Accessibility links

Аннексияләнгән Кырымда хатын-кызларны сәяси сәбәпләр белән эзәрлекләү очраклары ешайган


Людмила Коротких, Кырымтатар ресурс үзәге юристы
Людмила Коротких, Кырымтатар ресурс үзәге юристы

Быел ун ай эчендә аннексияләнгән ярымутрауда "шымчылык" һәм "дәүләткә хыянәт"тә шикләнеп 28 кеше тоткарланган. Русия хакимиятләре кырымнарны бу маддәләр нигезендә ниндидер техниканы фотога төшергән өчен дә эзәрлекли, дип искәртелә.

Ун ай эчендә Русия тәртип саклау оешмалары хезмәткәрләре "шымчылык" һәм "дәүләткә хыянәт" маддәләре нигезендә аннексияләнгән Кырымда яшәүче 28 кешене тоткарлаган.

Шул ук вакытта октябрь аенда ешрак хатын-кызларны эзәрлекли башладылар, дип җиткерә Кырымтатар ресурс үзәге юристы Людмила Коротких.

"Эзәрлекләнүче хатын-кызларның саны артуын күрәбез. Җинаять эшләре генә түгел, административ эшләр белән бәйле дә эзәрлеклиләр. Аерым алганда, Русия гаскәрен "дискредитацияләү" маддәсе нигезендә. Бу – социаль челтәрләрдә чыккан постлар, башкасыннан күчереп алынган язмалар яки ниндидер әйткән сүзләр өчен", – дип сөйли Коротких.

Русия Украинага каршы сугыш башлаганчы, сигез ел аннексия дәверендә Кырымда "шымчылык" белән "дәүләткә хыянәт" өчен ун кешене эзәрлекләгән булганнар.

"Сугышка кадәр кешене шымчылыкта яки дәүләткә хыянәттә гаепләү өчен, ярымутрауда лаеклы ялдагы, отставкадагы украин офицерларын яки гаиләләрендә Украина кораллы көчләре офицерлары, хәрбиләре булган кешеләрне эзләделәр. Мондый җинаять эшләрен шундый кешеләргә каршы ачалар иде", дип искәртә Коротких.

Ә Мәскәү Украинага һөҗүм иткәннән соң, Русия куәт оешмалары вәкилләре кешене "шымчылык"та, "дәүләткә хыянәт итү"дә гаепләү өчен аның берәр техниканы фотога төшерүен дә яки бу фотоны кемгәдер җибәрүен дә сәбәп итә ала, ди ул.

Кырымтатар ресурс үзәге мәгълүматынча, Кырым аннексияләнгәннән бирле ярымутрауда кырымнарны сәяси сәбәпләр белән эзәрлекләүнең 370 очрагы теркәлгән. Шуларның 228е - кырымтатарлар.

Элегрәк Украинаның ZMINA кеше хокуклары үзәге вәкиле Татьяна Печончик аннексияләнгән Кырымда Русия хакимиятләренең кешеләрне "дәүләткә хыянәттә" (Җинаять кодексының 275 маддәсе) һәм "чит дәүләт белән хезмәттәшлектә" (Җинаять кодексының 275.1 маддәсе) гаепләүләр саны артты, дип сөйләгән иде.

  • Күптән түгел Азатлык радиосында Кырымтатар халкы мәҗлесе рәисенең беренче урынбасары, элекке сәяси тоткын Нариман Джелял белән әңгәмә чыкты. Аннексияләнгән ярымутраудагы вазгыятьтурында сөйләгәндә ул "Яңа тоткарлаулар, ниндидер сүз әйтүең, тыңлаган ниндидер җырың өчен, яки киемеңдәге сары-зәңгәр төсләр өчен дә камера каршында гафу үтенүләр... Бу һәр көн саен арта гына бара", дип искәрткән иде. Джелял сүзләренчә, Кырымда якынча 218-220 сәяси тоткын бар.
  • 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң, кырымтатарларны эзәрлекләү очраклары даими булып тора. Хокук яклаучылар һәм активистлар Русия хакимиятләре кырымтатарларны сәяси сәбәпләр белән эзәрлекли, аларның күбесе ярымутрауның Русиягә кертелүенә каршы дип белдерә.
  • Русиядә тыелган, ләкин Украинада тыелмаган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасына бәйле эзәрлекләүләр аеруча күп.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG