Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда сугышта катнашучыларны машина салымыннан азат итәргә тәкъдим итәләр


Татарстанда Украинадагы сугышта һәлак булучыларны күмү, архив фотосы
Татарстанда Украинадагы сугышта һәлак булучыларны күмү, архив фотосы

Бу канунны кабул итү республика бюджеты керемнәренең кимүенә китерергә мөмкин диелә.

Татарстанда Украинадагы сугышта катнашучыларны һәм аларның якын туганнарын җиңел машина өчен транспорт салымын түләүдән азат итү мөмкинлеге карала. Моны күздә тоткан канун өлгесе Татарстан Дәүләт шурасының бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты тарафыннан тәкъдим ителде.

Канун өлгесенә ярашлы, ул Татарстанның "Транспорт салымы турында"гы канунының 6нчы маддәсенә үзгәреш кертә. Документ нигезендә, сугышта катнашкан хәрбиләр җиңел автомобиль өчен транспорт салымын түләүдән азат ителә.

Моннан тыш, хәрби хезмәткәр бу ташламаны якын туганы — тормыш иптәше, пенсиядәге әти-әнисе яки 23 яшькә кадәрге, югары уку йортында көндезге бүлектә укучы баласы файдасына тапшыра ала.

— Мондый ташлама, дәүләт мәнфәгатьләрендә хәрби бурычларны үтәгән (яки үтәп кайткан) кешеләрнең гаиләләренә шәхси транспорт куллану белән бәйле чыгымнарны киметергә мөмкинлек бирәчәк, — диелгән аңлатма язуында.

Бу канунны кабул итү республика бюджеты керемнәренең кими төшүенә китерергә мөмкин, ләкин төгәл саннарны бәяләп булмый, диелә.

  • Инде 3 елдан артык дәвам иткән Украинадагы сугышта Русия төбәкләре арасында иң күп кеше Башкортстан һәм Татарстаннан үлә. Бүгенге көнгә Азатлык Радиосы Татарстаннан сугышка китеп һәлак булган кимендә 4680 кеше турында мәгълүмат таба алды. Башкортстаннан — кимендә 5284 кеше үлеме турында хәбәр табылды.
  • Күп югалтуларга карамастан, Татарстан белән Башкортстан сугышка ихтыяриларны җыюны актив рәвештә дәвам итә, пропаганда чараларын һәм түләүләрне арттыра.
  • 2024 елның октябрендә Татарстанда Украина сугышында катнашу өчен бүләкләнгәннәрне һәм һәлак булганнарның гаиләләрен җир белән бушлай тәэмин итү тәкъдим ителде. Бу җир төрле максатларда — бакча, шәхси ярдәмче хуҗалык яки торак йорт төзү өчен бирелергә мөмкин.
  • 2024 елда Татарстанда Украинага каршы сугышта катнашучы 331 мең хәрбигә һәм аларның гаиләләренә, сугыш хәрәкәтләре ветераннарына һәм I, II, III төркем инвалидларга барлыгы 12,4 млрд сум акча түләнгән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG