29 августта Семи хәрби базасында булган беренче сынауга 60 ел тулды. Шушы көн уңаеннан, Казакъстанда нурланыштан үлгән кешеләр истәлегенә багышланган чара үтте. Семипалатта һәлак булган кешеләргә багышлап куелган һәйкәлгә чәчәк бәйләмнәре салынды.
Бу чарада шулай ук, 1945 елда атом бомбасы шартлавын кичергән Япониянең Хиросима һәм Нагасаки шәһәрләреннән дә вәкилләр катнашты.
Шартлау Казакъстанда, Семи янындагы базада 1949 елның 29 августында иртәнге сәгать 7дә була. Бу СССРның АКШка җавабы була.
АКШ 1945 елда, II дөнья сугышының соңгы көннәрендә Херосима һәм Нагасакига бомбалар атып, үзенең күәтен күрсәткән иде.
Семи янындагы шушы база НКВД җитәкчесе Лаврентий Берия тарафыннан сайлана. Анда ачылганнан алып, 1989 елда ябылганга кадәр 456 җир өсте һәм җир асты атом сынавы үткәрелә.
Бу шартлаулардан зыян күргән кешеләрнең саны бер миллионнан артык, дип санала. Әмма белгечләр, үлүчеләр санын төгәл әйтеп булмый, ди. Семи хәрби базасы янындагы калаларда яшәгән меңләгән җирле кеше төрле генетик авырулар белән туган, күп кеше рак һәм нерв авыруларыннан интегә. Семи базасы ябылуына 20 ел тулса да, Семи төбәгенең үзәге булган Курчатов шәһәрендә хәлләр авыр булып кала.
Сынаулар вакытында Советлар Берлеге хакимиятләре кешеләрне яшәгән урыннардан күчермәгән, рәсми төстә, шартлаулар кеше яшәмәгән җирләрдә үткәрелә, дип әйтелсә дә.