Accessibility links

Кайнар хәбәр

Совет чорының онытылган фаҗигаләре


1930нчы елларда күп халыклар ачлыктан качып торган җирләрен ташлап китә
1930нчы елларда күп халыклар ачлыктан качып торган җирләрен ташлап китә

9 декабрьдә Берләшкән Милләтләрнең геноцидны булдырмау һәм аны хөкем итү турындагы килешүенә 60 ел тула.

Узган айда Украина Һолодоморның 75 еллыгын зурлап искә алды. Рәсми Киев 1930нчы еллардагы ачлыкны геноцид дип бәяли. Мәскәү моңа каршы. Ул арада, Һолодомор элекке совет киңлегендә булган фаҗигаләрнең берсе генә. Колхозлаштыру чорында халыкның ачлыктан күпләп кырылу очраклары башка төбәкләрдә дә булган. Бу фаҗигаләрне искә алучы сирәк.

Казакъстан

Татьяна Невадовская 30нчы елларда Үзәк Азия илләрендәге ачлыкны яхшы хәтерли. Әтисе, профессор Невадовский сөргенгә җибәрелгәч, алар Чымдәүләт исемле казакъ авылында яшәгән. Татьянага ул чакта 19 яшь булган. Татьяна искә ала.

"1933 елның иртә язы иде. Иптәшем белән юлдан барам, кулымда фотоаппарат. Юлда хәлдән тайган бер казакъ утыра. Кыр эшләреннән кайтып баруы, хәле беткән, ашарга-эчергә сорый. Фотоаппаратны иптәшемә бирдем дә, су эзләп чаптым. Ул йотлыгып эчте. Иптәшем рәсемгә алып өлгергән. Өйгә кайтып бер кисәк икмәк, шикәр алып килдем. Килүемә ул инде җан биргән иде."

Илле еллап вакыт узгач, Татьяна шушы һәм башка рәсемнәрне, ачлык еллары турында язма хатирәләрен Алматының үзәк архивына тапшырган.

1932-33 ел колхозлаштыру чорында Казакъстанда миллион-ярым чамасы казакъ үлгән санала. Гомер бакый күчмә халык булган казакъларны совет түрәләре утыртып яшәтергә тырышкан. Булган мал-туарлары тартып алынган.

1992 елда бәйсезлек алгач Казакъстан хөкүмәте, җирле зыялылар, активистлар басымы белән, ачлык корбаннарына һәйкәл урынын билгеләде. Бу урын әлегәчә буш тора.

31 май ачлык корбаннарын искә алу көне дип игълан ителсә, соңрак сәяси золым корбаннарын искә алу көне дип үзгәртелде.

Тарихчы Талас Гомарбәков, Казакъстанда ачлык елларын җентекләп тикшергән. Казакх рәсмиләренең Мәскәүнең күңелен күрәм дип, үткәнгә күз йомуына тәнкыйть белдерә.

"Хәзерге җитәкчелек ачлык мәсьәләсен ачык калдыруның куркыныч икәнен аңларга тиеш. Алар аны йомырга тырышса да, киләсе буын аны барыбер күтәреп чыгачак һәм ни өчен кулларында бар документлар була торып, алар моңа күз йомган дигән сорау куячак. Бу ачлыкка күпмедер дәрәҗәдә Русиядән курку сәбәп булган. Бүген дә Русиядән курку яхшыга китерми."

Идел буе, Төньяк Кавказ

Украинадагы Һолодомор халыкара дәрәҗәдә мәгълүм булса, Казакъстан яисә совет берлегенең башка төбәкләрендәге ачлык турында мәгълүмат ул кадәре киң таралмаган.

Гәрчә узган гасырның 30нчы елларында ачлык Украина белән Казакъстанда гына түгел, ә шулай ук Идел буенда, Төньяк Кавказда, башка төбәкләрдә котырган.

Идел буенда ачлыктан интеккән 5, 7 һәм 12 яшьлек өч ятим бала, 10 июнь 1922 ел
Идел буенда ачлыктан интеккән 5, 7 һәм 12 яшьлек өч ятим бала, 10 июнь 1922 ел

Колхозлаштыру елларында мал-туарлары тартып алыну, азык-төлек кытлыгы аркасында барлыгы 14 миллионнан артык кеше үлгән санала.

Бу ачлыкларның кайсысын геноцид дип атауга килгәндә, галимнәрдә бердәм фикер юк.

Линне Виола, тарих профессоры, Торонто университеты:

"Ачлык еллары, гомумән, сәяси мәсьәләгә әйләнде. Русия ягы, без ул газапны күрмәдек мени, ди. Әлбәттә, күргән, ләкин саннарны чагыштырсаң, берәүләр башкалардан күбрәк күргән. Кайбер халыклар, ачлыктан да күбрәкне күргән. Бу бәлки авыр яңгырар, ләкин Мәскәү белән күпчелек республикалар арасындагы колониаль мөнәсәбәт ул геноцидтан да яманрак."

Совет чорының онытылган фаҗигаләре
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:04:13 0:00
йөкләү

Геноцидтан яманрак

Әмма Һолодомор геноцидка тарткан бердәнбер фаҗига түгел. Моңа әле тагын 30нчы еллар ахырында миллионлаган кешенең Сталин золымында, яисә Икенче дөнья сугышыннан соң сөргендә кырылуын өстәргә була.

Йөзләгән мең кырымтатар, калмык, чәчән, ингуш, балкар, карачай, мәсхәт төрекләре – урыс булмаган һәр милләт диярлек – түрәләрнең ахмак сәясәте аркасында сөргендә чери.

Корбаннарга килгәндә, төрле саннар китерелә. Кайбер тарихчылар әйтүенә караганда, сәяси золым, сөрген сәясәте, колхозлаштыру кампаниясе нәтиҗәсендә 1950нче еллар уртасына кадәр барлыгы 50 миллион чамасы кеше үлгән.

Галимнәр әйтүенчә, бу кампанияләр шул кадәре киң күләмле булган ки, корбаннарның төгәл санын, золым ияләрен, аларның чын ниятләрен ачыклап бетерү мөмкин дә түгел.

Кырымтатарлар сөрген елларын оныта алмый
Кырымтатарлар сөрген елларын оныта алмый
XS
SM
MD
LG