Башта оешманың актив әгъзасы Мөнир Насыйров, рәсми рөхсәт алмыйча, үз шигаре белән генә пикетка чыгачагын белдергән иде. Чөнки ялгыз пикет өчен рөхсәт таләп ителми. Аның фикердәшләре исә, мондый чараны рәсмиләтеп, мәрхүмәнең истәлеген киңрәк яктыртуны хуп күргәннәр – дистә ярым чамасы кеше иде. Оештыручылар килүчеләргә Анна Политковскаяның портретларын һәм хакимият тарафыннан таныла алмаган китаплар һәм гәзитләр тараттылар. Диссидентлар язмалары, диярләр иде совет чорында
Пикетчылар менә нинди шигарьләр белән чыкканнар иде.
Президента – ныне премьер-министра Путина в отставку!!!
Анна Политковскаяны үтерүчеләрне җәзага тартуны таләп итәбез!
Мәглүмәт чараларын цензурадан коткарыгыз!
Цензуру – долой!
Мәгълүмәт чараларына - ИРЕК!
Атаклы журналист һәм хокук яклаучы Анна Политкоская башкалабыз Мәскәүдә вәхшиләрчә үтерелде…
Хакыйкать өчен корбан булды!
Мөнир Насыйров алып килгән шигарь аеруча гыйбрәтле: “УБИТА властью ЗА то, что говорила ПРАВДУ.” Өч сүзе УБИТА ЗА ПРАВДУ дигәннәре кычкырып торучы зур хәрефләр белән язылганга, бер үк шигарь кыскача гына икенче вариантта да укыла.
“Башка Русия” исемле коалициянең җирле филиалы җитәкчесе Костантин Трошин бу чараның максатын һәм мәгънәсен менә ничек аңлатты:
“Русия өчен бу үтереш – зур югалту. Чечен халкын яклау буенча аңа диңдәшләр юк иде. Әйтик, зачисткаларны фаш итеп. Ләкин ул моның белән генә чикләнмәде: армиядәге “бабайлык”ка каршы да аяусыз көрәште. Һәм нәкъ шунлыктан югалттык та инде без аны. Бик күп сораулар туа: нигә соң хакимият дөресләктән курка, нигә хак сөйләүчеләр юк ителә?”, диде ул.
Пикетка чыгарга татар баласы Мөнир Насыйровны башкачарак сәбәпләр этәргән. “Беренчедән, аның олуг кешелекле булуына соклану, икенчедән чечен халкын яклавы өчен хөрмәт йөзеннән. Татар баласы буларак, минем өчен урыс булмаган халыкларны яклаучы ханым бигрәк тә кадерле”, диде Мөнир Насыйров.
Ә үтерешнең максатын Мөнир менә ничек аңлый: “Аны бит агулап та карадылар – шөкер ул вакытта Алла саклады. Бәлки башка омтылыш-ысуллар да булгандыр: ничек булса да, аны туктатырга кирәк иде – үтерүдән башка чара тапмаганнардыр, күрәсең”.
Хокук яклаучы Владимир Пушкин фикеренчә, бүгенге режим совет чорыныкыннан да вәхширәк гамәлләр кыла: “ Тоталитар Совет чорында башкача уйлаучыларны я сөргенгә олактыралар, я чит илләргә куалар иде. Ә бүгенге “демократия” үтерештән башка ысул тапмады, күрәсең”, диде ул.
Пушкин әфәнденең сүзен башкалар да дәвам итте. “Корбаннар бихисап: Юрий Щекочихин, Артем Боровик, Юлиан Семенов, Холодов, Лесин… Их много, целое море, можно бесконечно перечислять…”, диючеләр дә булды.