Сишәмбе көнне Прага шәһәрендә АКШның ракета калканнарын Чехиядә урнаштыру килешүе имзалануы күп кенә илләрнең игътибарын җәлеп итте. Русиянең исә бу ачуын чыгарды. Чөнки ул һәрвакыт моңа каршы булды. Хәтта ки, Америка бу ракета калканнарын Ираннан саклану йөзеннән куела дисә дә, Русия үз иминлегенә куркыныч яный дип саный.
“Бу безне нык борчый. Без Европа иминлеген саклауны башка юл белән хәл итәргә кирәк дип әйтә килдек”, диде Япониядә Зур сигезлек саммитындагы соңгы матбугат очрашуы вакытында Русия президенты Дмитрий Медведев.
Билгеле булганча, Русия ракетадан саклану өчен уртак иминлек системасын булдыруны тәкъдим иткән иде. Ләкин алар игътибарга алынмады. Һәм бу да Мәскәүнең ачуын чыгарды.
“Хәзер килешүләр имзалана. Димәк бу тормышка ашырылачак дигән сүз. Әлбәттә, бу безне канәгатьләндерми һәм мин шул хакта башка ил җитәкчеләренә дә әйттем. Без гауга куптармаячакбыз, әмма җавап йөзеннән гамәлләр кылу турында уйлаячакбыз”, диде Медведев.
Русия тышкы эшләр министрлыгы исә Мәскәү дипломатик түгел, ә хәрби-техник юл белән җавап бирәчәк дип кисәтте үз белдерүендә.
Пентагон министрлыкның бу белдерүе Вашингтонның Европадагы хезмәттәшләрен куркыту, киеренкелектә тоту өчен эшләнә, ди. Пентагонның матбугат сәркатибе Джефф Морелл Мәскәүнең бу адымы бернинди нәтиҗәләр бирмиячәген әйтә.
Бүгенге көндә Америка Чехиядә ракета калканы радарын, ә Польшада ракетаны тотып калучы 10 җайланма куюны күздә тота. Чехия белән инде килешү имзаланды. Һәм ул радар Прагадан 90 чакрым Брда полигонына китереләчәк. Анда 200дән артык американ хәрбие эшләр дип фаразлана.