Accessibility links

Урыс милләтчеләре министрга татар теленнән зарланды


Татарстан мәктәпләрендә урыс телен укытуны яклап имза җыю
Татарстан мәктәпләрендә урыс телен укытуны яклап имза җыю

“Татарстан мәктәпләрендә урыс теле” җәмгыяте һәм республикадагы Урыс мәдәнияте берләшмәсе мәгариф һәм фән министры белән очрашуда татар теленең мәҗбүриләп укытылуына зарланды.

Татарстан мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов белән очрашуга Урыс мәдәнияте үзәге җитәкчесе Александр Салагаев, аның урынбасары Михаил Щеглов, Людмила Лучшева, Александр Смирнов һәм “Регнум” агентлыгы журналисты Алексей Демин барган. Щеглов шулай ук “Татарстан мәктәпләрендә урыс теле” җәмгыяте интернет сәхифәсенең күзәтүчесе дә булып тора.

Алар исә министрга республикадагы 16 мең кешенең бүгенге укыту белән канәгать булмавын җиткергән. Бу хактагы сөйләшү аудиоязмасы интернетка да куелган.

Аннан алган мәгълүматка караганда, Щеглов исә ата-аналар урыс теленә күбрәк игътибар бирү өчен мәҗбүри татар телен өйрәнүдән ничек баш тартырга була дип кызыксынуын әйткән. Аның сүзләренчә, мондый мөрәҗәгать белән чыгучы ата-аналар урыслар гына түгел, татарлар арасында да бар.

“Урыс халкы бик басынкы, бигрәк тә Татарстанда. Мине хәтта татар милли җәмәгатьчелеге вәкилләре Фәндәс Сафиуллин, тагын Индус Таһиров бугай яклап чыкты. Алар да татар телен барысына да мәҗбүри укытырга түгел, ә татарлар арасында сыйфатлырак өйрәтергә кирәк дип килешә”, ди Щеглов.

Министр урыс милләтчеләре белән килешми

Ләкин Татарстан мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов урыс теленең мөһимлегенең аңлавын, әмма аның сүзе белән килешмәвен әйтте.

Министр сүзләренчә, ике телне өйрәнгән бала киресенчә күбрәк үсеш ала. Ул балалар бакчаларында, түбәнрәк сыйныфларда татар теленә зур игътибар биреләчәгенә, ә югары сыйныфларда исә хәтта татар мәктәпләрендә дә фәннәрне укытуда урысчага өстенлек булачагын искәртте.

“Урыс телен югары дәрәҗәдә белү ул көндәшлеккә сәләтне арттыруның бел билгесе. Чөнки мәктәпнең төп бурычы баланы тормышка өйрәтү. Әмма урыс телен яхшы белми торып, моңа ирешү авыр булачагын мин яхшы аңлыйм”, ди ул.

Министр татар һәм урыс телен бертигез дәрәҗәдә укыту Конституциядә дә язылганын әйтә.

Урыс телен начар белүләренә укытучылар гаепле

Ләкин Урыс мәдәнияте берләшмәсе вәкилләре сүзләренчә, урыслар татар телен өйрәнмәгәннән татарлар берни югалтмый, киресенчә файдага гына булырга мөмкин. Шулай ук алар урыс теленә вакыт аз бирелү сәбәпле, аны өйрәнү сыйфаты начарлана дип белдерде.

Гыйльметдинов исә урыс телен өйрәнү сыйфаты начарлануы ул аны өйрәтү өчен сәгатьләр аз булудан түгел, ә укытучыларның начар укытуыннан икәнен әйтте. Аның сүзләренчә, бу татар теленә дә кагыла.

Очрашу вакытында татар милли хәрәкәте вәкилләре һәм урыс милләтчеләре тарафыннан тәнкыйтьләнгән “Киләчәк” мәгариф программасы хакында да сүз булды. Ул инде эшләнеп беткән дияргә була.

“Документ президент карары белән түгел, ә министрлар кабинеты тарафыннан имзаланачак. Хәзер ул премьер-министрга тапшырылган”, диде Гыйльметдинов.

Интернеттагы фикер алышулардан күренгәнчә, Урыс мәдәнияте берләшмәсе вәкилләре Гыйльметдинов белән очрашудан канәгатьсез калган. Алар үз сәхифәсендә “Бу министрга сүз үтми. Мәскәүгә шикаять итәргә, кануннарны үзгәртергә” дигән язу калдырган.
XS
SM
MD
LG