Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алсу эше турында

Алсу Кормашева: Азатлык Радиосы журналисты Русиядә кулга алынды

2023 елның 18 октябрендә Русия хакимиятләре Азат Европа/Азатлык Радиосының (RFE/RL) Татар-Башкорт хезмәте журналисты Алсу Кормашеваны тоткарлады. Алсу – ике ил, АКШ һәм Русия ватандашы, ире һәм ике баласы белән Прагада яши. Русиядә аны ят агент буларак теркәлмәвендә гаеплиләр. Әлеге гаепләү нигезендә аңа биш елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.

23 октябрьдә Казандагы мәхкәмә Алсуны 5 декабрьгә кадәр сак астына алды. Аны кулга алу – бүгенге көндә журналистларга карата ят агент турындагы Русия канунын куллануның иң мәкерле очрагы.

Күбрәк мәгълүмат алу өчен press@rferl.org адресына языгыз.

Алсу эше турында мәгълүмат

Ни өчен Алсу Русиягә кайткан? Һәм ни өчен аны илдән кире чыгармаганнар?

20 майда Алсу гаилә хәлләре сәбәпле, Русиягә кайта. Кире очарга җыенган вакытта аны һава аланында вакытлыча тоткарлыйлар. Хакимият вәкилләре аның Америка һәм Русия паспортын конфискацияли, шулай итеп аңа Русиядән чыгу юлын ябалар. Америка паспортын Русия хакимияте оешмаларында теркәмәгәне өчен соңрак журналистка 10 мең сум ($103) күләмендә штраф салына. Алсу документларын кайтаруны көтә, ләкин 18 октябрьдә аны янә тоткарлыйлар – бу юлы үзен "ят агент" буларак белдермәгәне өчен.

Алсуга нинди гаепләүләр белдерелгән? Бу никадәр җитди?

18 октябрьдә Алсуга үз белдеге белән үзен "ят агент" буларак теркәмәгәне өчен Русия Җинаять кодексының 330.1(3) маддәсе нигезендә гаепләү белдерелә. Бу Русиядә журналистка карата ачылган шундый беренче эш. Әгәр мәхкәмә Алсуның гаебе дәлилләнгән дип санаса, аны биш елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.

Русия хакимиятләре Алсуны "ят агент" дип игълан иттеме?

Юк. Алсу Азат Европа/Азатлык Радиосының "ят агентлар" дип танылган дистәләгән журналистлары арасына керми. Әмма Русия Җинаять кодексының 330.1 маддәсе, 3 өлеше чит ил чыганакларына тапшырылган очракта Русиянең дәүләт иминлегенә зыян китерә алырдай мәгълүмат җыйган затны "ят агент" булып теркәлүне таләп итә. Әлеге маддәнең формулировкасы шулкадәр тонык, ачык мәгълүматлар җыючыларга да "ят агент" булып теркәлү мәҗбүрияте куелырга мөмкин.

Азат Европ/Азатлык Радиосы яки оешманың журналистлары Русиядә "ят агент" булып танылгамы?

Русиянең ят агентлар турындагы кануны матбугат чараларына 2017 елның 25 ноябреннән кертелде. 10 көн узганнан соң юстиция министрлыгы Азат Европа/Азатлык Радиосының сигез хезмәтен, шул исәптән Алсу эшләгән Татар-Башкорт хезмәтен дә "ят агент" дип таныды. Азат Европа/Азатлык Радиосының дистәләгән журналисты шулай ук "ят агентлар" булып танылды, ләкин алар арасында Алсу Кормашева юк.

Ят агентлар турындагы кануннарны Русия журналистлар һәм сивил җәмгыятьнең башка вәкилләренә ничек куллана?

2012 елдан Русия ят агентлар турындагы кануннарны чит илләрдән акча алган яки "чит илләр йогынтысында" саналган һәм хакимиятне тәнкыйтьли дип фаразлаган кешеләрне эзәрлекләү өчен куллана. Алар арасында хокук яклау оешмалары, матбугат чаралары, бәйсез журналистлар һәм активистлар бар. "Алсу Кормашеваны кулга алу – бүгенге көндә Русиянең ят агентлар турындагы канунын бәйсез матбугатка карата явызларча куллануның иң яңгыравыклы мисалы", дип белдерде Журналистларны яклау комитеты.

Азатлык Радиосының Алсу эшенә карата позициясе нинди?

Алсуны тоткарлауга карата 18 октябрьдә RFE/RL оешмасының вакытлы президенты Джеффри Гедмин болай диде: "Алсу – ихтирамга лаек хезмәттәш, тугры хатын һәм ике бала анасы. Аны үз гаиләсенә кичекмәстән кайтсын өчен азат итәргә кирәк".

20 октябрьдә Алсуны тоткарлау вакытын тагын 72 сәгатькә сузганнан соң Гедмин: "Без Алсуның тоткарлау вакытын озайтуга борчылабыз. Журналистика – җинаять түгел. Алсуны кичекмәстән гаиләсенә кайтарырга кирәк", диде.

23 октябрьдә Казандагы мәхкәмә Алсуны сак астына алу турында карар чыгаргач RFE/RL-ның вакытлы президенты канәгатьсезлек белдерде. "Без бүгенге утырыш нәтиҗәсе уңаеннан тирән канәгатьсезлек белдерәбез. Алсу гаиләсе белән кавышырга тиеш, аны кичекмәстән азат итәргә чакырабыз, диде ул.

Алсуның юридик яклавы бармы?

Әйе. Алсуның авдокаты бар.

Русия хакимиятләре Алсуга гаиләсе белән элемтәдә тору мөмкинлеге бирәме?

Юк. Әлеге вакытта аңа гаилә әгъзалары белән күрешүләр һәм телефоннан сөйләшүләр рөхсәт ителми.

Русия хакимиятләре АКШ консулына Алсу белән сөйләшергә мөмкинлек бирәме?

20 октябрьдә АКШ Дәүләт департаменты консулның Алсу янына керү рөхсәте соравын белдерде. Ләкин мондый рөхсәт әле бирелмәгән.

Русия хакимиятләре Алсуны тоткарлау уңаеннан нинди дә булса белдерүләр белән чыктымы?

Алсу эше турында сорауга җавап биреп 20 октябрьдә брифингта Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков Кремль әлеге эшне карап бармый дип белдерде.

АКШ хакимияте Алсуны тоткарлау уңаеннан нинди дә улса рәсми белдерү белән чыктымы?

19 октябрьдә АКШ Дәүләт департаментында Алсуны тоткарлау турында беләбез, ләкин Русиядән бу хакта рәсми белдерүне булмады дип белдерделәр. АКШның күп кенә конгрессменнары Алсуны тоткарлауны хөкем итте һәм аны азат итәргә чакырды.

Алсуның тоткарлавына дөньяда нинди реакция булды?

Алсуны тоткарлауны Канада, Чехия, Франция, Польша һәм Швеция, шулай ук Европа берлегенең тышкы эшләр һәм иминлек сәясәте Югары комиссары, Европа парламенты президенты, Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасының (ОБСЕ) медиа иреге мәсьәләләре һәм БМОның кеше хокуклары Югары комиссары хөкем итеп чыкты. Европа Шурасының журналистиканы яклауга һәм журналистлар иминлегенә ярдәм итү платформасы Алсуны азат итәргә чакырды.

Алсуның тоткарлавына нинди хокук яклау оешмалары һәм матбугат иреге оешмалары реакция белдерде?

Кеше хокуклары һәм матбугат иреге халыкара оешмалары Алсуны сәяси тоткарлауны хөкем итеп чыкты. Алар арасында Amnesty International, Журналистларны яклау комитеты, Freedom House, ПЕН-Америка, Чикләрне танымаучы хәбәрчеләр, Халыкара журналистлар федерациясе һәм Халыкара матбугат институты. "Алсу Кормашеваны кулга алу – бүгенге көндә Русиянең ят агентлар турындагы канунын бәйсез матбугатка карата явызларча куллануның иң яңгыравыклы мисалы", дип белдерде Журналистларны яклау комитеты.

Алсу Азатлык Радиосында кайчаннан бирле эшли?

Алсу Азатлык Радиосына эшкә 1998 елда радиотапшырулар алып баручы буларак килде.

Алсу кулга алынганчы нинди эшләр башкарды?

Алсу – тәҗрибәле журналист, озак вакытлар Русиянең Идел-Урал төбәгендәге Татарстан һәм Башкортстанда мәдәният һәм милләтләр хокуклары мәсьәләләрен яктыртып килә. Ул татар телен һәм мәдәниятен Русия хакимиятләре ягыннан кысулардан яклаулар турында сөйләде. Мондый басым соңгы елларда көчәйде. 2018 елда Алсу Азатлык Радиосының "Әйдә!Online" татар телен өйрәтү проектын җитәкләде. Әлеге проект Русия хөкүмәтенең азчылыклар телләренә карата репрессияләргә җавап буларак чыкты.

Алсу шулай ук гаиләдә көч куллану һәм хатын-кызлар хокуклары темасы белән шөгыльләнде. 2022 елда ул "Хатын-кыз эше генә түгел" дип аталган Русиядә гаиләдә көч куллану турында проектны җитәкләде. Әлеге проектка гаиләдә көч куллану корбаннары һәм хатын-кыз хокук яклаучылар белән әңгәмәләр кергән.

Азат Европа/Азатлык Радиосының Татар-Башкорт хезмәте – Русиянең Идел-Урал күпмилләтле төбәге аудиториясенә татар һәм башкорт телләрендә эшләүче бердәнбер халыкара медиа. 1953 елдан бирле Азатлык Радиосы дип аталган хеземәт һәм сожрак урыс телендә чыга башлаган "Idel.Реалии" мәгълүмат проекты Русия контролендә булган матбугат чараларына мөһим альтернатива булып тора.

Русия хакимиятләре RFE/RL оешмасына элек ничек каршы килде?

RFE/RL совет һәм русия хакимиятләре тарафыннан 1953 елда "Азат итү радиосы"ның беренче тапшыруларыннан бирле һөҗүмнәргә дучар була. 1990нчы елларда советлар таралганнан соң булган ачыклык чорына алмашка 2000нче елларда үзгәргән сәяси климат килде. Бу RFE/RL проектларын Русия радиостанцияләреннән һәм кабель челтәрләреннән китәргә мәҗбүр итте. 2017 елдан Азатлык Радиосының 30дан артык журналисты һәм ун хезмәте, шул исәптән Татар-Башкорт хезмәте һәм "Idel.Реалии" проекты "ят агентлар" дип танылды.

Украинага каршы сугыш башлаганнан соң Русия хакимиятләре Мәскәүдәге Радио Свободаны "ят агентлар" кануны нигезендә җыелган 17 миллион доллар күләмендәге штрафларны түләүдән баш тартуы өчен мәҗбүри бөлгенлеккә төшерү турында эш ачты. Радио Свобода 2022 елның мартында илдә үз эшчәнлеген туктатырга мәҗбүр булды, ә бер ел узганнан соң банкрот дип игълан ителде.

RFE/RL журналистлары Русия хакимиятләре тарафыннан еш кына эзәрлекләүләргә дучар булалар.

RFE/RL журналистларыннан тагын кем төрмәдә утыра?

RFE/RL оешмасының тагын өч журналисты гаделсез төрмәләргә утыртылды: Беларуста Игорь Лосик һәм Андрей Кузнечик, Русия аннексияләгән Кырымда Владислар Есипенко.

  • Игорь Лосик — блоггер һәм RFE/RL-ның Беларус хезмәтенең штаттан тыш хәбәрчесе. Аны 2020 елда тоткарладылар һәм 15 елга ирегеннән мәхрүм иттеләр. 2023 елның февраленнән ул тышкы дөнья белән элемтәләрсез утыра.
  • Андрей Кузнечик — RFE/RL Беларус хезмәтенең веб-редакторы. Аны 2021 елның ноябрендә тоткарладылар һәм экстремизмга чакыруда гаепләп алты елга ирегеннән мәхрүм иттеләр.
  • Владислав Есипенко — RFE\RL Украин хезмәтенең "Крым.Реалии" проекты хәбәрчесе. 2021 елда аны Русия оккупацияләгән Кырымда ФСБ тоткарлады. Шартлаткыч маддәләр саклау турында ялган гаепләүләр белән ул биш елга ирегеннән мәхрүм ителде.

Алсу һәм башка журналистлар эшләрен мин каян карап бара алам?

Әлеге эшләрне күзәтеп баруның берничә юлы бар.

  • "Журналистлар бәладә" дип аталган мәгълүмати бюллетеньгә язылыгыз. Анда төрмәгә утыртылган RFE/RL журналистлары һәм сезнең төбәктә матбугат ирегенә янаган башка куркынычлар турында яңалыклар чыга.
  • RFE/RL-ның X, LinkedIn, YouTube һәм Threads социаль челтәрләрендәге матбугат үзәген карап барыгыз.
  • Әлеге битне браузерның кыстыргычларына кертеп куегыз.

Алсу эше турында язмалар

XS
SM
MD
LG