Татар яшьләре арасында шигырь язучы, шаян сүз сөйләүче, көрәш белән шөгыльләнеп дини йолаларны үтәп баручы егетләр дә шактый. “Кызган таба”ның чираттагы кунаклары Рүзәл һәм Рәдиф Әхмәдиевләр шундыйлардан.
“Кыстыбый” дуэты Казанда үтүче татар дискәтүкләрендә чыгыш ясый. Күптән түгел җырчы Илназар белән рэп стилендә җыр да яздырырга өлгергән алар.
Аксубай районының Шәрбән авылында туып үскән егетләр нинди мөмкинлек бар – барысын да кулланырга тырыша. Әхмәдиевләр Казандагы “Шәрык” клубының асыл егетләреннән санала.
Рәдиф көрәш белән шөгыльләнә, волейбол уйный. Казан федераль университетының тарих факультетында укый.
Рүзәл Әхмәдиев КФУның юридик факультетында белем ала. Яшь шагыйрь буларак, әдәби кичәләрдә актив катнаша, “Күңел кыллары тартылган” исемендәге китапчыгы да чыккан. Милли темага язган шигырен “Азатлык”ка сөйләде.
Елар идек үксеп –
күзебез чокылган,
Колакка дөмбәсләп
Вәгъдәләр тыгылган.
Аяклар да гарип –
Азатлык алмаслык,
Бар иде хөррият,
Бар иде... Саташтык.
Йөрәккә суктылар,
Тибешен киметеп,
Байлыкны алдылар,
Бирделәр – ким итеп.
Милләтнең тарихын
Канында сүндереп,
Погоннар кыйнады
Үчекләп, сүгенеп.
Ачык кыйнадылар,
Курыкмый беркемнән,
Милләтнең язмышы
Бер кылга эленгән.
Кыйналып, алҗыгып
Ул ята юлында,
Барганда сак кына,
Урап уз, абынма.