Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә дәүләткә хыянәт турындагы җинаять эшләренең 80 процентка артыгын сугыш башланганнан соң ачканнар


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Мәскәү Украинага каршы сугыш башлаганчы, шымчылык белән дәүләткә хыянәт турындагы маддәләр сирәгрәк кулланылган. Бу маддәләр нигезендә 1997 елдан 2022 елга кадәр 170 кешене хөкем иткәннәр. 2022 елдан хәзерге вакытка кадәр исә 792 кеше гаепләнгән, 536 кешене хөкем иткәннәр.

Соңгы 27 елда — 1997 елдан 2024 елга кадәр Русиядә кимендә мең кешене дәүләткә хыянәт турындагы, шулай ук чит дәүләт белән хезмәттәшлек һәм шымчылык маддәләре нигезендә җинаять җаваплылыгына тартканнар. Бу җинаять эшләренең күбесе 2022 елда Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң барлыкка килгән. Бу хакта "Первый отдел" хокук яклау проекты тикшеренүендә әйтелә.

2021 елга кадәр шымчылык белән дәүләткә хыянәт турындагы маддәләр сирәгрәк кулланылган. 1997 елдан 2022 елга кадәр 170 кешене хөкем иткәннәр. 2022 елдан хәзерге вакытка кадәр исә 792 кеше гаепләнгән (ягъни 1997 елдан башлап ачылган мондый җинаять эшләренең 79,2 проценты), 536 кешене хөкем иткәннәр. дип яза Сибирь.Реалии.

2024 елда гына да 359 кешене ирегеннән мәхрүм иткәннәр, тагын дүрт кешене мәҗбүри дәвалануга җибәргәннәр. Болар арасында дәүләткә хыянәт маддәсендә 224 кешене хөкем иткәннәр, чит ил ватандашлары белән яшерен хезмәттәшлек өчен 38 кешене, шымчылык өчен 101 кешене хөкем иткәннәр. 388 җинаять эшендә нинди маддә булуы төгәл генә билгеле түгел.

Моннан тыш "Первый отдел" хокук яклау проекты моңа кадәр ххәбәр ителмәгән эшләрдә гаепләнгән яуки хөкем ителгән 112 кешенең исемнәрен беренче булып атады.

Хокук яклаучылар дәүләткә хыянәт белән бәйле рәсми статистика чынбарлыктагы вазгыятьне күрсәтми, дип искәртә. Югары мәхкәмә бу эшләр нигезендә чыгарылган хөкем карарларының санын кимендә өч тапкырга киметеп күрсәтә, дип искәртә "первый отдел",

Дәүләткә хыянәттә, чит ил ватандашлары белән хезмәттәшлектә һәм шымчылыкта гаепләнгән кешеләргә чыгарылган карарлар арасында аклаучы бер генә карар да юк.

2024 елда дәүләтткә хыянәт белән бәйле эшләрдә хөкем ителгәннәрнең 60 процентын 10елдан артыкка, 11 процентын 15-20 елга ирекләреннән мәхрүм иткәннәр.

Мондый эшләрне мәхкәмәдә карау вакыты да кыскарган. Сугыш башланганчыга кадәр аларны уртача ярты еллап караганнар, хәзер ике айдан да кимрәк вакытта, диелә. "Первый отдел" бер көн эчендә каралган очракны мисалга китерә. Пермьдә яшәүче Михаил Соколовны хәрби комиссариат тәрәзәсенә яна торган сыекча тутырылган берничә шешә атуы өчен 11 елга кырыс тәртипле колониягә хөкем иткәннәр.

"Первый отдел" дәүләткә хыянәттә гаепләп хөкем ителгән кимендә тугыз кешенең үлүен ачыклаган, шуларның җидесе тикшерү изоляторында утырган чакта үлгән. Хокук саклаучылар тоткарлангач та беренче көннәрдә үк яки әле җинаять эшләре ачылганчы ук газаплау очраклары булуын да ачыклаган.

Дәүләткә хыянәт турындагы, шулай ук чит дәүләт белән хезмәттәшлек һәм шымчылык маддәләре нигезендә гаепләнүчеләрнең 71 проценты — Русия ватандашы, 27 проценты — Украина ватандашы, яки Украина белән Русия ватандашлыгы булган кешеләр диелә.

730 гаепләнүченең 660ы ир-атлар, 70е — хатын-кызлар.

  • "Первый отдел" адвокаты Евгений Смирнов дәүләткә хыянәт, шымчылык һәм яшерен хезмәттәшлек турындагы бөтен маддәләрнең проблемы шул ки — алар шулкадәр начар юридик тел белән язылган, дип сөйләгән иде. "Рөхсәт ителәме, яки тыелган әйберме икәнен тикшерүчеләр, Федераль иминлек хезмәте (ФСБ) вәкилләренә хәл итеп бетерүгә юл куелган", дип аңлатты ул.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG