Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Локомотив” һәлакәте сабак булырмы?


Өч уенчысын югалткан Чехиядә җанатарлар кичәдән бирле үзәк мәйданга чәчәкләр алып килә
Өч уенчысын югалткан Чехиядә җанатарлар кичәдән бирле үзәк мәйданга чәчәкләр алып килә

Ярославльнең “Локомотив” такымы очкыч һәлакәтенә эләгеп 43 кешенең үлеменнән соң, Русия президенты Дмитрий Медведев “булдыксыз” һава ширкәтләрен кыскартырга кушты. Әле июнь аенда гына Карелиядә очкыч һәлакәтендә 45 кеше үлгән иде.

“Локомотив”ның һәлакәткә очравы Русияне генә түгел, ә бөтен дөньяны тетрәндерде. Президент Дмитрий Медведев һәлакәт урынына чәчәкләр куйганнан соң, транспорт министры, гадәттән тыш хәлләр министры һәм башка кайбер түрәләр катнашлыгындагы утырышка килде. Ул әлеге һәлакәтнең зур кайгы булуын әйтте.

“Мондый һәрбер һәлакәт тетрәндерә. Әмма бу юлы бөтен ил яраткан хоккей такымы уенчыларының һәлакәткә очравы аеруча да зур кайгы”, диде ул.

Медведев шунда ук берничә кискен белдерү дә ясады. Якын киләчәктә үз эшләрен тиешенчә эшли алмаган һава ширкәтләрен ябарга йөкләмә бирде. Моннан тыш, Русиядә җитештерелгән очкычлар сыйфатсыз булган очракта, аны чит илдән сатып алырга кирәклеген әйтте.

“Локомотив” уенчылары белән булган очкыч һәлакәтенең рәсми сәбәпләре әлегә әйтелми. Медведев исә тикшерү уздыру “ачык” булырга тиешлеген ассызыклады.

Мински шәһәрендә дә уечылар истәлегенә чәчәкләр куелды
Халыкара хоккей федерациясе җитәкчесе бу һәлакәтне “спорт тарихындагы кара көн” дип атады. Монда Русиядән тыш, тагын ун илдән уенчылар һәм осталар бар иде.

Мисал өчен, Чехия үз җыелма такымының өч уенчысын югалтты. Йозеф Вашичек, Ян Марек һәм Карел Рахунек истәлегенә Праганың үзәк мәйданына халык кичәдән бирле чәчәкләр алып килә. Җанатарлар бу хәлләргә әле дә ышанып бетә алмый.

“Бу яхшы уенчылар, яхшы егетләр иде. Алар күп уңышларга иреште. Ә хәзер без аларны югалттык”, диде башкалар белән үзәк мәйданга килгән Петр.

Әйтергә кирәк, “Локомотив” иң яхшы уйнаучы такымнарның берсе иде. Ул Континенталь хоккей лигасы уеннарының беренче матчында уйнау өчен Беларуска юл тотканда һәлакәткә очрады. Беларусның “Динамо” такымы җитәкчесе әлеге хәл алар өчен шок булуын әйтте.

“Бу иң көчле такымнарның берсе иде. Без бу уенга бик күп тамашачыларны көттек. Бу безне тетрәндерде”, диде ул.

“Локомотив” уенчыларының һәлак булуы - Русия профессиональ хоккее өчен зур югалту. Аның тиз генә тернәкләнеп китәчәгендә күпләр шикләнә. Гомумән, Континенталь хоккей лигасына уенчылар туплау өчен күп кенә эшмәкәрләр шактый акчалар түкте.
XS
SM
MD
LG