Европа илләре финанс министрлары һәм халыкара валюта фонды Греция икътисадын коткару өчен 110 миллиард евро бүләргә килеште.
Бу карар министрларның Брюссельдә узган гадәттән тыш утырышыннан соң әйтелде.
Люксембургның премьер-министры жан-Клод Юнкер сүзләренчә, Греция хакимияте мөрәҗәгатенә җавап буларак, Европа илләре министрлары шул илне тотрыклы хәлгә китерү өчен ярдәм бүлеп бирүгә бертавыштан ризалашкан.
“Ярдәм Европа комиссиясенең 11 апрель белдерүендә телгә алынган шартлар нигезендә бирелә”, диде ул.
Әлеге карар Грецияне бурычларыннан котылуга ярдәм өчен кабул ителде. Ягъни бурычка баткан Греция бөтен Европаны да шул баткаклыкка сөйрәмәсен өчен бу бердән-бер чара.
Халык канәгать түгел
Грециягә бирергә килешенгән 110 миллиард евроның 80-нен еврозонага кергән 15 ил, ә 30 миллиардын Халыкара валюта фонды кертер дип көтелә.
Ул акчаларның беренче күләме инде Грециягә җыелган бурычларын кайтару өчен 19 майга кадәр күчерелергә тиеш. Калган акчалар 3 е дәвамында биреләчәк.
Әмма икътисадны коткару чаралары Грециягә алай җиңел бирелми.
Афин салымнарны арттырырга, ә дәүләт чыгымнарын якынча 30 миллиард еврога киметергә тиеш булачак. Ягъни хезмәт хакын 3 елга туңдыру карала. Лаеклы ялга чыгу да ир кешеләр өчен 53 яшьтән 67 яшькә күчерелергә мөмкин.
Әмма бу Греция халкында ризасызлык тудырды. Шимбә көнне Афинда каршылык чарасына чыккан халык белән полиция арасында бәрелешләр булды.
Греция соңгы ил булмаска мөмкин
Ләкин Греция премьер-министры Георгиос Папандреу дүшәмбе көнне министрлар кабинеты утырышында ил мондый югалтуларга барырга мәҗбүр иде, диде.
Греклар җөназа вакытында кия торган галстук таккан Папандреу: “Безнең алда зур сынаулар торуын әйтәсем килә”, дип белдерде.
Илнең финанс министры Джордж Папаконстантино да Греция шушы юлны сайларга мәҗбүр булуын әйтте.
“Без тиз үзгәрүчән шартларда яшибез. Бу шартларда безгә эшебезгә үзгәрешләр кертергә вакыт та җитми. Шуңа күрә катгый чаралар кирәк һәм без моны яхшы аңлыйбыз. Грециягә ярдәм бирүчеләр Европа берлегенә дә нык ярдәм итәчәк. Шушы ярдәм Грециягә халыкара базарлар басымыннан күпмедер вакытка арынып, үзенең эчке эшен тотрыклы хәлгә китерергә ярдәм итәчәк”, диде ул.
Әлеге килешү берничә ил парламенты тарафыннан расланырга тиеш. Һәм ул ахыргача рәсми рәвештә 7 май көнне евро илләре саммиттында хәл ителәчәк.
Греция берничә дистә елда халыкара валюта фондыннан ярдәм сорарга мәҗбүр булган беренче үсеш алган көнбатыш иле. Әмма күп кенә күзәтүчеләр бу соңгысы булмаска мөмкин дип кисәтә.
Күптән түгел халыкара валюта фонды һәм дөнья банкы оешмалары җитәкчеләре бу Испания һәм Португалия дә янарга мөмкинлекне әйтте.