Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гарәп дөньясы реформалар таләп итә


Мисыр хакимиятләре президент Хөсни Мөбәрәкнең 30 еллык хакимиятенә ризасызлык белдереп урамга чыккан халыкка каршы көч куллана, әмма халык инде өченче көн урам җыеннарын дәвам итә.


Атнакич көнне урам җыеннары Мисыр башкаласы Каһирәдә һәм әс-Сүвәйс калаларында узды. Бу инде ризасызлык киңәя дигән сүз.

Илдә тыелган, оппозициядәге “Мөселман кардәшлеге” төркеме моңарчы пикетларга үз карашын белдерми торды. Бүген алар үз әгъзаларын урамга чыгучыларны якларга һәм иртәгә җомга намазыннан соң җыеннар уздырырга чакырды.

Тәнкыйтьче ярдәмгә кайта

Җомга урам җыеннарында Хөсни Мөбәрәк режимын иң каты тәнкыйтьләүчеләрнең берсе, Нобель тынычлык бүләге иясе Мөхәммәд әл-Барадей да катнашачак. БМО атом идарәсенең элекке башлыгы Венада эшләрен тәмамлап, туры туган ягы Мисырга очачак.

Әл-Барадей Мисырга юлбашчы буларак түгел, ә үзгәрешләрне тормышка ашыру өчен сәяси ярдәм күрсәтергә барачагын белдерде.

Үзгәрешләр булу ихтималы исә көннән көн арта. Узган атналарда Туниста булган урам җыеннары һәм нәтиҗәдә президентның урыныннан китеп, илдән качуы Мисыр халкына да илһам бирде. Җомга көнге протест чаралары гадәттә иң күп халыкны җыя.

Сишәмбедән бирле Мисырда бер меңләп кеше кулга алынды. Баш прокурор сүзләренә караганда, 40 кешегә “режимны җимерү” омтылышында гаепләү белдерелгән.

Активистлар эшчәнлеге тыела

Ризасызлык белдерүчеләрне оештыручы булмаганга, пикетлар алдан игълан ителмичә, көтелмәгән вакытта һәм көтелмәгән урыннарда үтә. Әмма гаскәрләрнең аларны куып таратып өлгерүе халыкның ачуын чыгара һәм яңа җыеннарга чыгарга этәрә.

Хакимиятләр кесә телефоннары хезмәтен һәм социаль челтәрләрне чикли. Активистлар тарафыннан протест чараларын оештыру өчен кулланылган Facebook, Twitter кебек халыкара социаль аралашу сәхифәләренә Mисырда инде кереп булмавы хәбәр ителә.

Урамга чыгучыларның төп таләпләре – ярлылык, хөкүмәттәге коррупцияне бетерү һәм кеше хокуклары торышын яхшырту.

Йәмәндә дә вазгыять какшый

Йәмән башкаласында урам җыеннарында йөзләгән мең кеше катнашты
Туниста булган вакыйгалар Кызыл диңгезнең каршы ярында булган Йәмәндә дә вазгыятьне какшатты. Бүген Йәмән башкаласы Сананың төрле бистәләрендә узган каршылык чараларында йөзләгән мең кеше катнашты.

Анда да халык президент Гали Габдулла Сәлихнең урыныннан китүен таләп итә. Президент ил белән 30 елдан артык идарә итә.

Өч илдәге соңгы сәяси вакыйгалар халыкара җәмәгатьчелекне дә борчуга салды. Бүгенге көндә дөньяның иң зур дәүләт башлыклары һәм иң эре ширкәт җитәкчеләре Давоста үтүче халыкара икътисади форумга җыелды.

“Гарәп кешесе ачулы һәм борчулы. Барысының да мәгънәсе шул. Бу уенның исеме – реформа”, диде 10 ел Мисыр президенты Хөсни Мөбәрәкнең тышкы эшләр министры булып торган, хәзер Гарәп Лигасы генераль секретаре Әмр Муса.

АКШ дөньяга Мисыр хөкүмәтенә булган үз сәясәтен искә төшерде. Мисыр – АКШның Якын Көнчыгыштагы төп беректәше, диде дәүләт секретаре Һиллари Клинтон.

Клинтон: "Мисыр - мөһим беректәшебез, әмма үзгәрешләр кирәк"
“Хәзер Мисыр хөкүмәтенә халыкның тормышын яхшырту өчен сәяси, икътисади һәм социаль реформалар үткәрү өчен иң кулай вакыт дип ышанабыз”, диде Клинтон.

Берүк вакытта Клинтон хакимиятләрне кесә телефоннары һәм социаль челтәрләрне ябудан тыелырга чакырды.

Мисырда бу көннәрдә журналистларга да куркыныч яный. Журналистларны яклау комитеты мәгълүматларына караганда, урам җыеннарын яктыртканда кулга алынган кимендә 7 журналист бүгенге көндә төрмәдә.
XS
SM
MD
LG