Сүрияләр узган якшәмбедә Гыйрактагы американ көчләренең Сүрия ягындагы бер авылга һөҗүм ясавына нәфрәт белдерә һәм анда 8 бергаепсез кеше үтерелде дип дәгъвалый. Американнар исә шул һөҗүм барышында әл-Каидәгә бәйле сугышчы юк ителде, ди.
Якшәмбе көнне Гыйрак-Сүрия чигеннән 8 чакрым ераклыкта яткан Әбу-Камал авылында чынлыкта нәрсә булганы хакында күп нәрсә әле һаман да ачык түгел.
Сүрия рәсмиләре сүзләренә караганда, американ көчләре бу авылга һөҗүмне тиктомалга ясаган. Сигез кеше һәлак булды, шулар арасында балалар да бар, алар шунда яшәүче төзүчеләрнең гаиләләреннән иде, дип белдерә Дәмәшктагы хөкүмәт.
Американ ягы әле бу вакыйгага рәсми аңлатма бирмәсә дә, мәгълүмат чараларында 4 хәрби боралак чикнең Сүрия ягына шул авылдан торып һөҗүмнәр оештырып ятучы әл-Каидә сугышчысын юк итү өчен барып кайтты дигән хәбәрләр күренде. Үлүчеләр арасында Әбу Гадия исемле шул адәм дә бар, дип белдерә американнарның хәрби чыганаклары.
Бу кешене исә Вашингтон инде күптәннән чик аша Гыйракка сугышчылар һәм акча күчерүне җайга салган төп оештыручы дип санап килә, әле февраль аенда ук Кушма Штатлар аны әл-Каидәнең Сүриядәге дүрт мөһим әһеленең берсе дип атады.
Әбу Гадияне чик аша үрелеп булса да юк итүнең файдасы, моның Сүрия белән араларга зыян салуына караганда күпкә зуррак дигән фикергә килүе мөмкин Вашингтонның.
Гыйрактагы американ хәрбиләре Сүрия җирләренә һөҗүмне беренче мәртәбә генә ясамаса да, Әбу Камал авылына булганы киң җәмәгәтьчелеккә чыгу сәбәпле зур кайтаваз тудырды.
Шуңа җавап йөзеннән Сүрия хөкүмәте башта илдәге американ мәдәни үзәген япты, ә атнакич Димәшктәге американ илчелеге каршында зур урам җыенын уздыруга рөхсәт бирде. Башкала урамнарына меңләгән кеше чыкты. Шушы җыенның чуалышларга китерүеннән куркып Кушма Штатлар илчелекне ябып торырга булды.
Чик үтеп ясаган һөҗүме белән Вашингтон Сүрия хакимиятенә ачыктан-ачык төрле сугышчан төркемнәрнең Сүрия җирендә җылы урын корып ятуына юл куярга җыенмавын җиткерә. Гыйрактагы иминлек яхшыра барып, американ көчләре илнең көнбатышыннан, аерым алганда Әнбар вилаятеннән китәргә җыенганда, алар Сүрия чиге аша яңадан-яңа радикаллар килүгә киртә куярга, бар мөмкин каналларны ябарга тырыша.
Вашингтон Димәшкне бу уңайдан инде 2003 елдан бирле кисәтеп килә. Соңгы айларда Сүрия ягы американ таләпләренә колак салып ниндидер чаралар да күрде-күрүен. Сүриядән Гыйракка үтеп керүчеләр саны аена 100-дән 20-гә калды, дип тә хәбәр ителгән иде. Әмма Вашингтон өчен бу кәнәгәтьләнерлек тәррәкыять түгел - Гыйракның көнбатыш өлешен Гыйрак хөкүмәте гәскәрләренә генә калдыру алдыннан ул Димәшктәге җитәкчеләргә көчле бер кисәтү җибәрә.
Соңгы араларда американ ягы гомумән андый чикләр аша ясалган хәрби чараларын арттырды - алар, мисал өчен, Пакстанда сыенып яткан радикалларга һөҗүм итте. Моңа кәдәр, 2001 елгы террор гәмәлләреннән соң нәкъ шундый ук чаралар Сомали һәм Ямәндәге исламчыларга каршы да күрелгән иде.