Казан федераль университетының юридик факультеты, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтының икенче курс студенты Гөлназ Шакирова да татар җыр сәнгатенә зур өметләр белән килә.
Ул 1992 елның 3 июлендә Казанда финанс яктан ныклы гаиләдә дөньяга килә. Әти-әнисе “Мәхәббәтсез булмый дөньяда” җырының көен туган көненә бүләк иткән һәм аңа клип төшерүнең финанс якларын үз өсләренә алган. Клипта Гөлназ күпкатлы йортның түбәсендә мәхәббәт җыры башкарган.
2011 елда ул татар яшьләренә “Мәхәббәтсез булмый дөньяда” исемле тәүге җырын тәкъдим итте һәм аңа клип та төшереп күрсәтте.
Яңа буын шәһәр яшьләренең бер вәкиле булган Гөлназ, “Татар радиосы”ның 10 еллык юбилеенда чыгыш ясады. Ул аның зур сәхнәдә беренче чыгышы була. Шуннан аны бәйрәмнәргә, концерт-дискәтүкләргә чакыра башлыйлар.
Гөлназ башкаланың 155нче татар-инглиз гимназиясендә урта белем алган. Яшүсмер вакытта “Татар кызы” бәйгеләрендә катнашкан, гимназия укыганда Галиябану ролен башкарган. Фортепианода уйный.
Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында вокал серләренә аны Татарстанның атказанган укытучысы Клавдия Щербинина өйрәтә икән. Ул Венера Ганиеваның да укытучы булган. Аның классына эләгүем белән бик шатмын, ул бик тәҗрибәле, ди Гөлназ. Үз киңәшләрен Венера Ганиева да биргән. “Мәхәббәтсез булмый дөньяда” җырын аның белән өйрәнгәннәр.
Яшь башкаручы татар альтернатив музыкасы белән дә кызыксына. Мубайны, Зөлфия Камалованы, “Иттифак”ны тыңлый.