Үткән атнада Удмуртия мәктәпләрендә татар теле укытыла башлавына 20 ел тулуга багышланган конференция булып узды. Әлеге җыенда республиканың барлык төбәкләреннән татар теле укытучылары, татар төркемнәреннән тәрбиячеләр катнашты. Конференциядә сүз мәктәпләр һәм балалар бакчасындагы вазгыятькә кагылды. Әмма ТИҮ тырышлыгы белән Удмурт дәүләт университетында һәм Ижау педагогика көллиятендә татар теле бүлекләре ачылуы, анда милли кадрлар әзерләү эше тукталып калуы турында сүз күтәрелмәде. Әлеге проблемалар турында без университетта һәм көллияттә татар теле һәм әдәбияты фәнен укыткан, Русиякүләм бәйгеләрдә җиңү яулаган Вәсилә Хәкимова белән очрашып сөйләштек.
Вәсилә Хәкимова университетта укытучы эшеннән киткәч, татар бүлегенә студентлар кабул ителмәвен әйтте. Ун ел эшләү чорында күп кенә укып чыккан студентларының бүген мәгариф тармагында эшләвенә басым ясады.
Вәсилә ханым татар телен укытуны Ижау шәһәренең педагогика көллиятендә дәвам итте. Анда ике дистә ел башлангыч сыйныф укытучылары һәм балалар бакчаларының татар төркемнәре өчен тәрбиячеләр әзерләнде.
“Башта укытучылар һәм тәрбиячеләр әзерләнсә, соңгы елларда татар теле бүлегендә тәрбиячеләр генә укып чыкты. Алар балалар бакчаларында эшли”, диде Вәсилә Хәкимова.
Бүген педагогика көллиятендә татар теле факультатив рәвешендә генә алып барыла. Берничә ел элек көллияттә татар клубы дип башлаган эшләрен башка бүлекләрдә укучы татар балалары белән дәвам итәләр. Ярдәмгә көллиятнең башка укытучылары да килә. Укучыларга берничә ел гарәп теле дә укытыла.
Башлангыч сыйныфларда татар теле укытучысы белгечлеген алырга теләүчеләр булган очракта, киләсе елдан көллият укучылар кабул итәргә әзер. Тик теләүчеләр булырмы?
Гаеп түрәләр, дәүләт башлыкларында түгел, үзебездә. Укырга нияте һәм халыкка хезмәт итәргә теләк кенә кирәк.