә ниндидер гаҗәеп таулар, упкыннар, пәрәвезләр, башка дөнья манзаралары диярсең.
Американ галимнәре Җирнең иярченнән төшерелгән яңа сурәтләрен бәян итте. Аяз көндә төшерелгән сыйфатлы сурәтләрдә шәһәр утлары, дәүләтара чикләр, хәтта Нилдагы көймә утлары күренә.
Менә тагын бер ел узды. Ике ярым минутлык видео кебек. Еллар хәзер торган саен тизрәк уза. Зур тизлекләр, үзгәрешләр заманы..
2012 ел фәнни ачышларга һәм технология казанышларына бай булды. Алар белән без сезне ел дәверендә Фән-фәсмәтән шәлкемендә таныштырып бардык. Узган елга йомгак ясап, берничә мөһим вакыйганы искә алыйк.
26 декабрьдә Федерация шурасы "Ятим балалар турында" канунны бертавыштан раслады. Документ имзалау өчен президентка җибәрелде.
19 декабрьдә Мәскәүдә Русия балаларын чит ил ватандашларына асрауга бирүне тыйган канунга каршы протест чарасы үтте. Чарада катнашкан кимендә 13 кеше тоткарланган.
АКШта бүген президент сайлау үтә. Азатлык радиосы сезгә интерактив харита тәкъдим итә. Штатлардан нәтиҗәләр килүгә без аларны шул харитага теркәп барабыз.
дәвам