Accessibility links

Кайнар хәбәр

Беренче татар романын язучы Муса Акъегет: кабере юк, нәсел дәвамчылары югалган, архивы билгесез


Муса Акъегет
Муса Акъегет

Муса Акъегет татар һәм төрек тарихында зур эз калдырган, әмма киң җәмәгатьчелеккә аны таныту эше сүлпән бара. Галимнәр дә бу киңкырлы шәхескә бәйле мәгълүмат табу авырлык белән бара дип әйтә. Соңгы елларда аның турында ниләр ачыкланган һәм аның кабере ни өчен һаман да табылмаган?

Ни кызганыч, аңа бәйле материаллар берәмтекләп һәм зур авырлык белән табыла

Мәгърифәтче, язучы, журналист, галим Муса Акъегетнең тууына быел 160 ел тулды. Гомеренең күп өлешен Истанбулда, Измир, Сивас шәһәрләрендә яшәп мәртәбәле шәхескә әйләнсә дә, татарча беренче роман язучы булса да, ни Төркиядә, ни Татарстан белән Башкортстанда аны искә алучы булмады. Фәнни конференцияләр, күргәзмәләр, аның турында чыккан тапшырулар да күренмәде.

Ул гомеренең күп өлешен Төркиядә, ул вакытта Госманлы империясендә уздыра. Биредә ул зур дәрәҗәгә ия булып, төрле җаваплы вазифаларны били. Муса Акъегет Истанбулның Сөләймания мәчете каршындагы китапханәнең беренче мөдире була. Бу халык өчен ачылган иң беренче китапханә була. Муса Акъегет шушы китапханәдәге эшне тәртипкә салучы буларак тарихта кала.

Әле дә Сөләймания мәчетенең китапханәсенә керсәң, аның беренче мөдире татар кешесе Муса Акъегет икәне турында мәгълүматка тап буласың. Әмма Муса Акъегетнең эшләре Төркия тарихында моның белән чикләнми. Ул икътисад турында беренче китаплар язучы буларак та билгеле.

Төркиядә аның тормышы, мирасы никадәр өйрәнелгән? Балалары һәм оныклары кайда, нишли? Ни өчен әлегәчә бу шәхеснең кабере табылмаган? Бу хакта Истанбулның Мимар Синан исемендәге сәнгать университеты профессоры, тарихчы Исмаил Төркоглы белән сөйләштек.

Татар тарихын өйрәнүче галим Исмаил Төркоглы
Татар тарихын өйрәнүче галим Исмаил Төркоглы

— Муса Акъегетнең тууына 160 ел. Төркия тарихына бәйле тагын бер татар шәхесе. Йосыф Акчура, Садри Максуди, Гаяз Исхакый белән беррәттән торырлык, ягъни өйрәнерлек шәхес булса да, аның турында мәгълүмат әллә ни күп түгел, аның хакында сөйләшүләр дә әллә ни юк. Нәрсәгә бәйле бу?

— Төркия һәм татарлар дигәндә, чыннан да, телгә беренче булып Гаяз Исхакый, Садри Максуди, Йосыф Акчуралар килә. Алар якынча яңа тарихта яшәгән, шуңа да аларга бәйле архивлар берникадәр сакланган. Муса Акъегетзадә дә мәшһүр шәхесләр исемлегендә. Ул Төркиядә гади генә бер кеше булмаган, исеме, дәрәҗәсе бар. Әмма, ни кызганыч, аңа бәйле материаллар берәмтекләп һәм зур авырлык белән табыла. Бу аның без телгә алган шәхесләргә кадәр яшәгәнлеге белән дә бәйле була ала.

Төрекчә "задә" — ул морзалык, затлылык титулы

Муса Акъегетзадә — Төркиядә аны шулай дип таныйлар, язалар. Төрекчә "задә" — ул морзалык, затлылык титулы. Уникаль шәхес. Биографиясе гаять кызык һәм игътибарга лаек. 1864 елны Пенза өлкәсенең Чембар дигән кечерәк бер шәһәрдә, зыялылар һәм морзалар гаиләсендә дөньяга килә. Аның бабасы Алтынбай башта гади бер кеше була, әмма Русия империясендәге гаскәргә алына, 25 ел буена хезмәт итә. 1812 елдагы Ватан сугышында катнаша. Шуның өчен аңа морза исеме бирелә. Мусаның әтисе Чембар шәһәрендә түрә булып эшли. Чембарда татар мәктәбе булмаганга бәләкәй Мусаны башта әтисенең туган авылы Мочали мәктәбендә укыталар. Аннары ул үз шәһәрендәге училищеда белем ала. Урысча. Биредә ул француз телен үзләштерә. Аннан соң ул ирләр гимназиясенә укырга керә.

Укырга алмыйлар. Сәбәбе бер —  ул "инородец"

Аны укып бетергәч, университетта белем аласы килә. Мәскәү университетына килә, әмма алмыйлар. Шуннан ул бәхетен Казанда сыный. Хыялы — Казан университетына укырга керү. Әмма Муса урам малае-шалае булмаса да, морза, дворянин дәрәҗәсенә ия булса да, аны бусагадан борып җибәрәләр. Укырга алмыйлар. Сәбәбе бер — "инородец". Ул вакытта урыс булмасаң — югары белем ала алмыйсың. Менә татарларга шундый караш. Кеше тели икән — адвокат булып та эшли алмаган Русия империясендә. Патшаның рөхсәте кирәк булган. Садри Максуди аны башыннан кичерә. Бик зур авырлык белән ул адвокат булып эшләргә рөхсәт алуга ирешә.

Муса Акъегеткә дә ишекләр ябык була. Ул туган якларында бераз мөгаллимлек итә дә Бакчасарайга чыгып китә. Анда Исмәгыйль Гаспралы кулы астында эшли. "Тәрҗемән" газеты редакциясендә эшли, газет чыгара. Шунда мәкаләләр яза. Шул чорда, ә бу 1886 ел, ул "Хисаметдин мулла" дигән беренче әсәрен яза. Бу — татарның беренче романы. Күләмле әсәр. Татарга бу жанрдагы әсәрне Муса Акъегет ача. Бу да игътибарга лаек. Алга таба да Муса Акъегетзадә эшләгән эшләрен гел беренче булып башкарачак. Бу аның акыллы һәм талантлы булуы белән беррәттән тәвәккәл реформатор булуын да күрсәтә торган сыйфат.

— Ә Истанбулга кайчан һәм ни өчен чыгып китә?

— Укыйсы килә аның. Русия империясендә бу теләккә ирешеп булмагач, Исмәгыйль Гаспралы аңа Истанбулга барырга, андагы университетка керергә киңәш итә. Шулай итә дә. 1888-1891 елларда "Мөлкия" исемле югары мәктәптә белем ала, бу — дәүләт эшендә хезмәт итүчеләрне әзерләүче университет. Талантлы, акыллы кеше, барысын да бик тиз ота. Шуңа да укып бетерүгә үк кичәге студентны "Мөлкия"гә укытырга калдыралар, аннары Югары хәрби университетка укытучы булып килергә кыстыйлар. Ул анда урыс теле, икътисад фәннәрен укыта.

Бик кызык факт, нәкъ шушы хәрби уку йортында Йосыф Акчура да белем ала бит. Ул Муса Акъегетзадәнең студенты булганы ачыкладык. Каян белдек моны? Акчура үзенең баҗасы, дусты, Төркиянең дәүләт эшлеклесе Әхмәт Фәрит белән хатлар языша, шунда Акчура: "Шәрәф әфәнде — безнең укытучыбыз Муса Акъегетнең улы" дип аңлатып яза. Студенты булганын үзе үк билгели. Бусы бер факт. Икенчесе. Шушы хатлардан без Муса Акъегетнең улы да барлыгын белдек. Шәрәф исемле булган ул. Моңа кадәр аның ике кызы гына бар дип йөрдек.

Төркиянең икътисад тарихы гыйлемендә Муса Акъегетзадәгә баш иелә

Муса Акъегетзадә гел бөтен әйберне беренче эшли дигән фикерне әйттек. Менә солтан илендә яшәгән чорында ул икътисад турында беренче китап яза. Шуңа аны Төркиядә күбрәк икътисадчы дип тә таныйлар. Аның китаплары, белеме аннары Төркия Җөмһүриятен төзегәндә дә бик кирәк була. "Икътисад, яхут Гыйльме сәрват" шундый кыйммәтле хезмәт була. Аңа кадәр әле берсе дә Муса Акъегет кебек системга салынган икътисад китабын язмаган була, ә ул төп сорауларга җаваплар бирә. Шуңа да Төркиянең икътисад тарихы гыйлемендә Муса Акъегетзадәгә баш иелә.

Төркия Муса Акъегеткә тагын нәрсәсе белән рәхмәтле булырга тиеш дисәгез, ул — таможня системын тәртипкә салучы шәхес. Таможня тарихын өйрәнүчеләр аны бу өлкәдә реформатор дип атый. Истанбулның Галата җире — әле ул Каракөй дип атала — таможня урыны була, барлык кораблар шунда килеп туктаган. Поездлар әле юк. Импорт-экспорт эшләре корабларда башкарылган. Кәгазь эшләре, сатарга дип китерелгән тауарларга салым процент нинди күләмдә булырга, ничек саналырга, кем рөхсәт бирергә тиеш һәм башкалар — барысын да Муса Акъегет санап, уйлап эшли, теркәп куя. Таможня челтәрен киңәйтергә кирәк дип әйтә.

Менә хәзер генә ул барысы да билгеле һәм ачык кебек, әмма Муса Акъегет илгә импортны артык кертү җирле тауарларны юкка чыгара, кысрыклап чыгарганын күзәтеп теркәп куя. Импорт күп булса, дәүләтнең җитештерүе үлә, җирле икътисад бөлгенлеккә төшә дигән. Заводлар җитештерүе ул вакытта начар куелган була. Элек барысы да ни тели, шуны саткан, контроль булмаган. Муса Акъегетнең һәр җирдә чит ил тауарларының күп булуы күңелен кырган, Төркиядә болай булырга тиеш түгел дип санаган.

Ул Госманлы империясендә барлыкка килгән яшь төрекләр хәрәкәте белән уртак тел таба алмый, аны читкә этәрәләр

Муса журналистика эшен дә ташламый, "Мәтин" дигән газет чыгара, аннары аны ябалар — аптырап тормый, "Өч кардәш" дип яңа басма чыгара башлый. Медиа эшен яхшы белгән кеше, тәҗрибәле белгеч.

Муса Акъегет Измир, Сивас шәһәрләрендә дә эшли. Түрә булып шәһәр хакимиятләрендә хезмәт иткән. Мин моны йомшак иттереп әйткәндә, сөрген дип саныйм. Ул Госманлы империясендә барлыкка килгән яшь төрекләр хәрәкәте белән уртак тел таба алмый, аны читкә этәрәләр. Урыс, француз, фарсы, гарәп, латин, татар, төрек телләрен су урынына эчкән белгечне Истанбулда тотар урынына еракка эшкә җибәрәләр. Хаталы гамәл була ул.

— Муса Акъегет Истанбулның Сөләймания мәчете каршында ачылган китапханәнең мөдире буларак та билгеле. Һәм ул — Казан университетында озак еллар дәвамында эшләгән шәркыять белгече Николай Катановның китапханәсен тәртипкә салган кеше. Менә бу китапханә тарихы кызык: ничек Казандагы китаплар Истанбулга килеп эләгә һәм бу китаплар бүген исәнме?

— Николай Катанов шәркыять белгече генә түгел, ул озак еллар дәвамында Казанда цензор булып та эшли. Бу китапны бастырыргамы, монысын юкка чыгарыргамы — аның карамагында була, ул мөһер сала. Шуңа аны татарлар өнәп тә бетермәгән. Татар язучылары, галимнәре, бер уйласаң, Катановка баш иеп килгән. Аның фатихасы булса — китап була, якты чырай күрсәтелмәсә — юк дигән сүз.

Аның бик бай китапханәсе була. Үзе дә сатып ала, туплый, әмма цензор булгач, аңа язылган барлык китаплар килә, бирелә торган була. 1910 елда ул сатуга чыгарыла. Бик кыйммәт була, күрәсең, аны сатып алырга куәтле кеше Казанда табылмый. Бәясе турында һич бер җирдә мәгълүмат юк. Ни өчен сатканы да билгеле түгел. Кем белә, хатыны тузан җыеп ята дип әйткәндер. Профессор дәрәҗәсендәге кеше улкадәр акчага мохтаҗ булмагандыр дип уйлыйм.

Зәки Вәлиди ул вакытта Казанда була, Катанов үз китапханәсен сатканын ишетә һәм Йосыф Акчурага Истанбулга хат яза. Мөмкинлек булса, татарлар сатып алсын иде аларны, безнең татарлар акча җыеп ала алмый дип аңлата. Йосыф Акчура Төркиядә кайбер түрәләр, министрлар белән сөйләшә, алар сатып алырга ризалык бирә. Һади Атласи шул вакытта ник без чит илгә китапларны сатабыз дип борчылып язып та калдыра. Беренче Дөнья сугышы башланганчы китапларны алып китеп өлгерәләр. Кайбер китаплар Петербурда була, аларның экземплярларын Зәки Вәлиди җыеп Истанбулга җибәрә.

Ярый әле ул китапханә Истанбулга җибәрелгән!

Мин ярый әле ул китапханә Истанбулга җибәрелгән дип уйлыйм, чөнки Русиядә сугыш, аннары Октябрь инкыйлабы, аннары гражданнар сугышы, ачлык, ул вакытта китапханәләр, китаплар кайгысы бармы инде? Таралып, янып харап булып бетәр иде.

Китаплар килә, әмма Төркия дә сугыш канына баткан, кемнең дә китапларга кулы җитми. Сөләймания мәчетендәге бүлмәләр, идән асларында сандыкларда торган да торган инде алар. 1914 елда Муса Акъегетне китапханәгә эшкә чакыралар. Аңа Казаннан китерелгән сандыкларны күрсәтәләр. Актара башлый — татар китаплары, иске, борынгы китаплар, алар арасында ул үзе язган "Хисаметдин мулла" китабы да бар. Ул һәрбер китапны теркәп, тасвирламасын язып каталог булдыра башлый. Бу эшне аннан башка бер кеше дә башкара да алмас иде — урысча да, татарча да, гарәпчә дә, төрекчә дә белә.

— Бу китаплар хәзер кайда саклана?

— Катановның китапларын Зәки Вәлиди Истанбул университетының Төркият институтына алдырта. Ул вакытта аның мөдире — Фуат Күпрүле, ә Вәлиди — аның урынбасары. Катановның китапханәсе бай һәм мөһим. Русия империясендә нинди китаплар чыккан — барысы да бар, шәркыятькә караган нинди китаплар булган — шушы китапханәдә. Советлар Берлеген, андагы мөселманнар, төркиләрне өйрәнүче галимнәр барысы да шушы китаплардан файдаланды. Советлар Берлегенә барып булмый бит, ә кирәкле китаплар Истанбулда бар. Чын хәзинә! 1990нчы елларга кадәр Муса Акъегет тәртипкә салган китапханә күп галимнәргә өчен төп чыганак булды. Кайбер китаплар Казанда да юк.

Зәки Вәлиди дә шул китаплардан файдаланды. Ни өчен Истанбул университетына күчте ул китапханә — әйтә алмыйм. Архивлар, китапханәләр белән гел ниндидер әвеш-тәвеш китерү бар инде ул. Мәсәлән, Зәки Вәлидинең кызы Исәнбикә ханым әтисенең архивын Фәрит Әхмәт исемендәге фондка тапшырганы билгеле булды. Ярый анысы, тапшырылсын, әмма ул документлар белән 70 ел дәвамында кулланырга ярамый дигән мөһер куелган. Хәзер Вәлидинең архивын укырга ярамый. Нәрсә яшерәләр — аңламыйм.

Муса Акъегетзадә Сөләймания китапханәсенең беренче мөдире була. Бу фәнни-тикшеренү үзәк буларак та оеша, борынгы, сирәк китапларны бер урынга туплый башлыйлар. Бу гаять зур һәм җаваплы эш. Әмма шулай булуга карамастан, татар кешесе аны төгәллек белән башкарып чыга. Кызганычка, китапханә белән озак идарә итә алмый. Муса Акъегет инде авырган була, хасталы килеш тә зур эшләр башкара, әмма өзлегә. 1923 елда вафат була. Чынында ул Төркиянең җөмһүрият буларак аякка басканын күрми китә.

— Кайда җирләнгән ул? Билгелеме?

— Истанбулның Чәнгәлкөй җирендәге зиратта җирләнгән. Бу — Азия тарафындагы зират. Әмма каберенең төгәл урыны билгеле түгел. Мин аны эзләп карадым — таба алмадым. Күчергәннәрме? Белмим. Ул Төркиянең мәшһүр бер табибы янында җирләнгән дигән мәгълүмат бар, чыганакларда шулай язылган. Эзләдем — уңышка ирешмәдем. Зиратта юллары да юылып төшкән иде.

— Аның эштә уңышка ирешкәнен сөйләштек, ә шәхсияте нинди булган? Муса Акъегетнең гаиләсе турында ни билгеле? Нәсел дәвамчылары кайда, нишли?

— Без озак еллар буена аның ике кыз-бала атасы икәнен белеп яшәдек. Бер кызы — Хәйрия, икенчесе — Адилә. Әмма, әйткәнемчә, Муса Акъегетнең Шәрәф исемле улы да булганын белдек. Ул Польшада укып йөргән. Әмма аның эзләрен таба алмадык. Икенче Дөнья сугышы вакытында вафат булганмы ул? Белмим. Ник анда барып чыккан? Анысына да төгәл җавап юк. Әлеге дә баягы Йосыф Акчураның дусты, баҗасы дипломат Фәрит Әхмәткә язган хатлары ярдәмгә килә. Фәрит Әхмәт Польшада Төркиянең илчесе булып эшли. Акчура Шәрәф Акъегетнең Польшада белем алып йөргәнен, әмма акча ягыннан хәле начар булганын яза. Йосыф Акчура Фәрит Әхмәттән әйдә рәсми документлар әзерлик әле, аңа махсус стипендия оештырыйк дип сорый. Шәрәфкә ярдәм итәргә теләгән.

Кызларын да, улын да эзләдем — таба алмадым

Муса Акъегет кызларының Гаяз Исхакый белән элемтәләре булуы билгеле. Хәйрия белән Адиләнең Гаяз Исхакыйга дигән хатлары сакланган. Аларны укыдым. Шәрәфнең дә Исхакыйга хаты бар. Гаяз Исхакый да аңа җавап бирә, беренче татар романын язган шәхеснең улына хөрмәт күрсәтә. Шәрәф: "Гаяз абый, рәхмәт, сез безнең гаиләгә ярдәм итеп торасыз" дип яза. Бу — 1930нчы еллар.

Менә кызларын да эзләдем, әмма очына чыга алмадым, үзләре исән түгел, ләкин балалары, оныклары булганмы, әллә баласыз калганмы алар — билгесез.

Без Муса Акъегет шәхесен ике чыганак аша өйрәнәбез, берсе — дәүләт архивы, анда түрәләренең биографияләре язылган дәфтәр бар. Икенчесе — ул "Мөлкия"университетын тәмамлаучыларның исемнәре тупланган архив. Анда да һәрбер кешенең тормыш юлы язылган дәфтәрләр бар. Бу эшне Али Чанкая дигән кеше башкарган. Ул Муса Акъегетнең кызлары белән хатлар алышкан, бу — 1940нчы еллар, шул кызлардан килгән мәгълүматларга таянып биографиясен язган. Моннан тыш Муса Акъегет чыгарган газетлар бар. Әмма ул җентекле өйрәнелмәгән. Гаилә архивы булгандыр, әмма таба алмадык.

— Ничек уйлыйсыз, солтан илендә бәхет тапканмы бу татар шәхесе?

— Русиягә кайтмаган бит, димәк, төрек җирендә хәерлерәк дигән фикергә килгәндер. Бәхетсез булып, эт типкесендә йөрсә, бәлки, кайтып та китәр иде. Ләкин, минемчә, ул мин кире Ватанга кайтып нишләяәчәкмен, белемем, тәҗрибәмне кайда куллана алачакмын дип уйлангандыр. Берәр мәдрәсәдә укытучы, мәчеттә имам булыр иде, шуның белән бетте. Ә бит аның акылы, таланты — киң мәйданда эшләр өчен! Русия империясендә аны кем университетка эшкә алсын да кем дәүләт вазифасы бирсен?

Гаилә корган, университетта укыткан, төрле җирләрдә түрәлек иткән — ач ятмагандыр дип уйлыйм, хезмәт хакын алып яшәгән. Туган якларын сагынгандыр, билгеле. Әмма Истанбулны да сөйгәндер. Аннары инкыйлаб башлана, урыс империясе юкка чыга, татар-башкорт дөньясы да чәлпәрәмә килә. Сугыш, ачлык, ялангачлык... Бу турыда ни уйлагандыр Муса Акъегет — белмим, аның үз хәле хәл була. Ул чорда үзе дә авыргач, гомеренең соңгы елларын яшәгәнен аңлагандыр, мөгаен.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG