Бу ялларда Американың Берлингтон шәһәренең (Вермонт штаты) Leddy Park хоккей аренасында "Ак барс" белән "Яшел барс" хоккей такымнары очрашып үзара көч сынашты. Уенны Монреаль Татар Ассоциациясе АКШ татарларының Querdeslek (Кардәшлек) оешмасы белән берлектә уздырды. Икесе дә татарлардан торган такымнар. "Ак барс" такымына Америкада яшәүче татарлар тупланган булса, "Яшел барс" такымын башлыча Канаданың Монреаль шәһәрендә яшәүче татарлары тәшкил итте. Барлыгы 20 уенчы катнашкан, ә хоккейны карарга килүчеләр, такымнар өчен җан биреп торучылар якынча 50 кеше булган.
Татар хоккей уеннары моңа кадәр Канаданың Монреаль шәһәрендә узып килде. Беренче уен 2017 елда булды, пандемия елын санамаганда татарча хоккей ел саен уздырылды. Быел исә беренче тапкыр АКШта узды. Татар хоккей уеннарын оештыручыларның, аңа нигез салучыларның берсе Монреаль татарлары ассоциациясенең вице-президенты Эрик Вәлиев урынны алмаштыруны Америка татарлары сорады дип аңлатты Азатлыкка.
"Моңа кадәр Америка татарлары безгә, Канадага килә иде, әмма алар: "Әйдәгез бездә дә уздырыйк, оештырыйк" дип гел сорап килде. Мин вәгъдә иттем, озакка сузылды, шуңа быел урынны үзгәрттек. Бәлки, моннан соң бер елны Канадада, бер елны Америкада уздырырбыз. Америка бозында да очрашу уңай тәэсирләр калдырды", – дип әйтте ул
Татар хоккей уеннарының үзенчәлеге шунда. Канадада оешкан уенда катнашучылар – татарлар. Алар "Ак барс" һәм "Яшел Барс" такымнарына бүлешеп уйный. Моннан тыш уен алдыннан һәрвакыт Татарстан гимны яңгырый һәм Канада белән беррәттән Татарстан байрагы да күтәрелә. Иң кечкенә хоккейчылар да боз буйлап Татарстан байрагын күтәреп шуа. Хоккей уены татарча сәламләү сүзләре яңгырый. Уен арасындагы тәнәфесләрдә татарча җырлар яңгырый. Трибуналардан җанатарлар татарча дәртле сүзләр кычкрып, спортчыларга көч бирә. Моннан тыш хоккейчылар Татарстанның "Ак барс" спорт киемнәрендә чыгыш ясый. Бу кайчандыр Канада татарларына "Ак барс" такымыннан тапшырылган бүләкләр. Бу юлы да Америкада узган уенда барысы да татарча узган.
Эрик Вәлиев, һәр уенны оештырганда бер кеше булса да ник Русия байрагы юк, нигә Русия гимны яңгырамый дигән сорауны күтәрә дип әйтте, әмма татар хоккей уеннарында барысы да татарча, Татарстанга бәйле булуы табигый, дип аңлата.
"Канадада узганда ике байрак күтәрелә: берсе - Канаданыкы, чөнки бу – без яшәгән ил, уен аның җирендә уза, икенче байрак – Татарстанныкы, күпчелекнең тарихи Ватаны, безнең йөрәкләр, фикерләр республика белән бәйле. Башка җирләрдә тусак та, мәсәлән, мин Камчаткада тудым, аннары Казакъстанның Алматы шәһәрендә үстем, барыбер татарлыгым Татарстан җиренә бәйле. Ел саен гел бер сүз чыга инде ул, ник Русия байрагы, ник Русия гимны юк диешеп алалар. Юк, чөнки бу – Татар хоккей матчы. Минем принципиаль позиция шундый. Татарча булсын! Быел менә уен Америка җирендә узды. Татарстан байрагы Американың байрагы белән бергә күтәрелде, Татарстан гимны яңгырады. Минем иң куанганым бала-чагалар да үзебезнең гимн яңгараса, җитди басып торалар, горурланалар, гәрчә кайберләренең Татарстанга кайтканы да, аны күргәне дә юк, әмма үзләрен шул җирнең вәкиле, татар дип саный", – ди Вәлиев.
Вәлиев сүзләренчә, "Ак барс" такымына Америка татарлары тупланган, ә "Яшел барс"ка - Канада татарлары. "Ак барс"ның капитаны - эшмәкәр Ленар Мөхәммәдиев, "Яшел Барс"ныкы - IT белгеч Марат Сәләхетдинов.
Оештыручылар горурланып һәм мактанып сөйләнгән сүзләре һәр такымда аталы уллы парларның күп булуы.
"Уеннарны башлаганда гаилә белән уйнаучылар юк иде. Хәзер егетләр үсте, күбесе, аеруча Канададагылар, профессиональ спорт белән шөгыльләнә, әтиләре белән бергә иңгә-иң терәлешеп кәшәкәләр белән алка кертү өчен көч сынаша. Минем өчен бигрәк күңелле, матур күренеш. Марат Сәләхетдинов уллары Салих, Йосыф, Фәнис Солтанбәков улы Хәлил белән уйнады, мин улым белән чыктым, Гомәр белән Салават Гомәровлар бергә көрәште. Аңлатып бирә алмыйм ул хисне. Яшьләр дә ярата бу уенны, ниндидер берләшү көченә ия ул, – дип сөйләде Эрик әфәнде.
Бу хоккей матчы өч өлешкә бүленгән, егермешәр минут уйнаганнар. Хисап 9:9 белән барган, әмма овертаймда "Ак барс" бер алка керткән. Уен 10:9 исәбе белән тәмамланган. Боздагы җиңүдән соң "Туган тел" җырын башкарганнар, истәлеккә фотога төшкәннәр, иң шәп уенчыларны билгеләгәннәр, барысына да истәлекле бүләкләр тапшырылган. Кубок, медальләр дә булган.
Эрик Вәлиев сөйләвенчә, ярыштан соң очрашу Монреаль татарлары ассоциациясе активистлары Марина Абдуллина, Эльвина Черепович, Гөлчәчәк Айбушева әзерләгән табын артында өчпочмаклар, чәк-чәк белән мәтрүшкәле чәйләр эчеп дәвам иткән.
Вәлиев сүзләренчә, бу татар хоккей уеннарының чыгымнарын татарлар үзләре каплый.
"Чынында боз аренасын берничә сәгатькә арендалау, андагы бүлмәне аеру чыгымнар таләп итә. 1 500 доллар тора. Мин аны башта үз кесәмнән түлим. Әмма без болай иттек: һәр катнашучы уен өчен 50 доллар түли. Кемдер ярдәм булсын дип өстәп тә бирә. Шуңа әлегәчә бервакытта да мин үземә зыян китерерлек хәл килеп чыкмады. Үзара җыелышабыз, уйныйбыз, күңел ачабыз булып чыга. Беркемнән дә сорамыйбыз, теләнеп йөрмибез, – дип сөйләде Азатлыкка Эрик Вәлиев.
Америка ягыннан катнашучы Ленар Мөхәммәдиев Азатлыкка сөйләвенчә, бу уенда катнашыр өчен хәтта Аляскадан бер татар килгән, ә бу бик ерак штат.
"Америкада хоккейны оештыру кулай булды, чөнки монда яшәүчеләрнең күбесе Канадага бара алмый, мәсьәлә документларга барып төртелә, ә хоккей уйнау теләге зур. Шуңа Канадага якын Америка шәһәрен сайладык. Аляска, Техас, Чикаго, Тампа якларыннан кешеләр булды. Кем уйный белә, аларны тупладык. Арабызда урыслар да бар иде, әмма алар кем Чаллыда, кем Казанда туган кешеләр. Татарларны бик якын күрәләр. Менә капкачылар профессионаллар булды, Квебектан французлар, әлегә татарлар арасында капкачылар барлыкка килмәде.
Иң мөһиме бит уен түгел, ә татарларның үзара очрашуы, танышуы, аралашуы. Гел Сабантуйда яки ашау-эчүдә генә очрашу димәгән! Менә модный уен барлыкка килгән, Канада татарлары аны оештырган, шәп идея, аны яшәтү, үстерү мөһим, – диде Ленар Мөхәммәдиев.
Монреаль татарлары вакытында Татарстанның "Ак барс" хоккей такымы белән элемтәләрне булдырды. Бу эштә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәм итте. Ул Канадага сәфәр килгәч, татарлар белән очрашты, оешкан җәмгыятьнең эшләрен күрде. Аннан соң "Ак барс" Монреаль татарларына рәсми киемнәрен бүләк итте. Бер елны аның яшь уенчылары да Монреальгә килде, татарлар белән бергә матч оештырылды. Хәзер исә мондый элемтәләр юк, рәсми бернинди дә аралашу юк.
Эрик Вәлиев моны сәясәткә бәйли.
"Без шулай да безгә килгән яшь уенчыларның әти-әниләре белән җылы мөнәсәбәтләр саклап кала алдык. Аралашабыз. Алар безгә түбәтәйләр, "Ак барс"ның башка әйберләрен посылка белән дә салып карадылар, әмма берни килеп җитә алмады, ике арада почта да начар эшли хәзер. Минемчә, бу сәясәт үзгәрәчәк, татарлар аңа кадәр аек акылын югалтмыйча үзара аралашуны туктатмасыннар гына", – диде ул.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум