Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Абхазиягә өстәмә гаскәр җибәрә, Грузия шомда


Абхазиядә Русия тынычлык саклау гаскәрие
Абхазиядә Русия тынычлык саклау гаскәрие

Грузия Абхазиянең Кодор тарлавыгы ягында һөҗүмгә әзерләнә дигән булып Русия Абхазиягә өстәмә гаскәр җибәрергә булды. Грузиягә бу һич кенә дә ошамый.


Тифлискә Мәскәүнең шушы соңгы карары гына түгел, гомумән, Абхазия һәм Көньяк Осетиядәге тынычлык саклау көчләренең Русия хәрбиләре җитәкчелегендә булуы бер дә ошамый.

Шушы көчләр рәсмән Бәйсез дәүләтләр бердәмлеге мандаты нигезендә урнаштырылса да, анда дөресен генә әйткәндә, Русия гаскәриләре генә хезмәт итә, һәм грузин ягы фикеренчә, Мәскәү шушы ике сепаратист төбәктә үз гаскәрен урнаштырып үз мәнфәгатьләрен генә кайгырта һәм низакны хәл итүгә һич кенә дә ярдәм итми.

Грузин-абхаз һәм грузин-осетин низагында Русия асылда "өченче көч" булып тора, һәм үзәк хөкүмәт белән бәйсезлек даулаган төбәкләр арасында солыхка ирешүгә киртә кора, дип исәпли Тифлистәге хөкүмәт. Соңгы белдерүләренең берсендә президент Михаил Саакашвили Русияне "якларны аңлы рәвештә киеренкелеккә этәрүдә" гаепләде.

Саакашвили: "Русия безне көч куллагуна этәрә"
"Без тынычлык турында күбрәк сөйләгән саен, шушы өченче көч күбрәк сугыш турында сүз алып бара. Без коралсызлану турында сөйлибез, әмма әлеге көч ашкынып кораллану хакында сөйли. Без ирекле икътисади зоналар, дибез, ә бу көч яңа хәрби ныгытмалар һәм яңа тикшерү урыннары турында тәкрарлый", дип зарлана Грузия президенты Михаил Саакашвили.

Атна башында Русиянең саклану министрлыгы үзенең Абхазиядәге тынычлык саклау көчләренә өстәмә гәскәр җибәрергә җыенуын игълан итте. Сүзнең биредә күпме гаскәри турында баруы әйтелми, сәбәбен исә Русия ягы Грузиянең Кодор тарлавыгында, ягъни Абхазиянең грузин карамагындагы өлешендә хәрби көч туплый башлавы белән аңлата.

Саклану министрлыгы белдерүендә, Абхазиядә тынычлык саклау көчләренең торуы киеренкелекнең артуына киртә куюда хәлиткеч фактор булып тора, диелә һәм Русиянең Абхазиядә 15 яңа күзәтү ныгытмасын ачарга җыенуы әйтелә.

Русиянең Абхазиядә бүгенге көндә 1500 гаскәрие тора. Бу санның заманында 3 меңгә дә җиткәне бар иде, һәм хәзер дә Мәскәү, кирәк була калса тынычлык саклау көчләре шул санга җиткерелә ала дип белдерә. Моңардан тыш Көньяк Осетиядә Русиянең аз дигәндә 600 гаскәрие урнаштырылган.

Русиянең Абхазиягә ярдәм потенциалы тынычлык саклау көчләре белән генә чикләнми. Әгәр дә абхазлар белән грузиннар арасында яңа сугыш чыга калса, Абхазиягә үз ярдәмен урыс казаклары да вәгъдә итә. Төньяк Кавказдагы халыклар да бу каршылыкта үзләренә тугандаш абхазларны яклый.

Абхазиянең яклаучысы бар – Татарстынныкы юк

Абхазиянең хәзерге президенты Сергей Багапш бу чәршәмбедә Адыгей республикасында булып китте һәм анда үз республикасының төп максаты булып бәйсезлеккә ирешү тора дип белдерде.

Багапш: "Безнең максат - бәйсезлек!"
Советлар берлеге таркалу алдыннан Грузиядә автоном республикага ия абхазлар үзләренең хокукый статусын үзгәртү өчен көрәшне татарлар белән бергә алып барган иде. Ул чакта алар да, Татарстан да уңышка ирешә алмады. Хәзер Абхазиянең бәйсезлеккә омтылуында төньякта күәтле яклаучысы - Русия бар. Татарстанның исә юк - ул үзе шул Русиянең бер өлеше һәм Мәскәү татарларның бәйсезлеге турында ишетергә дә теләми.




XS
SM
MD
LG