Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия тикшерү комитеты һәм ФСБ генерал Кириллов белән аның ярдәмчесен үтерүдә шикләнелүчене тоткарлаулары турында хәбәр итте


Мәскәүдәге Рязань проспектындагы йорт янында мәетләр. 17 декабрь 2024 ел
Мәскәүдәге Рязань проспектындагы йорт янында мәетләр. 17 декабрь 2024 ел

ФСБ белешмәләренчә, ул Үзбәкстан ватандашы, ирне Украина махсус хезмәтләре яллаган. Тикшерү комитеты белдерүенчә, аңа 100 мең доллар түләргә вәгъдә иткәннәр.

Кичә, 17 декабрьдә Мәскәүдә Рязань проспектында шартлау булды һәм анда Русия кораллы көчләренең радиация, химия һәм биологик яклау гаскәре җитәкчесе, генерал-лейтенант Игорь Кириллов белән аның ярдәмчесе үлде. Бүген Русия тикшерү комитеты һәм Федераль иминлек хезмәте (ФСБ) үтерүдә шикләнелүчене тоткарлаулары турында хәбәр итте.

ФСБ белешмәләренчә, ул Үзбәкстан ватандашы. Ирне Украина махсус хезмәтләре яллаган ди оешма. Тикшерү комитеты белдерүенчә, аңа 100 мең доллар түләргә вәгъдә иткәннәр.

Тикшерү комитеты хәбәрендә әйтелгәнчә, шикләнелүче генерал яшәгән өй янындагы электросамокатка бомба куйган, шулай ук машина арендалаган һәм Игорь Кириллов артыннан күзәтү өчен камера урнаштырган. Хәрбинең өеннән чыгуы турында видеосигнал килгәннән соң, ул читтән торып шартлаткычны шартлаткан, дип белдерәләр тикшерү комитетында.

Элегрәк үз чыганагына сылтама белән "Коммерсантъ" генерал Игорь Кирилловны үтерү белән бәйле ике шикләнелүчене тоткарлаулары турында хәбәр иткән иде.

Басмага чыганагы әйтүенчә, аларның эзен җинаять урынында тапканнар, күзәтү камералары шикле машиналарны төшереп алган булган. "Коммерсантъ" чыганаклары әйтүенчә, шартлауны оештыручылар шикләнелүчеләр белән мессенджерлар аша элемтәгә кергән һәм аларга "Украина иминлек хезмәте вәкилләре белән элемтәгә чыгарга булышкан".

Бу хәлдән соң теракт маддәсе нигезендә җинаять эше ачылды. Җинаять эшен шулай ук үтерү һәм канунсыз корал әйләнеше турындагы маддәләр нигезендә дә тикшерәләр.

Коммерсантъ чыганаклары ышандыруынча, тикшерү әлеге үтерү артында Украина махсус хезмәтләре – Украина саклану министрлыгының баш күзләү идарәсе яки Украина иминлек хезмәте тора. Рәсми рәвештә бу хакта игълан ителмәде.

"Украинская правда" һәм Украинанаың башка медиасы махсус хезмәтләрдәге чыганагына сылтама белән Русия генералы үлеменә китергән шартлауны Украина иминлек хезмәте оештырган дип яза.

"Кириллов сугыш җинаятьчесе иде, канунлы һәдәф иде, чөнки украин хәрбиләренә каршы тыелган химик корал куллану боерыклары бирде", дигән "Украинская правда"га әңгәмәдәше. Кирилловны үтерүнең Украина иминлек хезмәте операциясе булуы турында Reuters белән AFP агентлыклары да язды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG