Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатар мәҗлесе сталинизм корбаннарын искә алды


23 августта Акмәчетнең үзәк мәйданында сталинизм һәм нацизм корбаннарын искә алу көненә багышлап митинг үтте.

Бу чара Кырымтатар мәҗлесе, РУХ, Украин милләтчеләре конгрессы, Украин халык фиркасе тарафыннан оештырылган иде.

Чарада катнашучылар украин дәүләт һәм кырымтатар милли байраклары, украин, кырымтатар, инглиз телләрендә язылган шигарьләр тотып мәйданда басып торды. Митингны Кырым мөфтие Эмирали Аблаев ачып җибәрде.


Чарада бөтендөнья кырымтатар конгрессы рәисе Рефат Чубаров ОБСЕнең парламент ассамблеясы кабул иткән революциясен уку белән дәвам итте. Бу резолюция агымдагы елның 3 июлендә Вильнюста кабул ителгән. Анда 23 август сталинизм һәм нацизм корбаннарын искә алу көне итеп игълан ителгән.

Чарада сүз алган Рефат Чубаров: «Безгә бүген җыелмаска мөмкин түгел иде, чөнки бөтен кырымтатар халкы, һәрберебез коммунист режимының корбаннары булдык. Бүген без коммунизм, сталинизм корбаннары булган Европа халыклары белән бергә», диде ул.


Митингта украин фирка һәм хәрәкәтләре вәкилләре дә, «Авылдашлар» җәмгыяте рәисе Ибраим Военный да чыгыш ясады. Мәҗлеснең сәркатибе Заир Смедляев сталинизм җинаятьләре турында сөйләдә.

«Без кырымтатар халкының сөргенлеген геноцид булып танылуын сорап, халыкара җәмәгатьчелеккә мөрәҗәгать итәчәкбез», диде ул.

Ахырда митингта катнашучылар резолюция кабул итте.
XS
SM
MD
LG