17 ноябрь Русия ректорлары берлеге шурасы утырышында югары уку йортларына дистанцион укуга күчәргә киңәш ителде. Русиянең фән һәм мәгариф министры Валерий Фальков сүзләренчә, дистант уку вирус йоктыру ихтималын киметә. Мәскәү һәм Петербур югары уку йортларының онлайн укуга күчүе инде хәл ителгән. Татарстан студентлары моңа әзерме, яз көне онлайн укуда нинди тәҗрибә алганнар? Шул турыда Казан студентлары белән сөйләштек.
Уку елы башында югары уку йортларында Covid-2019 вирусына бәйле иминлек чаралары күреләчәк дип вәгъдә ителсә дә, вазгыять киресен күрсәтә. Югары белем алучы студентлар сөйләвенчә, битлек кию таләбе барлык уку йортларында да үтәлми. Уку йортына кергәндә бар кеше дә битлектән булса, аудиториягә керү белән аны салып ташлый. Битлек кимәгән өчен штраф салу гына кайбер укытучы һәм студентларны куркыта.
Казан федераль университеты студентлары фикеренчә, сентябрь аенда уку йорты бинасына кергәндә тән температурасы үлчәнгән, ә хәзер бу таләп онытыла. Казан дәүләт аграр университетында битлекне тикшерүчеләр килгәндә генә кияләр. Студентларны шахмат тәртибендә тезеп утырту өчен дә тикшерүченең килүе кирәк. Моңа да карамастан, барлык студентлар да дистанцион укуга күчәргә ашыкмый. Сәбәбе – яз аенда беренче чирканчык алган онлайн уку. Ул күп студентлар өчен авырлык тудырды. Иң зур ярдәмгә мохтаҗлар рәтенә түләүле бүлектә укучылар керде. Елына 100-150 мең түләп укучылар шул ук белемне читтән торып та үзләштерә алыр иде, бәлки.
"Интернет аша укытучыны аңлау кыен"
Казан дәүләт аграр университетының (КДАУ) 3нче курсында укучы Айнур Бәдретдинов югары уку йортының түләүле бүлегендә елына 70 мең сум түләп укый. Тулай торакта яши һәм аның өчен аена өстәмә 450 сум түли. Бу бер уку елына 4500 сум дигән сүз. Әлеге вакытта университет карантинда түгел, барысы да гадәти режимда укыйлар. Яз дәвамында барган онлайн укудан Айнур канәгать калган.
— Онлайн-укуның бары тик ике уңай ягы бар: университетка барасы юк. Ә бу – җәмәгать транспорты өчен акча тотылмый дигән сүз, — ди Айнур. – Икенчедән, иртәнге тыгымнарда утырмыйсың. Шуңа бәйле рәвештә укуга соңга калу куркынычы да юк. Автобуста этелеп-төртелеп барасың, чир эләктерү куркынычы бар. Дистант уку моннан саклый.
Ләкин бу рәвешле укуның тискәре яклары күбрәк. Әйтик, күп студентлар – авыл яшьләре. Авылда интернет тотмаска мөмкин. Бу очракта аларны укырга килмәде дип билгелиләр, гәрчә аның онлайн-укуга тоташу мөмкинлеге юк. Аннары, теге яки бу тема яртылаш кына үзләштерелә, чөнки интернет аша укытучыны аңлау кыен. Ул да тиешлесен биреп бетерә алмый.
Моңа да карамастан, Айнур онлайн укуга каршы түгел. Карантин вакытында да укымый калган бер көне дә булмаган аның. "Минемчә, бөтен уку йортында да читтән торып уку дигән бүлек булу тикмәгә генә түгел. Ул да шул дистанцион форма кебек. Студентларның сайлау мөмкинлеге бар. Барыбер дә укымыйча утырмаячакбыз. Мин каршы түгел", – диде ул Азатлыкка. КДАУ, үз чиратында, түләүле бүлектә укучы студентларга бернинди компенсация дә түләмәгән. Уку йорты тарафыннан ярдәм дә күрсәтелмәгән.
"Алырга тиешле белемнең яртысын гына үзләштерәбез"
Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында студентларга бернинди дә ташлама ясалмаган. Бу уку йортының 3нче курсында белем алучы Сафия Шәяхмәтова елына 120 мең сум түләп тә пандемия чорында бернинди ярдәм күрмәгәне турында сөйләде Азатлыкка.
— Дистанцион рәвештә уку вакытында өй эшләре ике тапкырга артты, күп мәгълүматны мөстәкыйль рәвештә үзләштерергә туры килде. Яңадан онлайн-форматка күчәргә теләмим, чөнки мондый укудан канәгать түгелмен.
Шул ук акчаны түләп, 100 процент белемнең 50 процентын гына үзләштерәбез. Ярты бәягә читтән торып кына да укырга булыр иде. Моннан тыш укуга ниндидер ташламалар да ясамадылар, — диде ул.
"140 меңнең 30 проценты булса да кайтарылмады"
КФУның 4нче курсы студенты Адилә Вәлиева фикеренчә, дистанцион рәвештә уку җанлы аралашуны һәм гадәти режимда укуны алыштыра алмый.
— Казанга төрле районнардан укырга килгән студентлар өчен онлайн-уку – туган нигезеңә кайтып, әти-әниең кочагыңда булуга тиң. Ерак районда яшәүчеләр ике айга бер генә кайта бит, — дип башлады ул сүзен. — Универга бару һәм кайту күп вакытны ала, ә онлайн-укуда юлга дигән вакытны файдалырак итеп үткәрергә мөмкин.
Концентрациянең булмавы, көне буе компьютер мониторына карап утыруны зур кимчелек итеп күрә студент кыз. "Яшьләргә һәрвакыт хәрәкәттә булу мөһим, ә "дистанционкада" көн дәвамында бер урында утырасың", — диде ул.
— Мин КФУның журналистика бүлегендә елына 140 мең сум түләп укыйм. Моннан тыш, тулай торак өчен дә түлим. Анысы елына якынча 4600 сум дигән сүз. Кызганычка каршы, дистанцион рәвештә уку нәкъ менә түләүле бүлектә укучы студентларга начар ягын күрсәтте. Алар бернинди ярдәмсез калды. Көндезге бүлектә укыган өчен түләнгән 140 меңнең 30 проценты булса да кире кайтарылмады. Минемчә, кечкенә генә ташлама да бу очракта урынлы булган булыр иде – дип сөйләде Адилә Азатлыкка.
Казан федераль университеты пандемия шартларында үз студентларын кайгыртучы бердәнбер уку йорты булды. Университет ректоры Илшат Гафуров күрсәтмәсе нигезендә 15 апрельдән тулай торакта яшәүче студентларга һәм магистрантларга бушлай азык-төлек җыелмасы һәм шәхси гигиена кирәк-яраклары таратылды. Моннан тыш, студентлар тулай торак өчен түләүдән азат ителгән. КФУ матбугат хезмәте Азатлыкка хәбәр иткәнчә, апрель аенда түләүләр алынмаган. Шул ук вакытта апрель ае өчен кертелгән түләүләр июнь аена күчерелгән.
Рәсми мәгълүматларга караганда, Башкортстанда 2 ноябрьдән югары уку йортларында һәм көллиятләрдә онлайн уку форматына күчтеләр. Сәбәбе — студентларның күпләп коронавирустан авыруы. Татарстанда коронавирус белән авыручылар исемлегендә дә студентлар бар, ләкин әле онлайн форматка күчәргә ашыкмыйлар. Хөкүмәт киңәшмәсендә республика президенты бу турыда: "Читтән торып укуга күчү планда юк һәм була да алмый", – дип белдергән иде.