АКШ президенты Доналд Трамп җиде федераль агентлыкны кыскарту турында фәрман имзалады. Алар арасында Азат Европа/Азатлык Радиосы һәм башка матбугат чаралары кергән АКШның Глобаль медиа агентлыгы (USAGM) да бар.
14 март кич имзаланган бу фәрманга ярашлы, агентлыклар президент администрациясенең бюджет идарәсенә махсус хисап тапшырырга тиеш. Анда алар әлеге фәрманның тулысынча үтәвен расларга һәм "дәүләт оешмасының канунга ярашлы кайсы компонентлары һәм функцияләре кирәклеге" турында аңлатырга тиеш.
Әлеге фәрман чыгып, берничә сәгатьтән матбугат чараларында USAGM-ның Азат Европа/Азатлык Радиосына АКШ Конгрессы хуплаган грантның туктатылуы турында хаты чыкты. Хатны үзенең вазифасын USAGM-ның өлкән киңәшчесе дип атаган Кэри Лейк имзалаган.
Элекке телевидение алып баручысы, Республика фиркасеннән Аризона штаты губернаторына элекке намзәт Лейкны Трамп "Америка авазы"ның баш мөдире вазифасына тәкъдим иткән иде. Аның намзәтен Телетапшырулар халыкара консультатив шура расларга тиеш.
Азат Европа/Азатлык Радиосы медиакорпорациясе президенты Стивен Капус шимбә кич чыгарган белдерүендә "грант килешүен өзү "Америка дошманнары өчен зур бүләк булачак", диде.
"Иран аятоллалары, кытай коммунист лидерлары, Мәскәү һәм Минскидагы автократлар Азат Европа/Азатлык Радиосының 75 еллыгы алдыннан аның бетүен бәйрәм итәчәк. Безнең дошманарның җиңүе аларны көчлерәк, ә Американы көчсезрәк итәчәк", делә Капус белдерүендә.
USAGM — АКШның бәйсез дәүләт оешмасы. Аңа караган матбугат чаралары 50 телдә якынча 361 миллион кешегә яңалыклар тапшыра.
2025 елга USAGM эшчәнлеге өчен барлыгы 950 миллион доллар сорады. Бу акча Азат Европа/Азатлык Радиосы, Америка Авазы, Азат Азия Авазы, Марти Радиосы (Куба), Якын Көнчыгыш тапшырулар челтәре (MBN) һәм Ачык Технологияләр Фондына тотылырга тиеш иде.
Трамп фәрманында USAGM-нан тыш йортсызлар проблемнары, хезмәт урынындагы бәхәсләр һәм җирле мәхәлләләрне үстерү белән шөгыльләнүче агентлыклар бар.
- АКШ президенты булып беренче мөддәттә эшләгәндә Доналд Трамп USAGMның редакцион бәйсезлеген һәм тапшырулар стратегиясен тәнкыйтьләп килде. Икенче мөддәтәте башында да ул агентлыктан канәгать булмавы турында янә белдерде.
- Агентлыкны яклаучылар USAGM-га кергән матбугат чаралары АКШның дипломатия коралы булып тора дип саный.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!