Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оренбурда Универсиада әләме тәкъдим ителде


 Универсиада әләме - Оренбурда
Универсиада әләме - Оренбурда

7 сентябрь көнне Оренбурга Ижаудан килгән әләмне каршы алдылар. Студентлар эстафетасына ярты шәһәр кушылды.


Шәһәрнең Совет урамыннан Җаек елгасына таба баручылар берничә чакрымга сузылды. Оренбур – спорт шәһәре. Казан Универсиадасы әләмен каршы алу – моңа дәлил.

Оренбурга килгән делегация составында танылган чемпионнар күп иде. Мәсәлән, Париж-Дакар узышында җиңүче – КамАЗ-мастер. Шулай да эстафетаны Оренбур спортчысы, олимпиада уеннарында суга сикерү буенча җиңү яулаган, көмеш медаль иясе Александр Доброскокка тапшырдылар.

“Минем өчен Универсиада илчесе булу – зур дәрәҗә, мин аңа әзерләнүдә катнашачакмын”, диде олимпия чемпионы.

Станислав Айхлер
Оренбур шәһәре Универсиада үзәге булмаса да, Оренбур университетына Универсиаданың югары уку йорты исеме бирелде.Әлеге уку йорты уеннарга волонтёрлар әзерләячәк.

Бу спорт бәйрәме барлык милләтләр өчен дә уртакка әйләнде. Оренбурлар белән бер мәйданда Чехиядән килгән делегация дә күңел ачты.

“Оренбурларның ничек итеп Универсиада әләмен матур итеп каршы алуларын күреп, мин гаҗәпләндем”, дип сөйләде Чехиянең Либерецки төбәге губернаторы Станислав Айхлер.

Универсиада әләменең күчермәсе Оренбурда калачак. Әләмне тәкъдим итүче делегация 9 сентябрьдә Самарада була.
Казан Универсиадасы әләмен каршы алу
XS
SM
MD
LG