15 май якшәмбегә каршы төндә Германиянең Дюссельдорф шәһәрендә Евровидение 2011 җыр бәйгесенең финалы тәмамланды. Азәрбайҗан дуэты Эльдар Касыймов һәм Нигәр Җамал (Ell&Niki) башкаруында Running Scared җыры иң яхшы җыр дип табылды.
Эльдар белән Нигәр шушы елның февраль аенда Евровидениенең җирле бәйгесе алдыннан гына бергә җырлый башлаган.
Нигәр 1980 елның 1 сентябрендә Бакуда туган. 2001 елда Хаҗар университетының икътисад бүлеген тәмамлаган. Укуын бетергәч күпмедер вакыт Лондонда яшәгән, музыка белән шөгыльләнгән. Евровидение бәйгесендә катнашу хыялы Нигәрдә 2000 елда туган. Нәкъ шул елда татар җырчысы Алсу “Соло” дигән җыры белән Евровидениедә 2нче урын алган иде. Алсу ул вакытта Азәрбайҗанда бик популяр булган. Берәр кайчан мин дә Алсу кебек Европа сәхнәсенә менсәм иде, дип хыялланган булган Нигәр.
Эльдар 1989 елның 4 июнендә шулай ук Бакуда туган. Музыка мәктәбендә фортепианода уйнарга өйрәнгән. Бакудагы славян университетының халыкара мөнәсәбәтләр бүлеген тәмамлаган.
Интернеттагы “Казан блогы” басмасы хәбәр итүенчә, Эльдар – танылган совет актрисасы, СССРның халык артисты Мәрзия Даутованың оныгының улы.
Мәрзия Йосыф кызы 1901 елда Әстерханда туган, әстерхан татарларыннан. 1917 елда беренче итеп Әстерхан татар драма театры сәхнәсенә аяк баскан. Шуннан бирле күпсанлы рольләр башкарган. 1920 елда Баку театры труппасына алынган. Азәрбайҗан актеры Аббас-Мирза Шәрифзадәгә кияүгә чыккан. Аббас-Мирза әфәнде 1938 елда Сталин золымы корбаны була. Мәрзия ханым берничә тапкыр Азәрбайҗан Югары шурасына депутат булып сайланган. 1962 елның 6 гыйнварында Бакуда вафат булган.
Күрәсең, Эльдарның сәләте нәселдән килә.
Европаның 43 илендә үткәрелгән тавыш бирү нәтиҗәсендә Ell&Niki дуэты 221 тавыш казанды. Икенче урында Италиядән Raphael Gualazzi (189 тавыш) һәм өченче урында Швециядән Eric Saade (185 тавыш).
Эльдар белән Нигәрнең уңышы нәтиҗәсендә киләсе елга Eвровидение бәйгесе Бакуда үтәчәк.
Eurovision 2011 бәйгесенең иң яхшы җырын сезнең игътибарга кабат тәкъдим итәбез: