Владимир Путин белән яңа хөкүмәткә аның күп елгы "шәүләсе" - якын ярдәмчесе Игор Сечин дә күчте. Моңа кәдәр ул Путин президент булганда, аның идарәсендә иде, аны хәтта Мәскәү Кирмәненең "соры галиҗанәбе" дип тә йөрттеләр.
Хөкүмәттә эшләп Сечин җәмәгәтчелек күзеннән элеккеге төсле бик яшеренә алмаячак, хәзер ул премьерның урынбасары итеп билгеләнә, яңа эшендә шушы вице-премьер индустрия, энергетика һәм табигить байлыклар өлкәсендәге эшләрне карап барачак.
Владимир Путин белән аның сәяси карьерасы башыннан ук бергә булуына, Русиянең югары җитәкчелегендә 8 ел утыруына карамастан, Сечин турында мәглүмат юк диярлек. Президент идарәсендә эшләгәндә ул җәмәгәтьчелек каршына рәсми төстә 2 мәртәбә генә чыкты. Аның аңа кәдәрге тормышы да томанга күмелгән - биографиясендә турыдан-туры әйтелмәсә дә, Игорь Сечин дә карьерасын элекке КГБда башлаган дип санала. 80-нче елларда ул Африка илләрендә хәрби тәрҗемәче булып эшләгән, аның португал телен белүе мәгълүм.
Сечинның шушы серлелеге, президенттан башка беркемгә дә хисап тотмавы аның турында төрле фаразлар чыгуга китерде - аны еш кына югары хакимияттәге Питербур чекистлары әшнәлегенең башлыгы итеп сүрәтлиләр. Ул дәүләт ролен көчәйтүне, иминлек көчләрен ныгытуны, эре индустрияне хөкүмәт кулында тотуны яклый дип санала.
Сечин шулай ук ЮКОСны кире дәүләт кулына алуны, сәяси омтылышлары булган һәм Путингә тиешле хөрмәт күрсәтмәгән Михаил Ходорковскийны төрмәгә утыртуны оештыручы булып тора дип тә фаразлана.
Дәүләт кулындагы "Роснефть" ширкәтенең идарә шурасын җитәкләгән шушы адәм "Татнефть" һәм "Башнефть"не дә йоту теләген белдерә дип язган иде заманында Русия матбугаты.
Идарә дилбегәләрен гәдәттәгечә арттан гына, халыкка бик күренми генә тартып утыру гәдәте Сечингә күбрәк туры килсә дә, хөкүмәткә билгеләнүе аны хәзер эшен элеккегә караганда ачыграк алып баруга мәҗбүр итәчәк. Башкалар белән каршылыклар чыккан очракта да хәзер аларны яшерү авыррак булачак.
Ә каршылыклар булырга ошап тора. Яңа хөкүмәттә икътисади сәясәтне финанс министры һәм шулай ук витце-премьер, ирекле базар тарафдары буларак танылган Алексей Кудрин алып барачак дип санала. Әмма Русия икътисадының умыртка сөяген тәшкил иткән дәүләт корпоратцияләре һәм ягулык секторы Сечин карамагында булса, илдә карарлар чыгару эшендә һаман да базар түгел, ә сарай принциплары, сәяси уеннар, интригалар өстенлек итәчәк дигән сүз.
Сечинне хөкүмәткә куюны Русия эшмәкәрләре дәүләтнең бизнес эшләренә тагын да ныграк тыкшынуын аңлаткан бер билге итеп күрә.