Русия хөкүмәте җиде ел эчендә басып алынган төбәкләрне "торгызуга" кимендә 2,3 триллион сум тотарга ниятли. Бу 20 декабрь көнне чыккан, 2030 елга кадәрге бюджет фаразыннан күренә, дип яза Faridaily проекты.
— 2,3 триллион сумның якынча гына саннар булуын, арту ихтималы барлыгын да аңларга кирәк, чөнки төзелешләрнең кыйбатлана торган үзлеге бар, — дип яза Faridaily.
Журналистлар белдерүенчә, элегрәк 2027 елга кадәрге саннар гына билгеле булган һәм ул бер триллион сумнан артык булган. Хәзерге акча күләменә исә яшерен чыгымнар һәм төбәкләрнең бюджетларыннан, дәүләт ширкәтләреннән, банклардан бирелгән акча кермәгән.
Элегрәк Русия президенты Владимир Путин 2025-2027 елларга федераль бюджет турында канун имзалаган иде.
21 ноябрьдә аны Русия думасы раслады. Бюджетка хәрби ихтыяҗлар өчен моңарчы күрелмәгән акчалар салынган. 2025 елда "дәүләт саклануы" өчен Русия 13,5 триллион сум тотачак. Бу илнең бөтен чыгымнарының 40 проценттан артыгы. Сәламәтлек саклау, мәгариф, соөиаль сәясәт һәм дәүләт икътисадына салынган бөтен акчалардан да күбрәк.
Канунда күрсәтелгәнчә, 2025 елда илнең керемнәре 40,3 триллион сум, чыгымнары 41,47 триллион сум булырга тиеш. Дефицит — 1,17 триллион сум.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум