«Урал татарлары» конгрессы җыенында идарәнең яңа рәисе сайланды һәм Бөтендөнья татар конгрессы корылтаена вәкилләр исемлеге тәгаенләнде.
Екатеринбурда нәшер ителүче “Саф чишмә” газетының 100нче саны чыкты. Шул уңайдан анда мәгънәле сөйләшү булып узды.
Екатеринбур уку йортында уздырылган ислам конференциясе мөселман студентлар өчен әзерләнгән милләтара аралашу үзәген ачуны тоткарлады.
Свердловски өлкәсенең Ачит районы Түбән Арый авылында яңа мәчет ачылды.
Корбан бәйрәме көннәрендә Свердловски өлкәсенең “Урал татарлары” конгрессы Урал дәүләт тау университетында укучы мөселман балаларын корбан итеннән пешерелгән тәмле пылау белән сыйлады.
Екатеринбурда Азия өлеше мөселманнары диния нәзарәтенең корылтае һәм фәнни-гамәли конференциясе булып үтте.
Бүгенге көнгә кадәр Екатеринбур шәһәрендәге татар-башкорт зираты ташландык хәлдә иде.
Уралдагы татар җәмагатьчелек оешмалары җанисәпкә әзерлек кысаларында шәһәр-авыл халкы белән эш алып барды. Бу уңайдан өлкәнең берничә шәһәр-бистәсендә татар галимнәре, сәнгатькәрләре катнашында “Без – татарлар” исемле програм оештырылды. Бүген башланган җанисәптә Урал татарлары бүленмәс дигән ышаныч бар.
"Түгәрәк уен" III Бөтенрусия татар фольклоры фестивалендә Татарстан президентының махсус бүләгенә лаек булган "Сәрдәрия"ләргә FIAT Ducatо машинасына сертификат бирелгән иде. Инде машина үзе дә Әрәкәй авылына исән-имин кайтып җиткән.
25 сентябрь көнне Урал дәүләт тау университеты бинасында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Свердлау өлкәсе губернаторы Александр Мишарин татар җәмәгатьчелеге белән очрашты. Чарада Екатеринбурда тукталып торган Җәмигъ мәчете төзелеше мәсьәләсе күтәрелде.
22-26 сентябрь Свердлау өлкәсендә “Түгәрәк уен” исемле III Бөтенрусия татар фольклоры фестивале үтте. Фестивальдә Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның катнашуы бу милли-мәдәни чарага сәяси мәгънә салды.
Свердлау өлкәсендә мәчетләр җитмәү үзен сиздерә. Гыйбадәтханә төзелешләре күбесенчә акча җитмәгәнлектән тукталып тора. Бу көннәрдә Свердлау өлкәсендә мәчетләр салу өчен акча җыюга багышланган хәйрия марафоны уздыруга әзерлек алып барыла.
Екатеринбурда бәя үсешен тоткарлау максатыннан хакимият, җитештерүчеләр, сату челтәрләре арасында өчьяклы килешү төзелде. Шул ук максаттан чыгып өлкәдә “Халык контроле” исемле проект эшләп килә.
Быел рамазан аенда Свердлау өлкәсендә бик күп ифтарлар оештырылды. Сүз мөселманнарның өйләрендә туган-тумача, дусларны җыеп авыз ачтыра торган мәҗлесләр турында бармый. Шулай ук сайлау алды компаниясе белән туры килеп намзәтләр акчасына уздырыла торган ифтарлар да быел юк.
Екатеринбургтан Польшага халыкара фестивальдә катнашырга дип киткән “Күгәрчен” исемле татар-башкорт балалар ансамбле өйләренә кайта алмый интегә.
Туган тел аһәңе. Кеше өчен аннан да моңлырак нинди аһәң бар икән?
Свердловски өлкәсенең Югары Пышма шәһәрендә инде менә ун ел буена татар-башкорт якшәмбе мәктәбе эшләп килә. Бу көннәрдә бик зурлап бу күркәм юбилей билгеләп үтелде.
Гаилә төзү. Никахлашу. Бала тәрбияләү. Гаиләдә өлкәннәр белән яшь буын арасындагы мөнәсәбәтләр.
Екатеринбургта“Сөйлә, каләм!”дип аталган Шигърият бәйрәме узды.Муса Жәлилнең инглиз,рус,татар телләрендә басылган 3 томлык жыентыгы чыгарылды.
дәвам