Төркиянең TürkGündem сәхифәсе еш кына татар-башкортлар турында хәбәрләр бастыра.
Көрдләрнең кайбер хыяллары һәм теләкләре тормышка ашырга мөмкин.
Берничә дистә елдан бирле әрмәннәрнең геноцид гәебе көн тәртибенә менгән саен, төрек җәмәгатьчелеге, матбугаты һәм сәясәтчеләре арасында кире кагу реакциясе туа.
Төркиядә чечен хәрби җитәкчесенең үтерелүе, бу халык проблемасын көн тәртибенә күтәрде.
Төркия премьеры Рәҗәп Тайип Эрдоган, "әгәр IMF такъдиме Төркия мәнфәгатенә туры килсә, килешергә әзербез" дип белдерде.
Гренландия төньяк котыпта 2 миллион 166 мең квадрат километр җир биләп торучы ил. Бу җирлекнең 80% боз каплаган. Халкы нибары 60 мең тирәсе.
Анкарада “Тетрагон” китап нәшриатендә “Егерме беренче йөздә Идел-Урал” исемле мәкаләләр җыентыгы нәшер ителде.
Төркия ширкәтләре бөлү дәрәҗәсенә җитте. Хөкүмәт исә “Алинең кәләпүшен Вәлигә, Вәлинекен Алига кидерергә” тырыша.
Төркияне җитди икътисади проблемалар көтә, бу социаль тормышка да бик тискәре тәэсир ясаячак. Моның билгеләре күренә дә башлады.
Американың яңа президенты Обама алып барачак сәясәт Төркияне дә җитди рәвештә кызыксындыра. Төрек мәтбугаты бу сайлауга зур игътибар бирде.
Истанбул биржасында акция бәяләре күтәрелде дип кенә, Төркия икътисадының тиз арада җитди кризистан котылуын көтеп булмый.
Төркиянең тарихи проблемасы - көрд мәсьәләсе бу атнада кабат күперде. Моннан тыш, илнең сәяси һәм икътисади көн тәртибендә башка җитди проблемалар да бар.
АКШ-та банклар, кредит ширкәтләре һәм башка финанс оешмаларының бөлгенлеккә төшүе аркасында кабынган глобал дөньякүләм кризис барлык илләргә, шул исәптән, Төркиягә дә килеп җитте.
Дөньяда җитди кризис шартлары сәбәпле барлык дәүләтләр АКШ-та Конгресс нинди карар бирәчәк дип күзләрен Вашингтонга текәде, Төркия исә Рамазан бәйрәме уңаеннан 9 көн ял итә.
Истанбулда Татарстанның Төркиядәге вәкилчелегендә ифтар кичәсе узачак.
Төркиядә көрдләрнең мәдәни таләпләре белән сәяси таләпләре арта бара. Хөкүмәт өчен исә бу проблемаларны чишү катлаулы.
Күренекле милләттәшебез, "Азатлык" радиосының татар-башкорт редакциясен оештыручы һәм җитәкчесе Гариф Солтанга бу көннәрдә 85 яшь тула.
Алманиядәге “Диңгез маягы” исемле оешма фәкыйрьләргә ярдәм итәбез дип халыктан акча җыйган. Ләкин акчаларны тулысынча хәйрия эшләренә кулланмаган.
Гүл белән Саркисян Ереванда төрек һәм әрмән футбол командалары арасында дөнья чимпионаты кысаларында үткәрелгән уенны карады.
Төркия ни Көнбатыштан, ни Русиядән ваз кичә алмау хәлендә калды. Төрекләр әйтмешли, "өскә төкерсәң мыек, аска төкерсәң сакал”.
дәвам