Укытучылар, тәрбиячеләр арасында коронавирус белән чирләүчеләр шактый. Аларга вакцина ясатырга тәкъдим ителә. Мөгаллимнәр исә чирне алдан йоктыручылар сафында булса да, вакцина ясатырга шикләнә.
25 ноябрь – хатын-кызларга карата көч куллануга каршы көрәш көне. Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, дөньяда хатын-кызларның 30 проценты ирләре тарафыннан нинди дә булса физик яки сексуаль көч куллануга дучар ителә.
Уку елы башында югары уку йортларында Covid-2019 вирусына бәйле иминлек чаралары күреләчәк дип вәгъдә ителсә дә, вазгыять киресен күрсәтә. Азатлык студентлар белән аралашты, пандемия чорында онлайн рәвештә белем алу турында сөйләште.
Яз башында коронавирус пандемиясе башланганда медицина хезмәткәрләре билгесез чиргә каршы көрәште. Вирус турында мәгълүмат аз иде. Хәзер дәвалау ысулы берникадәр билгеләнде. Әмма авырулар һәм үлүчеләр саны кимеми. Табиблар арыды, йончыды. Азатлык бер шәфкать туташы белән сөйләште.